Сәламәтлек
Сәламәтлек хакына берләшү
23 ноябряУфада онкология авыруларына каршы халыкара форум үтте
Балалар сәламәтлеген кайгырту зарур
20 ноября“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә Башкортстанда балаларның психик сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Аның эшендә Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Мифтахов, Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов, Бөтенрусия халык фронты, республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, табиблар, галимнәр, опека органнары вәкилләре катнашты.
Авыруны кисәтү яхшы
14 ноябряИглин районы үзәк дәваханәсендә быел 6572 кеше диспансерлаштыру үтәчәк
Узган вакыт эчендә үзәк район дәваханәсе поликлиникасында ничә кеше диспансерлаштырылган? Чараның төп әһәмияте нидән гыйбарәт? Дәваханәнең терапия хезмәте җитәкчесе Ираида Салаватовадан шул хакта сораштык.
“Диабетка каршы берләшик!”
13 ноября11-16 ноябрьдә Башкортстанда диабет чирен кисәтү атналыгы үтә. Ул Бөтендөнья диабетка каршы көрәш һәм Халыкара инвалидлар көннәренә багышлап, ел саен үткәрелә. Чараның төп максаты — халык арасында шикәр чире һәм аны дәвалау алымнары турында аңлату эшләре алып бару, авыруны диагностикалау, чирлеләрнең хәлен җиңеләйтү, аларны социаль күнектерү, авырулар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау.
Зур байлык зур игътибар сорый
07 ноябряКичә Башкортстан Хөкүмәтенең Президиум утырышы үтте. Анда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү мәсьәләләре каралды. — Кеше сәламәтлеге — иң зур байлык, — диде Президент Рөстәм Хәмитов, утырышны ачып. — Еш кына ул кешенең нинди тормыш рәвеше алып баруына бәйле. Әмма сәламәтлек саклауны модернизацияләү, медицина хезмәткәрләренең авыруларга мөгамәләсе, табигать һәм социаль факторлар да бик мөһим. 2010 елдан башлап без аларның берсенә, ягъни, модернизацияләүгә аерым игътибар бирдек. Әлеге максатка 16,5 миллиард сум акча бүленде. Аның күбрәк өлеше бердәм медицина стандартлары булдыру һәм медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттыруга юнәлтелде.
Министр премиясе - булачак шәфкать туташларына
02 ноябряМедицина колледжында уку алдынгыларына тармак җитәкчесе исемендәге премияләр тапшырылды
Республиканың сигез медицина колледжында бүген 6 меңгә якын талиб урта медицина белеме ала. Аларның 254е яхшы билгеләргә генә укый. Уфа медицина колледжында үткән быелгы отличниклар слетында 20 уку алдынгысына министр исемендәге премияләр тапшырылды. Сәламәтлек саклау министры исемендәге премияләрне тапшыру медицина колледжлары өчен матур традициягә әверелеп бара.
Шифалы куллары терелтә
02 ноябряГүзәл Кучукова Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә анестезиология һәм реанимация бүлекчәсе мөдире булып эшли. Бүген аның җитәкчелегендә 60 кеше хезмәт сала. Гүзәл Үзбәк кызы үзен яхшы белгеч итеп танытты. 1997 елдан ул — югары категорияле табибә. Ул меңләгән кешенең гомерен саклап калган, һәр очрак — үзе бер сынау. Гүзәл Үзбәк кызы, 1979 елда анестезиология-реаниматология буенча интернатура тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең 8нче клиник дәваханәсенә эшкә җибәрелә. Анда табиблар коткарып калган бер рәссам бүлекчәгә үзенең картинасын бүләк итә. Авырулар күп, бүлекчә елына уртача 1 мең кешене хезмәтләндерә, шуңа күрә авыруларның исемнәрен хәтердә тоту мөмкин түгел. Гомерен саклап калган кешене каядыр күргәндә, таныйсың, әлбәттә.
Авыруны кисәтү хәерлерәк
02 ноябряТик бу хакыйкатьне яттан белә торып та үзенең сәламәтлегенә “бармак аша” караучылар саны елдан-ел арта
Диспансерлаштыру — бу кире күренешне бетерүгә, сәламәтлеккә һәм аны профилактикалауга игътибарны арттырырга юнәлтелгән чара.
Билгеле булуынча, 2013 ел Русиядә диспансеризация елы буларак билгеләнә. Бу мөһим чара Русия Федерациясенең 2011 елда кабул ителгән законының 46нчы статьясына ярашлы һәм былтыргы “Өлкән һәм урта буын кешеләрнең диспансерлаштыру үтү тәртибен раслау турында” һәм башка карарлар нигезендә быел апрельдә башланды. “Диспансерлаштыруның төп максаты — халыкта профилактик дәвалауга мохтаҗлык кичерүче төркемне ачыклау һәм аларда дәвалану кирәклегенә карата югары дәрәҗәдәге (60 проценттан да ким булмаган) кызыксынучанлык тудыру”, — дигән иде сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Владимир Путин белән күптән түгел үткән очрашу вакытында.
Инсультны бергәләп җиңик!
29 октябряБөтендөнья инсульт көне 2006 елның 29 октябрендә Кейптаунда (Көньяк Африка) Инсульт буенча бөтендөнья конгрессында булдырылган иде. Югары артериаль кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкоголь куллану инсультның эпидемия күләмендә таралуына китерә.
Өйгә барып та дәвалыйлар!
09 октябряСугыш ветераннарының республика госпитале поликлиникасында “Ачык ишекләр” көне үтте
Сәламәтлек саклау министрлыгының күрсәтмәсенә ярашлы, Өлкәннәр көненә бәйле республиканың барлык медицина учреждение-ләрендә дә профилактик айлыклар оештырыла. Ветераннар госпитале каршындагы поликлиникада айлык “Ачык ишекләр” көне белән башланды. Бирегә бу көнне табибларга күренү өчен 100дән артык сугыш һәм хезмәт ветераны килде.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”