Сәламәтлек

Упкынга тәгәрибезме, сәламәт тормыш сайлыйбызмы?

13 ноября

Җәмгыятьнең бүгенгесен һәм киләчәген халыкның сәламәтлек торышы билгеләве бәхәссез. Илнең инновацион үсешен дә физик һәм рухи сәламәт кешеләр генә тәэмин итәргә сәләтле, дибез бит. Илне модернизацияләү кебек глобаль бурыч турында сүз барганда Русия Президенты Дмитрий Медведев та моның өчен иң тәүдә гражданнарның сәламәтлеген яхшырту, ә бу, үз чиратында, аларның яшәү дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә, дип юкка гына билгеләмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәсьәләгә игътибарны арттыруы, тармакны яңартуга чакыруы да нәкъ менә шушы нияттән чыгып эшләнә. Ә кешенең сәламәтлек торышы комплекслы, ягъни бик күп төрле социаль шартларга бәйле. Эш һәм яшәү шартларыннан алып әйләнә-тирә мохиткә кадәр. Бу җәһәттән социаль профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше кебек мөһим факторлар тормышта аерым урын алып тора. АКШ, Канада, Норвегия һәм Финляндия кебек алга киткән илләрдә, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары сәбәпче булган үлем очракларының соңгы вакытта кимүен дә, дәвалау сыйфатының яхшыруыннан бигрәк, авыруларны профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлектән күрәләр. Бу уңайдан борынгы Рим философы һәм сәясәтчесе Цицеронның безнең эрага кадәр беренче гасырда әйткән сүзләре бик актуаль яңгырый. “Югары дәрәҗәдәге иминлеккә, бәхеткә физик һәм акыл сәламәтлеге аша гына ирешергә мөмкин,” — дигән ул.

“Елның иң яхшы табибы” билгеләнде

13 ноября

Сәламәтлек саклау министрлыгында “Елның иң яхшы табибы” конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр 27 номинациядә билгеләнде һәм шулкадәр үк медицина хезмәткәре “Елның иң яхшы табибы” исемен һәм 20 мең сум күләмендә премия алды. Конкурста барлыгы 96 кеше катнашты. Сәламәтлек саклау министрлыгының экспертлар комиссиясе алар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алды. Тиздән аларга “Елның иң яхшы табибы” дигән Бөтенрусия конкурсында республика данын якларга туры киләчәк. Бу уңайдан былтыр илнең иң яхшы табиблары исеменә Башкортстанның ике медицина хезмәткәре лаек булганын искә төшереп үтәбез. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре фикеренчә, Башкортстан медиклары бу юлы да Бөтенрусия конкурсында сынатмас. Республика конкурсы лауреаты, быел “Иң яхшы анестезиолог-реаниматолог“ исеменә лаек булган Петр Рабухин — шуларның берсе. 36 яшьлек Петр 2008 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеген җитәкли. Бүгенге көнгә республика клиник дәваханәсендә Петр Рабухинның баш-ми җәрәхәтләре авыруларын дәвалау буенча программасы гамәлгә кертелгән. Ул, шулай ук, районнарның үзәк дәваханәләрендә кулланыла, алар белән файдалану буенча методик тәкъдимнәр дә әзерләнгән.

Өстенлекле проект уңай нәтиҗәләр бирде

11 ноября

РФ Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин сәламәтлек саклау системасын яңарту мәсьәләсенә багышланган видеоселектор киңәшмәсе үткәрде

Президент Рөстәм Хәмитов һәм башка субъектлар җитәкчелеге катнашлыгында үткән селектор киңәшмәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлнең торышы, 2011 елның 1 гыйнварында гамәлгә керергә тиешле “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасы тикшерелде. — Биш ел элек кабул ителгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты системаны үзгәртеп кору өчен нигезлек буларак кабул ителсә, әлеге программа тармакны, шул исәптән гражданнарның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлекнең эзлекле дәвамы ул, — диде Премьер-министр киңәшмәне ачканда. — Проектны тормышка ашыруга 590 миллиард сум салынган иде. Минемчә, шушы елларда бик күп уңай үзгәрешләргә ирешелде: уртача гомер озынлыгы 3,7 елга озайды һәм 69 яшькә җитте. Туым 20 процентка артты, үлем, киресенчә, 12 процентка кимеде. Балалар арасында ул 26 процентка төште. Моны беренчел звеноның медицина ярдәме күрсәтү буенча турыдан-туры эшчәнлеге, диспансеризация һәм халыкны вакцинацияләү җимешләре итеп күрергә кирәк, — диде ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»