Сәламәтлек

Хезмәтләндерү дәрәҗәсе һаман түбән

19 февраля

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова бу җәһәттән җитди бурычлар билгеләде

Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, башка белгечләр катнашлыгында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” үтте. Биредә Тәтешле, Яңавыл, Краснокама, Илеш, Калтасы районнары, Дүртөйле, Агый­дел шәһәрләренең хакимият башлыклары урынбасарлары һәм дә­ваханәнең баш табиблары, медицина хезмәт­кәрләре катнашты. Очрашуда сүз медицина учреждениеләрен муниципалитетлар балансыннан республика балансына күчерү турында барды.

“Гомерем буе ярдәмгә ашыктым”

16 февраля

Шулай дип әйтергә яратучы табиб Ринат Латыйпов шуңа да үзен бәхетле санный

Миңа аның: “Ни хәлләрең бар, туганым?” — дип исәнләшүе ошый. Сүз юкта сүз булсын дип түгел, ихлас итеп, чын күңелдән, хәлгә кереп сорый ул. Табиблар гына шулай хәл белешәдер, мөгаен. Якташларны үз итеп, якын итеп, шулай яратып дәшүедер. Бу очрашуыбызда да көчле куллары белән кулымны кысып: “Елан елы һәммәбезгә дә могҗиза, шатлык-куанычлар, уңыш алып килсен!” — дип изге теләкләрен җиткерде.

Табибка вакытында күрен!

06 февраля

Соңгы елларда республикада онкологик чирлеләр артканнан-арта. Бүген бездә яман шеш белән авыручы 74 257 кеше исәпләнә. Белгечләр фикеренчә, экология, дөрес тукланмау, ультра шәмәхә нурлар кеше организмына начар тәэсир итә һәм онкологик авырулар тудыра.

Башкортстан - илдә лидер! Грипп буенча...

02 февраля

Быелгы кышкы каникулларны күпләр җырлап-биеп үткәрсә, урында ятып үткәргәннәр дә шактый булды. Ә кайберәүләрне грипп бәйрәм алдыннан ук аяктан еккан иде инде. Бүгенге грипп илнең төрле почмакларына һөҗүмен дәвам итә. Иң гаҗәбе шунда — Башкортстан грипп эпидемиясе таралу буенча илдә иң алдынгы урынга чыккан! Моны Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко да раслады.

Авыл кешесенең үләргә генә хокукы бар

31 января

Авылда йөгереп эшләп йөргән җиреннән әтием, инсульт кичереп, вафат булды. Хәзер аны кайтарып булмый, әлбәттә, шулай да табибларга карата ачуым һаман да басылмаганлыктан, гәзиткә хат юлларга булдым. Мин — медицинадан ерак кеше, күп авырулар, аларны дәвалау ысуллары хакында ишетеп кенә фикер йөртәм. Әмма инсульт вакытында авыруны бик тиз дәваханәгә илтеп җиткергәндә аны үлемнән коткару гына түгел, ә бөтенләй сәламәтләндерергә мөмкин булуын беләм. “Интернет” та, “инсульт” сүзен язып сорау белән, “3-6 сәгать дәвамында кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк”, ди. Әтием бу хәлиткеч 3-6 сәгатьне өйдә үткәрә. Авыл фельдшеры килеп карап, әтинең аяктан егылуын, кан басымы 200дән артык булуын да исәпкә алмыйча, район үзәгеннән “ашыгыч ярдәм” машинасын чакыруны кирәк дип тапмаган. Монда, минем карашка, ике сәбәп булырга мөмкин. Я күп еллар табиб булып эшләүче кеше инсультның нәрсә икәнен белми, я ул авыруларга битараф. Шулай да, ярый, чакыргач килгән, уколын ясаган, рәхмәт аңа. Башка районнарда ни­чектер, бездә “ашыгыч ярдәм” машинасы авыл фельдшеры чакырса гына килә. Ә авыл фельдшерын күз алдына китерегез инде — ул да өйдә булмаска, кинәт кенә үзе, баласы, малы авырып китәргә, башка хуҗалык эшләре килеп чыгарга мөмкин. Аннары, авыруның хәлен өйдәге якыннары яхшырак белә бит. Кем өчендер кан басы­мының аерым бер күрсәткече нормаль булса, икенче берәү өчен ул — үлемечле хәвеф. (Ишетеп белүемчә, район үзәгендәге дәваханә республика бюджетыннан соңгы елларда шактый матди ярдәм алды. Бу күзгә үк күренә — яңа корпуслар төзелде, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Димәк, район халкын сәламәтләндерү өчен шартлар тудырылган).

Демографик хәл - мөһим мәсьәлә

23 января

Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы демографик хәл Белорет шәһәрендә үткән күчмә утырышта каралды. Ул Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова рәислегендә үтте.

Бер елда – сигез белгеч!

19 января

“Авыл табибы” программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Федоровка үзәк район дәваханәсе былтыр сизелерлек тулыланган

Федераль дәрәҗәдә тормышка ашырылучы “Авыл табибы” программасы, чын-чыннан, уңай нәтиҗәләр бирә. Федоровка районында гына да узган елда сигез яшь белгеч үзәк дәваханәгә эшкә кайткан. “Кайткан” дип әйтүебез шуннан, яшь белгечләрнең күпчелеге — шушы район кешеләре.

“Алтын скальпель” тапшырылды

18 января

Сигез көнлек баланың йөрәгенә уникаль операция ясаган өчен Республика кардиология диспансеры хирурглары бригадасы “Алтын скальпель” белән бүләкләнде.

Тармакны яңарту медицина ярдәменең сыйфатын күтәрә

16 января

Туймазы районы дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин моңа илтүче юлларны яхшы белә

Соңгы Республика Советы утырышында билгеләнүенчә, сәламәтлек саклау тармагын үстерү бездә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Тармакны модернизацияләү барышында дәвалау-профилактика учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, авыруларны дәва-лауда югары технологияле җиһазлар файдалануга бюджеттан миллиардларча сум акча бүленде. Бу инде халыкка күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә, диагностика эшен яхшыртуга булышлык итә.

Югары технологияләр гомер сагында

11 января

Күмертау муниципальара медицина үзәгендә яңа алымнарга нигезләнеп дәвалыйлар

Әле күптән түгел генә төбәк халкына катлаулы операцияләр ясату һәм процедуралар үтү өчен Уфа дәваханәләренә барырга туры килә иде. “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында сыйфатлы һәм югары технологик медицина ярдәмен халыкка якынайту максатында республикада оештырылган 9 медицина үзәгенең берсе Күмертау шәһәр дәваханәсе шартларында ачылды. Ул шушы төбәктә яшәүче 500 меңгә якын кешене хезмәт-ләндерүгә тәгаенләнгән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»