Сәламәтлек

Тормышны оныклар үрнәк алырлык итеп үтик...

11 июня

Шушы көннәрдә Иглин районы үзәк дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы Салават Камалетдинов күркәм юбилеен билгели. Бу уңайдан “Кызыл таң”ның якын дустына, басмабыз­ның 2010 елдагы лауреатына, республика дәрәҗәсендә билгеле табибка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. — Салават Хәнифович! 50 яшь ул — алтын чор, диләр. Киле-шәсезме? — Чыннан да, ярты гасыр яшә-гәннән соң, үткән тормыш юлын бер-никадәр барларга да буладыр. Алты балалы тату гаиләдә үстем. Малай чактан ук фельдшер булырга теләдем. Теләгемне әтием Хәниф Баһаветдин улы белән әнием Флүрә Нуриәхмәт кызы да хупладылар. Аларның фатыйхасы белән Уфа медицина училищесына укырга кердем. Кызганычка каршы, әниемә бу күңелле яңалыкны ишеттерергә өлгермәдем, ул авырудан дөнья куйды. Югалтуны бик авыр кичердем, шулай да көч табып, укырга керештем. Укытучыларым Хәмит Давыт улы, Әмир Салих улы, Рәсимә Гали кызы, профессорларыбыз Нәзирә Хәмзә кызы, Лира Тәлгать кызы һәм башкалар төпле белем бирделәр. Аларның ышанычын акларга тырыштым. Бераз табиб булып эшләгәннән соң, кандидатлык диссертациясе якладым. Иглин районы үзәк дәваха-нәсендә 1994 елда Флүрә Гомәр кызы кулы астында эшли башладым. Әйт-кәндәй, яшь ярымлык чагымда Флүрә Гомәр кызы мине үлемнән алып калган. Аңа әле булса рәхмәтлемен. Бүген дә әниемнең догаларына, әтиемнең киңәшләренә тугры калам. Алар миңа тормыш сынауларына бирешмәскә ярдәм итә. — Иглин районы аша М5 федераль автомобиль юлы үтә. Район Уфа шәһәренә дә якын урнашкан. Мондый географик үзенчәлек сезгә мәшәкать өстәмиме? — Язгы-җәйге чорда Иглин районында халык ике тапкыр арта. Уфа халкы саф һава сулар өчен безнең төбәккә агыла. Районда 40 меңнән артык бакча бар. М5 трассасыннан тәүлегенә меңәрләгән автомобиль үтә. Тимер юлында да эш кайный. Кызганычка каршы, бу чорда юл фаҗигаләре дә күбрәк теркәлә. 2012 елда гына федераль трассада 94 кеше җәрәхәт алды. Шуларның унөче — балалар. Мондый шартларда дәваханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте яхшы җиһазлан-дырылган булырга тиеш. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез. 2011 елда дәваханәгә республика программасы кысасында дүрт реанимобиль кайтардык. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк. — Урман поселогында зыян күрүчеләргә иң беренчеләрдән булып Иглин районы дәваханәсе табиблары ярдәмгә килде. Бу вакыйга сезнең өчен зур сынау булгандыр?

Ялга барма, шашлык ашама...

01 июня

Роспотребнадзор идарәсе җәйге чорда ризык сатып алганда аеруча игътибарлы булырга чакыра Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәсимә Кучемова сезонлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Анда җәй айларында аеруча еш күзәтелүче чирләр һәм аларны кисәтү чаралары турында сүз барды. — Соңгы ун елда вируслар составы зур үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, грипп авыруының гына да бик күп төрләре ачыкланды, шунлыктан тиз генә диагноз кую да авырлашты. Аның каравы, быел туберкулез, сальмонеллез белән авыручылар саны кимеде. Вируслы авырулар таралу, талпан тешләү очраклары да үткән елгы белән чагыштырганда азрак. Моңа территорияне химикатлар белән эшкәртү һәм вакцинация ясау нәтиҗәсендә ирешелде. Талпанга каршы быел 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан, — диде Нәсимә Әхмәтсафа кызы.

Айварның гына көче җитсә иде...

18 мая

Әлегә исә илдә үткәрелүче дәүләт сәясәте халыкны сәламәтләндерүгә хезмәт итми, дигән фикер кала

Район үзәк дәваханәсендә гомум практика табибы-наркологы булып ике ел гына эшләвенә карамастан, Айвар Абдуллин миякә­леләр арасында зур ихтирам яуларга өлгерде.

Медицина халыкка тәгәрмәчләр өстендә якыная

17 мая

Республикада сәламәтлек саклау системасын дөньякүләм стандартларга яраклаштыру юнә­лешендә янә бер зур адым ясалды — медицина учреж­дение­ләренә “КамАЗ” машиналары нигезендә заманча җиһазландырылган өр-яңа күчмә модульләр тапшырылды. — Республикада медицинаны халыкка якынайту буенча анык бурычлар куелган. Бер ел элек Г. Куватов исемендәге Республика клиника дәваханәсе базасында модульле үзәк ачылган булса, бүген аңа тагын 11 үзәк өстәлде. Бу медицина хезмәткәрләренә, төбәкнең иң төпкел авылларында яшәүче халыкның сәламәтлеген тикшерү мөмкинлеге тудыру максатыннан оештырылды, — диде республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова. Чараның әһәмиятен сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев та билгеләп үтте. — Медицинаны авыл халкына якынайту модернизация программасына ярашлы тормышка ашырыла. Авыллар күп булган төбәкләрдә медицинаны халыкка якынайту өстенлекле юнәлеш санала, — диде Георгий Анатольевич күчмә модульләрне дәваханәләрнең баш табибларына тапшырган вакытта. Күчмә модульләр “КамАЗ” машиналары нигезендә Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә эшләнгән. Алар чит ил һәм үзебездә җитештерелгән медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Уфада беренче тапкыр

25 апреля

Республика кардиология диспансерында А. Л. Мясников исемендәге кардиология фәнни-тикшеренү институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин осталык дәресе бирде. — Башкортстанда Русия дәрәҗәсендәге белгечләрне кабул итү безнең өчен бик шатлыклы. Бу безгә республиканың сәламәтлек саклау системасының казанышларын күрсәтү, иң мөһиме — оста белгечләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, дәвалауның яңа ысулларын үзләштерү мөмкинлеге бирә. Күренекле белгечләрнең бәясен алу да мөһим — без операцияләрнең яңа төрләрен үзләштерәбез, ә бу халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим юнәлеш бу, — дип билгеләде сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев.

Иммунлаштыру атнасы бара

24 апреля

20 апрельдән Башкортстанда Европа иммунлаштыру атнасы башланды. Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу зур чара Русиядә һәм Башкортстанда сигезенче тапкыр үткәрелә. Аның мәгънәсе өч сүз белән аңлатыла: “Кисәтү, саклау, прививкалау”. Бу чараның төп максаты — җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, халык арасында иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату.

Үзе 43 яшьтә, бавыры 29да

20 апреля

Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә бавырны күчереп утырту буенча уникаль операция ясалды

Бәла аяк астында йөри дип юкка әйтмиләр. Бүген тормыш сине нурлы йөзе белән куандырса, иртәгәсе көнне нәрсә көтәсен әйтеп булмый. Чакмагыш районы Үрнәк авылыннан 43 яшьлек Фәйрүзә Исланова да көннәрнең берсендә пычак астына ятасын уена да китермәгәндер.

Ә сезнең яраткан табибыгыз кем?

09 апреля

22 апрельдә Башкортстанда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы белән беренче тапкыр “Безнең яраткан табиб” дигән конкурс үтәчәк. Чара әлеге һөнәрне популярлаштыру максатында оештырыла. Анда дәүләт учреждениеләре һәм коммерция клиникаларында хезмәт салучы балалар табиблары катнашачак.

Яшь табиблар эшкә кайта

06 апреля

Борын-борыннан кешеләр арасындагы очрашу, танышу “Исәнмесез!” дигән сүздән башлана. Гади генә шушы сүз сә­ламләү билгесе генә түгел, бер-береңә сәламәтлек теләү дә. Әлбәттә, сәламәтлек, аны саклау һәрвакыт беренче урында, шуңа да әлеге система өчен бюджеттан зур акча бүленә.

Акча кеше гомереннән кыйммәт, күрәсең

05 апреля

Сеңлесе фикеренчә, табиблар ришвәт биргәнне көтмичә, вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәткән булса, Азат яшәр иде әле

Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, былтыр гына республика бюджетыннан бу өлкәгә 33,7 миллиард сум юнәлтелде. Бу — республика казнасының дүрттән бер өлеше. Җитәкчелекнең әлеге тармакка аерым игътибар юнәлтүе табигый, демографик хәлне яхшырту өчен туымны дәртләндерү белән бергә халыкның сәламәтлеген кайгырту да көн таләбе булып тора. Әледән-әле яңа медицина үзәкләре ачылуы, дәваханәләрнең төзекләндерелүе, заманча җиһазландырылуы — болар барысы да шушы максатны алга куеп эшләнә. Табибларның хезмәт хакы да сизелерлек артты, бүген ул тармакта уртача 32,3 мең сум тәшкил итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»