Сәламәтлек
Алар бала бәхете өләшә!
03 октябряРеспублика перинаталь үзәге юбилеен матур казанышлар белән каршы ала
Республикада сәламәтлек саклау өлкәсе — игътибар үзәгендә. Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә юнәлтелгән күпсанлы программалар һәм тармакны финанслау күләменең артуы шул хакта сөйли. Перинаталь үзәк бу чылбырда аерым урын били һәм илдәге демографик хәлне яхшыртуга мөһим өлеш кертә.
Йөрәк аша күрә дөньяны
10 августаКешеләрне дәвалаучыларны бик борыннан ихтирам иткәннәр, аларны илаһи зат итеп күргәннәр. Дөрес, бүгенге заман сәламәтлек саклау системасындагы буталчыклар табибларның абруен берникадәр төшерде кебек. Күпләребез алар арасында битараф, дорфа, белемсез, шул ук вакытта бармагы үз ягына кәкре затлар артуына, дәваханәләрдәге чиратларга зарлана. Күп еллар системаның үзәген кимерүче бу “корткыч”лардан тиз генә котылырмын димә! Шундый шартларда һәркемгә үрнәк булган шәхесләрнең кадере аеруча арта.
Авыл кешесе һаман икенче планда
08 августаТармакны реформалау әлегә участок дәваханәләрен һәм фельдшер-акушерлык пунктларын ябу белән генә билгеләнде
Бүген медицинаны халыкка якынайту буенча дәүләт дәрәҗәсендә күләмле эш алып барыла. Тармак эшчәнлеге нигездән үзгәртеп корыла, бу максатта зур финанс чыгымнары юнәлтелә. Шушы сәясәтнең нәтиҗәсе буларак республикада берничә районны берләштерүче куәтле медицина үзәкләре барлыкка килде, алар заманча технологияләр белән тәэмин ителде, шәһәр дәваханәләре төзекләндерелә, яңа корпуслар күтәрелә. “ашыгыч ярдәм” машиналары паркы яңартыла. Боларга өстәп, дәвалауда яңа стандартлар кертелде, табибларның һәм урта медицина персоналының эш хаклары күтәрелде. Модернизацияләүнең тагын бер казанышы – “Авыл табибы” программасын тормышка ашыруга бәйле авылга яшь кадрлар агыла башлады. Бер сүз белән, беренче карашка, медицина өлкәсендәге реформалар, чыннан да уңай нәтиҗә бирә кебек. Чынбарлыкта исә хәл башкачарак тора.
Буыннан-буынга күчкән шәфкатьлелек
06 августаКаһировлар гаиләсендә һәркем кешеләр сәламәтлегенә җаваплы карый
Һөнәр сайлаганда яшьләрнең әти-әнисе юлыннан китүен белгечләр дә хуплый. Беренчедән, бала кечкенә чагыннан ук әлеге һөнәр ияләренең нинди эш башкаруын күреп үссә, икенчедән, әти-әнисенең сәләте аңа да күчәргә мөмкин. Гадәттә, нәкъ әти-әни һөнәрен сайлаганнар эштә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Алдынгы технологияләрне нәтиҗәле файдалану мөһим
06 августаСәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә шундый бурыч куелды
— Тармакның дүрт айдагы эшчәнлеге, нигездә, кадрлар сәясәтен камилләштерүгә һәм үлем очракларын киметүгә юнәлтелде, — диде утырышны ачып, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев. — Безнең алга хәзер демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлем очракларын киметү бурычы гына түгел, ә шушы динамиканы даими саклау бурычы куела.
Яраткан эш ялкытмый
06 августаРәфидә Төхвәтуллина чын-чынлап саулык сагында тора
Уртача буйлы, җитез хәрәкәтле, мөлаем йөзле бу ханымны күптәннән беләм. Аның һәркемгә игътибарлы, йомшак мөгамәләдә булуы сокландыра. Сүзем “Хазино” санаторий-профилакториенда егерме елга якын шәфкать туташы булып эшләүче Рәфидә Төхвәтуллина хакында.
Заман сулышын тоеп
06 августаТуймазы үзәк район дәваханәсенең травматология бүлегендә катлаулы операцияләр дә ясыйлар
...Дәваханәдә кичке аштан соң вакыт аеруча озак үтә. Йөри алучы авырулар коридордагы эскәмиягә чыгып утырабыз. Ниндидер тарихлар бәян ителә, ризык әзерләү серләре белән уртаклашабыз, мәзәкләр сөйлибез. Яшьләр төрткәләшеп тә шаярыша. Аларның берсе ялгыш ярасына кагылудан “Ай!” дип кычкырып җибәрде. Шунда бер егет: “Эх, арабызда берәр тегелмәгәнебез бар микән?” — дип авыр көрсенгәч, бар да көлеп җибәрде. Чыннан да, травматология бүлегенә башлыча төрле фаҗигаләргә, бәлагә, гадәттән тыш хәлләргә, бәхетсезлек очракларына таручылар китерелә, аларга операцияләр ясала.
Балачак хыялы тормышка аша
06 августаРинат Шәйхетдиновның табиб стажы чирек гасырга якынлашкан
Ринат Шәйхетдинов кечкенә чагында ук: “Минем авыруларны терелтәсем килә”, — ди торган була. Әти-әнисе улларының бу теләген яхшыга юрый. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул Бөре медицина училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң документларын медицина институтына тапшыра. Ринат укый да, Уфа дәваханәләрендә эшләп, һөнәр нечкәлекләренә дә өйрәнә. Медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, терапевт белгечлеге алып чыга.
Программа урыннарга да барып җитте
06 августаОктябрьский кан тапшыру станциясенә 104 миллион сумлык заманча медицина җиһазы кайтару күздә тотыла
Октябрьский шәһәренең кан тапшыру станциясе бинасына күптән түгел капиталь ремонт үткәрелде, “Кан хезмәте үсеше” федераль программасы нигезендә ул заманча корылмалар белән җиһазландырыла. Әлеге яңарыш хакында кан тапшыру станциясенең баш табибы Ришат Нәкыйп улы Исхаковтан сораштык.
Операция өстәлендәге кичерешләр
30 июляБәләбәй үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә чын мәгънәсендә һөнәр осталары эшли
Бер дә авырмый гына яшәүче кешеләр дә бардыр, моңа шөкер кылыйк, әмма авыру кичергәннәребез дә баштан ашкан. Ярый ла дару төймәсе йотып кына савыгып китсәң. Еш кына операция өстәленә дә ятарга туры килә. Операцияләрнең дә уңышсызлары булгалый. Нишлисең, дөнья шулай корылган. Бер яктан җаныбызны Ходай фәрештәләре канат астына ышыкласа, икенче яктан һәрчак явыз әҗәл сагалап йөри.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”