Сәламәтлек

Кан һәм җан мәсьәләсе

04 апреля

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитетының чираттагы утырышы үтте.

Утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе республика Хөкүмәте тәкъдим иткән “Башкортстан Республикасында донорлык һәм кан компонентлары турында” яңа закон проекты турында иде.

Тәвәккәл табиб

02 апреля

“Сайлаган һөнәрегез өчен үкенергә туры килмәдеме?” — дигән сорауга ул уйланып та тормый: “Юк, үкенмим”, — дигән тәвәккәл җавап кайтарды. Мондый сорау, гадәттә, кешене уйга сала, чөнки нигезле җавап бирү өчен вакыт кирәк. Бәгъзе берәүләр “әлләче” дип җаваплый, “әлегә — юк”, хәтта “булгалады” диючеләр дә очрый. Әхтәм Фәйзуллинның эш урынында үзен иркен тотуы, катлаулы шартларда да югалып калмавы кебек күзгә бәрелеп торган сыйфатлар, аның, чынлап та, “Аллаһы Тәгаләдән хирург” икәнлегенә шик калдырмый. Димәк, ул туган чагында ук маңгаена язылганнан язлыкмаган затлардан. Хәер, бар булмышын адәм баласының “иң зур байлыгы” дип хаклы рәвештә саналучы сәламәтлек саклауга багышлаган шәхесләрдә үкенү тойгысы кичерерлек җирлек сирәк була торгандыр. Ә хирург исә, гомумән, сирәк талант иясе.

Геннар коды белән идарә итә

02 апреля

Зур галим һәм педагог, неврология һәм медицина генетикасы юнә­лешләрендә эшләүче профессор, Башкортстан дәүләт медицина уни­верситетының кафедра мөдире, Русия һәм Башкортстанның атказанган табибы Рим Магжановка шушы көннәрдә 70 яшь тулды.

Җылы сүзе дә дәва

29 марта

Ярмәкәй район дәваханәсе терапевты, табиб-кардиолог, баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары Зөләйха Ишмурзина хакында якташлары иң югары фикердә. 33 ел кешеләр сәламәтлеге сагында торучы табибә авыруларны җылы сүзе белән дә дәвалый. — Табибә булырга бала чактан хыялландым. Район дәваханәсендә хирург булып эшләүче авылдашыбыз Мөкәрәм Шәмсулла улы ялга кайткан көннәрдә аның туган йортыннан кеше өзелми иде. Олы яшьтәге апалар, күрше-тирә әбиләр аңа күренеп, үз зарларын сөйләп калырга ашыга. Ак халатлы абый һәркемгә җылы сүз таба, ихлас күңелдән ярдәм кулы суза. Аңа карап, мин дә шушы һөнәргә гашыйк булдым, — ди Зөләйха Гамир кызы.

Кан бирү - авыруга җан өрү ул!

19 марта

Октябрьский шәһәрендә республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова һәм сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев катнашлыгында ведомствоара күчмә утырыш үтте. Анда сүз Башкортстанда гемодиализ хезмәте үсеше, Октябрьский муниципальара медицина округының узган елдагы эшчәнлеге, быел башкарылачак эшләр турында барды. Утырышны ачып, Лилия Салават кызы кан тапшыру мәсьәләсенә кагылды.

“Миллионыгыз үзегезгә булсын!”

16 марта

Авылга кайткан яшь табибларның кайберләре шулай дип кире шәһәргә киткән

Сәламәтлек саклау министрлыгының үткән ел йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар буенча киңәйтелгән коллегиясе үтте. Соңгы ике елда сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәрешләр шактый булды. Тармакны модернизацияләү буенча 2011 елда башланган эшчәнлек дәваханәләрне җиһазландыруда гына түгел, халыкның сәламәтлегендә дә чагылыш тапты. Югары технологияле медицина ярдәме муниципальара медицина үзәкләре сыйфатында ерак районнарга да барып җитте. Бу хакта демография күрсәткечләренең яхшыруы да сөйли: республикада халык санының үсеше тотрыкланды, туым 5,1 процентка артты, үлем очраклары 2,2 процентка кимеде.

Русиядә өченче булачак!

12 марта

Уфада заманча яңа перинаталь үзәккә нигез салынды

Ил һәм республика җитәкчелеге демография мәсьәләсенә җитди игътибар юнәлтә. Башкортстанда бу җәһәттән дүртенче ел рәттән халык санының табигый артуы күзәтелә. Төбәктә алып барылучы эшчән­лекнең нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда туым 27,8 процентка артты. Узган елда гына республикада 59 меңгә якын бала дөньяга аваз салды. Мәсьәләнең никадәр мөһим булуын Уфада яңа перинаталь үзәккә нигез салу тантанасында Президент Рөстәм Хәмитов та билгеләп үтте.

Югары технологияләр балалар гомере сагында

01 марта

Республика балалар клиник дәваханәсе каршында диагностика үзәге ачылды. Бер ел дигәндә күтәрелгән мәһабәт бина өр-яңа медицина корылмалары белән җиһазландырылган. Яңа үзәкне төзүгә 1 миллиард 200 миллион сум акча тотынылган. Үзәккә 270 берәмлек медицина корылмасы сатып алынган. Элек балаларга шәһәрнең төрле дәваханәләренә йөрергә туры килсә, хәзер бөтен тикшеренүләр биредә үткәрелә.

“Ашыгыч ярдәм” чыннан да ашыгычмы?

27 февраля

“03” хезмәтенә тиз арада авыру янына барып җитү өчен нәрсә комачаулый?

Билгеле булуынча, яңа елдан “Ашыгыч медицина ярдәме” станцияләре яңа шартларда эшли башлады. Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү бу хезмәт алдында да яңа бурычлар һәм таләпләр куйды. Шуларның берсе — авыру турында документка паспорт, медицина страховкалавы полисы белешмәсе кертелергә тиеш. Бу табиблардан өстәмә вакыт таләп итә. Болай эшләү үзен аклыймы? Бу кәгазь эшен алга куеп, пациентны икенче планга чыгармыймы?

Олы йөрәкле табибә

27 февраля

Клара Нәдершина турында якыннары һәм хезмәттәшләре шулай, ди

Балачак хыялы тормышка аш­ты Клараның. Ул зур тырышлык салып гыйлем тавына үрмәли-үрмәли, тәҗрибә туплый-туплый күренекле табибәгә әверелде. Медицина фәннәре кандидаты, Русия тимер юлларының Уфа станциясе хастаханәсенең кардиология бү­ле­ге мөдире Клара Сабит кызы Нә­дершина (Нәбиева) совет чорын­да формалашып чыныгу алган, кешеләр сәламәтлеген иң зур кыйм­мәт итеп санаган буын вә­киле.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»