Сәламәтлек

Өлкәннәргә ихтирам зур

10 января

Сугыш һәм хезмәт ветераны, бөтен булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар мәктәп директоры булган Закир ага Локманов белән очрашкач, хәлен белешеп, бу арада күренмәвенең сәбәбен сораштым. “Сигез дистә яшьне ваклагач, даими рәвештә “техуход” үтмичә булмый шул, район дәваханәсенә кереп берникадәр сәламәтлегемне ныгытып чыктым, — диде ул. — Анда безнең ише олы яшьтәгеләр өчен махсус бүлек оештырылган. Хәзер яшьләр турында еш кына “игътибарсыз”, хәтта “тәрбиясез” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ә менә монда эшләүчеләр бүлек мөдиреннән башлап шәфкать туташлары, санитаркаларга кадәр, нигездә, яшь кешеләр, һәм алар турында беркем дә бу сүзләрне әйтмәс. Барыбызга да бертигез җылы караш, яхшы дәвалыйлар. Палаталар да җылы, якты, чиста. “Картлар өчен дарулар юк” дигән фикер дә чынбарлыкка туры килми”. Тәтешле районы сәламәт­лек саклау учреждениесе 139 урынлык үзәк дәваханәне, бер сменага 200 кеше кабул итәр­лек поликлиниканы, 5 авыл табиблык амбулаториясен һәм 36 фельдшер-акушерлык пунк­тын берләштерә. Шулай ук монда тәүлек әйләнәсенә эш­ләүче ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 43 урынлык көндезге стационар да бар. Үзәк дәваханәдә хирургия, терапевт, акушерлык, балалар, йогышлы авыру­лар һәм олы яшьтәге кеше­ләрне дәвалау бүлекләре оештырылган. Районның профи­лактика-дәвалау учреж­де­ние­ләрендә 467 кеше эшли, шул исәптән 54 табиб һәм 236 урта медицина хезмәткәрләре. Беренче карашка белгечләр саны байтак күренсә дә, әлегә табиблар таләп ителгәннең — 85,2, урта медицина хезмәт­кәрләре 97,1 процентын тәшкил итә. Шуңа кадрлар әзерләүгә игътибар зур. Илнең төрле медицина югары уку йортларында районнан 70 кеше укый.

Өстенлекле юнәлешләр билгеләнде

27 декабря

Хөкүмәт йортында ВИЧ-инфекциянең таралуын кисәтү проблемалары буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Бездә тамыр җибәреп өлгергән бу явыз чир бер дә чигенергә җыенмый. Кире­сенчә, үзенең җәтмәсенә күбрәк адашкан язмышларны җыеп, аларның гомерен кыю буенча мәкерле эшчәнлеген дәвам итә. Республика буенча СПИД җәтмәсенә 1987 елдан алып 14 мең 843 кеше эләккән, аларның 2937се дөнья куйган. Бүгенге көндә 10 мең 425 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган булса, аларның 2296сын агымдагы елда ачыклаганнар. Бу узган елның шушы чорына караганда 31 процентка күбрәк. Авыруларның 64,5 процентын – ирләр, 35,4 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. СПИД авыруы күпчелек 31 яшьтән алып 50 яшькә кадәр күзәтелә.

Дәваханә юбилейга әзерләнә

26 декабря

Стәрлетамакта капиталь ремонттан соң 4нче дәваханәнең стационары ачылды. Реконструкция эшләренә һәм медицина җиһазлары сатып алуга 30 миллион сумнан артык акчаны “Сода” җәмгыяте бүлгән.

Сездән - тырыш хезмәт, бездән - 1 миллион сум акча һәм түләүсез җир мәйданы!

21 декабря

Кулына диплом алган яшь белгечләргә эшкә урнашу җиңел түгел. Кая гына барсаң да эш тәҗрибәсе сорыйлар. Кичәге студент кайчан тәҗрибә туплап өлгерсен? Нәтиҗәдә дипломын ерак тартмага салып, тәҗрибә таләп ителмәгән һөнәргә тотынучылар да аз түгел. Ярый әле “Авыл табибы” федераль программасы буенча авыл җиренә эшкә кайтучыларга матди ярдәм күрсәтелә. Быел шушы программа буенча Иглин район дәва­ханәсенә 38 яшь белгеч эшкә урнашкан. Яшьләр сынатмыймы? Аларга нинди ярдәм күрсәтелә?

“03” полис һәм паспорт таләп итәчәк

13 декабря

“Ашыгыч ярдәм” хезмәте Яңа елдан яңача эшләү тәртибенә күчерелә

Бу сәламәтлек саклау тармагын тулысынча бер каналлы финанслауга күчерү белән бәйле. Узган ике елда бу юнәлештәге эшчәнлек, нигездә, дәвалау учреждениеләрендә алып барылса, 1 гыйнвардан “Ашыгыч ярдәм” хезмәте дә эшчәнлеген тулысынча шушы нигездә җәелдерәчәк.

Матурлык - бер көнлек, сәламәтлек - гомерлек

12 декабря

Салкын, карлы-буранлы кышлар да җитте. Димәк, сәламәтлек күбрәк игътибар тәлап итә, чөнки салкын көннәрдә өшеп, чир эләктерү дә озак түгел. Аеруча гүзәл затлар саклануга мохтаҗ.

Шикәре татлы булса да, чире бик тә куркыныч

22 ноября

Елның-елында ноябрьдә бил-геләнеп үтүче Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне алдыннан Уфада төрле акцияләр, профилактик чаралар, атналыклар оештырыла. Дөньяда аеруча киң таралган авыру саналучы диабетка каршы көрәш көне быел да игътибардан читтә калмады. Ул “Башкортстанда шикәр чирен иртә ачыклау һәм пациентларны заманча дару препаратлары белән тәэмин итү” дигән темага багышланган матбугат конференциясеннән башланып китте. Аның эшендә республиканың баш эндокринологы Татьяна Моругова һәм балалар эндокринологы Олег Малиевский катнаштылар.

Фармакология психларда акча эшли

22 ноября

Күптән түгел “Акылсызлык маркетингы” дигән яңа документаль фильм дөнья күрде. Аны Русиядә тәрҗемә итеп, экранга чыгардылар. Шушы фильмны караганнан соң, психотерапиядә кулланылучы даруларга карата шик туды.

Сабыйлар сәламәтлеге ата-ана кулында

21 ноября

Балалар поликлиникасына юл төшкән саен, табиб бүлмәсе янына җыелган чиратта кайсы ютәлләп, кайсы борын тартып торучы сабыйларның күплегенә хәйран калам. Без үскәндә салкыннар башлангач ныклап бер авырып ала идек. Поликлиникага бару дигән нәрсәне белмәдек тә. Юкә чәчәге төнәтмәсе, сөт белән бал эчеп, тамакны чәй содасы белән чайкатып, өч-дүрт көн дигәндә аякка баса торган идек. Ә хәзер... Медицина алга киткән, һәр авыруга йөз төрле дәвалау чарасы, җан теләгәнне ашау мөмкинлеге булган заманда, балаларның башы чирдән чыкмый. Бу нилектән шулай соң? Башкаланың 1нче балалар поликлиникасының 8нче бүлекчәсе педиатры, 25 елдан артык балалар сәламәтлеге сагында торучы Кафия Фаткуллина белән сөйләшүне дә әнә шул сораудан башладым.

Туган якка кайтып уңдык

17 ноября

“Авыл табибы” программасында катнашучы яшь белгечләр шулай ди

Районның сәламәтлек саклау тармагы район дәваханәсен, биш табиблык амбулаториясен һәм 38 фельдшер-акушерлык пунктын берләштерә. Табиблык амбулаторияләренең өчесендә көндезге стационарлар эшли. Үзәк дәваханәнең баш табибы Рәшит Сабиров әйтүенчә, соңгы ике елда районга “Авыл табибы” буенча дүрт яшь белгеч кайткан. Алар барысы да шушы районда туып-үскән. Яңа проект яшьләргә авылга кайтып үз йортларын корып яшәү һәм гомерлек сайлаган һөнәрләреннән ямь табып эшләү мөмкинлеге бирә. Әлеге вакытта районга ике педиатр, фтизиатр, кардиолог, терапевт кирәк. Алдагы елларда бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бар. Соңгы вакытта районнан медицина университетында укучылар күбәйгән, алар арасында максатлы юллама белән җибәрелгәннәре дә байтак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»