Сәламәтлек
Әҗәлдән дару бар, диләр...
30 июляУфада төзелүче яңа үзәктә яман шешкә авыруның башлангыч чорында ук ныклы киртә куелачак
Җир йөзендәге иң хәтәр авыруларның берсе булган яман шеш елдан-ел киңрәк тарала. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә бу чирдән ел саен 300 мең тирәсе, Башкортстанда исә 6 меңнән артык кеше үлә. Әгәр 2006 елда 100 мең кешедән 272сенә әлеге куркыныч диагноз куелса, 2010 елда аларның саны 279га җиткән. Үлүчеләр саны да кимеми. Аерым төбәкләрдә ул аеруча зур. Исемлек башында — Ишембай шәһәре. Биредә 2006 елда 100 мең кешегә 202 авыру очрагы ачыкланса, 2010 елда бу сан 293кә җиткән. Үлүчеләр саны да 143тән 152гә кадәр арткан.
Сәламәтлегеңә игътибарлы бул!
27 июляХөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова үткәргән селектор киңәшмәсендә халыкны диспансеризацияләүне оештыру мәсьәләләре каралды. Бу мөһим мәсьәлә буенча шәһәр, район хакимияте башлыклары да үз фикерләрен белдерде. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012 елның 3 декабрендәге приказына ярашлы рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарны диспансеризацияләү билгеләнгән. 21 яшьтән өлкән Русиянең һәр гражданы өч елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Ә инвалидлар һәр ел саен сәламәтлеген тикшертү хокукына ия.
Яңа медицина полисын һәркем алырга тиеш
25 июляМотлак медицина страховкалавының бердәм полисы, Русиядәге кебек үк, Башкортстан территориясенә ике ел элек кертелгән иде. 2014 елның 1 гыйнварына ул республиканың һәр кешесендә булырга тиеш. Әле гамәлдә булган полис буенча хезмәтләндерү алып барылмаячак.
Заман белән бергә атлыйлар
25 июляИлебездә, шул исәптән республикада халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту һәм камилләштерү максатында тоемлы эшләр башкарыла. Хәзер Башкортстанның иң ерак районнарында да авыруларга үз вакытында һәм тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар.
Заманча прибор һәр авыруны “күрә”
10 июляНефтекама үзәк дәваханәсе лабораториясе заманча техника белән җиһазландырылды
Медицина тармагын модернизацияләү дәвам итә. Нефтекамада да бу уңайдан бик күп эшләнә. Үзәк дәваханәнең лаборатория хезмәте функцияләрен аутсорсингка тапшыру нәтиҗәсендә, яңа җиһазлар кайтып, эшкә кушылуы да шуңа ачык мисал.
Аяз көнне яшен сугуга тиң
20 июня...Яңа ел алдыннан эш күбәеп китте. Керфек кагарга да өлгермәдем, инде таң да аткан, дип сәгатькә үрелсәм, телефон шалтырый икән. Сәгать өч, төнлә яхшы хәбәр белән борчымаслар, дип шомланып трубканы күтәрдем. Ахирәтем шалтырата, бик авырлык белән сөйләшә, кабат-кабат сораганнан соң инсульт белән дәваханәгә китерелүен аңладым.
Изге һөнәр ияләре
20 июняКеше авырмый тормый. Андый вакытта табибларга мөрәҗәгать итәбез. Аларның билгеләгән даруларын алу өчен рецепт тотып аптекага барабыз. Мин инде сиксәнгә якынлашкан олы яшьтәге кеше буларак, аптекасыз, даруларсыз яши алмыйм. Шуңа даими рәвештә Дүртөйледәге үзәк аптекага мөрәҗәгать итәм. Заманында биредә ике катлы бик матур аптека төзелде һәм ул дистә еллар инде халык сәламәтлеген саклауда мөһим эш башкара. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, анда һәрвакыт чисталык, матурлык. Фармацевтлар үз эшләрен төгәл башкара. Аптека белән дистә еллар инде Физалия Хәмәдиярова җитәкчелек итә. Ул биредә бердәм, тату коллектив туплаган.
Яхшы күңелле, якты күңелле
19 июняОктябрьский шәһәренең 1нче поликлиникасының көндезге стационарында дәвалау курсы үтүче Сәгыйдә ханым Шәңгәрәева белән сөйләшеп тордык.
Ә син “Сәламәтлек паспорты” алдыңмы?
18 июняИл буенча, шул исәптән, Башкортстанда да апрельдә аерым яшь төркемнәренә караган кешеләр өчен диспансерлау башланды. 21 яше тулганнар аны өч елга бер тапкыр үтә. Яңа кагыйдәләр буенча, диспансерлауны һәрвакыт үзең караган поликлиникада һәм үз терапевтыңда үтәргә кирәк булачак. Моның өчен дәвалау-профилактика учреждениесенең баш табибы һәм участок терапевтлары җаваплы. Республикада 560 меңнән артык кешене тикшерү планлаштырылган. Ул 91 медицина учреждениесендә, шул исәптән сәламәтлек үзәкләрендә үткәрелә. “Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Законга ярашлы, кеше елына бер тапкыр үзен хезмәтләндерәчәк, шулай ук диспансерлау үтәчәк поликлиниканы сайлый ала. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча сатып алынган күчмә медицина комплекслары диспенсерлау үткәрүгә актив җәлеп ителәчәк.
Баласы да, анасы да монда шифа табасы
15 июняБашкортстан Республикасының атказанган табибы Галим Ибраһимов җитәкләгән данлыклы “Шафран” курортында “Өлкәннәр һәм сабыйлар” бүлекчәсе күп еллар уңышлы эшләп килә. Табигатьнең иң хозур бер почмагында урнашкан әлеге шифаханәдә ел саен меңнәрчә бала һәм аларны озата килүче өлкән кеше сәламәтлеген ныгыта. — Безнең системада аерым урын алып торучы әлеге бүлекчә, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы карарына ярашлы, 1996 елның ноябрендә ачылган иде. 1997 елның җәендә ул тәүге авыруларны кабул итте. Беренче партиядә үзебезнең республикадан төгәл йөз кеше иде. Бүген без махсус юллама белән килүчеләрне бөтен Русиядән кабул итәбез. Җәйге айларда дәваланучылар саны 140 кешегә җитә, — дип таныштыра үзе җитәкләгән бүлекчә белән югары категорияле табиб Марат Гатауллин. Бүлекчәнең уңышлы эшчәнлегендә Башкортстанның сәламәтлек саклау алдынгысы Мәрьям Рысаеваның хезмәте зур. Мәрьям Гобәй кызы монда беренче көннәрдән башлап өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның “Шафран” курортында эшли башлавына да быел төгәл 40 ел тула. Процедуралар кабинетын җитәкләүче Резеда Хафизова, тәрбияче Елена Хәйруллина, физкабинетта эшләүче Алия Фазылова, постта торучы Гөлназ Ибраһимова, санитаркалар Минзилә Гәрәева, Нонна Догадайло, Зәлия Нигъмәтҗанованы шулай ук бүлекчәнең мактаулы хезмәткәрләре, сыналган хезмәт ветераннары исемлегенә кертеп була.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”