Сәламәтлек

Түлсезлек хөкем карары түгел

18 декабря

Ел саен республикада 160 пар экстракорпораль аталандыру процедурасын үтә

Илдә демографик хәлне яхшырту өчен соңгы елларда ярыйсы гына эшләр башкарыла — аналар капиталы, декрет ялына киткән хатыннарга түләүләрне арттыру кебек гамәлләр үз нәтиҗәсен бирә. Әмма болар барысы да балалы гаиләләргә кагыла. Ә түлсез хатыннар һәм баласыз парларга ярдәм кирәкле дәрәҗәдә түгел әле. Русиядә бүген 60 мең хатын экстракорпораль ысул ярдәмендә бала табу теләге белән яши. Узган елда шуларның 3 меңе әлеге процедураны дәүләт исәбенә ясаткан. Илнең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы каршындагы Балаларга медицина ярдәме күрсәтү департаменты директоры Валентина Широкова белдерүенчә, киләсе елда бу сан нәкъ өч тапкырга артачак. Әлбәттә, әлеге саннар күпләргә өмет бирә. Әмма бу да ил күләмендә бик аз. Әйтик, 60 миллион кеше яшәгән Франциядә ЭКО процедурасын ел саен 35 мең кешегә ясыйлар. Ә 141 миллион халыклы Русиядә ел саен 25 мең тирәсе хатын гына пробиркада аталандыру юлы белән бала табарга өмет итә ала. Ә бит бездә һәр бишенче пар баласызлыктан интегә. Башкортстанда исә гаиләләрнең 10-15 проценты баласыз. Табиблар аларга иң башта тулы медицина тикшеренүе үтәргә киңәш итә. Башка берни дә ярдәм итмәсә, экстракорпораль юл белән аталандыру юлын сайларга мөмкин. — Һәр елны әлеге процедураны 130 кеше — республика, тагын 30 кеше федераль бюджет исәбенә башкара ала. Киләсе елда федераль бюджетта бу чарага күбрәк чыгымнар каралган, шуңа күрә Башкортстанда да уңай үзгәрешләр көтелә, — ди бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Александр Афанасьев. Моның өчен теләгән һәркем үзе яшәгән урында хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итә һәм аның юлламасы белән Республика перинаталь үзәгенә килә. Биредә түләүсез процедура ясарга теләүчеләр чиратка алына һәм аларны махсус комиссия тикшерә.

Йөрәк тибешен тоеп

16 декабря

Республика кардиология диспансерында югары технологияле медицина ярдәме үсеш ала

Моны узган елда Уфада булганда Бакулев исемендәге Бөтенрусия йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәге директоры Лео Бокерия дә билгеләп үткән иде. Бүген, йөрәк-кан тамырлары авырулары — дөньяда иң таралганы һәм кеше гомере өчен иң куркынычы. Дөнья статистикасына күз салсак, йөрәк, кан басымы белән авыручыларның саны ел саен арта. Шулай да вакытында һәм сыйфатлы югары технологияле медицина ярдәме алганнарның исән калу мөмкинлеге күбрәк. Күренекле кардиохирург Уфада булганда йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалау буенча биредә югары дәрәҗәгә ирешелүен юкка гына әйтеп үтмәде. Бөтен илдәге кебек үк, республикада да бу төр авыруларның икенче ел рәттән күзгә күренеп чигенүе күзәтелә. Моңа кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларының 2005 елга караганда — 14, 4, кискен миокард инфарктыннан 8, 2 процентка кимүе дә яхшы дәлил булып тора. Шушы көннәрдә Идел буе федераль округ кардиологларының — III, Бөтенрусия кардиохирургларының XVI съездлары үтте. Бу югары форумнарда кардиодиспансерның белгечләре дә катнашты, анда безнең кардиологларның хезмәте яхшы бәя алды. Монда Идел буе округы төбәкләре арасында Башкортстанда кан тамырлары системасы һәм миокард инфаркты авырулары сәбәпче булган үлем очракларының иң түбән булуы да сызык өстенә алынды. Күрүебезчә, Республика кардиология диспансерының, шул исәптән кардиохирургия хезмәтенең, абруе югары. Ясалма кан әйләнеше шартларында йөрәкнең зәгыйфь клапаннарын коррекцияләү, электро-кардиостимуляторлар кую кебек катлаулы операцияләр ясау буенча да безнекеләр өченче ел инде алдынгы ун клиника арасында килә. Клиниканың, шулай ук, аорта-коронар шунтирлау, транслюминаль коронар ангиопластика, йөрәк-кан тамырларына үтеп кереп ясалган операцияләр буенча да казанышлары күп.

Кызлар — милләт көзгесеме?

11 декабря

Соңгы вакытта үсмерләр сәламәтлеге мәсьәләсе кискенләшү киләчәк хакында күңелсез уйлар тудыра...

Балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау — җәмгыятебездәге иң мөһим рухи кыйммәтләренең берсе. Бүген, илебездәге демографик хәл көннән-көн кискенләшкән вакытта, кыз балаларның репродуктив сәламәтлеге аеруча борчылу тудыра. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы биш елда үсмер кызлар сәламәтлегендәге патологияләр ун тапкыр кискенләшкән. — Гомумән алганда, үсмер кызларның сәламәтлеген какшатучы сәбәпләрне ике категориягә бүләргә мөмкин,— ди республиканың балалар клиник дәваханәсе гинекологы Вита Фәйзуллина. — Беренчесе — иртә башланган җенси тормыш, төн буе дискотекаларда күңел ачып яисә компьютер артында утырып, вакытында йокламау, дөрес режим буенча яшәмәү. Болар барысы да аналык бизләрендә сыекчалы шешләр үсүгә, күрем циклы бозылуга, ялкынсыну авыруларына китерә. Икенчесе — кыз балаларга артык күп эш йөкләтү нәтиҗәсе. Әти-әниләренең теләге буенча бүгенге күпчелек үсмерләр ике-өч мәктәптә шөгыльләнә, үз-үзен аямый, югары үрләргә, куелган максатка ирешергә тырыша. Нәтиҗәдә, организмга көч килеп, кызларда аналыктан кан агулар, анемия башлана... Вита Рәшит кызы әйтүенчә, үсмерлек вакытындагы җенси өлгерү яшь организм өчен болай да зур йөк, шуңа бу вакытта өстәмә рәвештә күп эш башкару бик начар йогынты ясый. — Башкалада яшәүче кызлар вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, тиешле ярдәм ала алса, районнарда, авылларда хәлләр бигрәк кискен, — дип сөйли табиб. — Авылда яшәүче күп балалы яисә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче кызларның бирегә медицина ярдәме алырга килү өчен акча җиткерә алмавы да бик мөмкин. Мәсәлән, Шаран, Белорет районында табибларның шундый балаларга юллык акчаны үзләре туплап җибәргән очраклар да булды... Балалар гинекологиясе хакында сөйләгәндә, моңа кадәр беркайда да телгә алынмаган проблемага да кагылып үтте Вита Фәйзуллина. Бүгенге көндә гинекологик авырулар кыз бала... ана карынында вакытта ук башлана икән. Йөрәк астындагы сабыйларын тугыз айга җиткереп, сау-сәламәт итеп тудыру максаты белән бүген күпчелек хатын-кыз табиб киңәше белән яисә үзлегеннән күп күләмдә бик яхшы рекламаланучы гормональ препаратлар куллана. Нәтиҗәдә, карындагы кыз балада сыекчалы шешләр (киста) барлыкка килә. Бу уңайдан бер мисал китерде Вита Рәшит кызы.

Иң авыр чакларда алар кирәк

30 ноября

Сәламәтлек — иң зур байлык, дип юкка әйтмиләр. Кичә генә сау-сәламәт күренгән кешенең дә гомере бүген килеп кинәт кыл өстендә калуы мөмкин. Андый вакытта инде иң мөһиме — табиб кулына вакытында килеп эләгеп, кирәкле һәм сыйфатлы медицина ярдәме алу. Башкаланың 21нче дәваханәсендә бу уңайдан көн саен меңәрләгән кешегә квалификацияле ярдәм күрсәтелә. Әлеге дәваханә, нигездә, шәһәр халкы өчен тәгаенләнгән булса да, биредә республиканың төрле төбәкләреннән килеп дәваланулары да яхшы билгеле. — Без көн саен 50дән алып 280гә кадәр кеше кабул итәбез. Башка дәваханәләр, мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, кабул итмәгән очракта да безнең мондый хокукыбыз юк. Төп бурычыбыздан чыгып, без барысын да кабул итәргә тиешбез. Бер тәүлек эчендә дистәләгән операция үткәрә безнең табиблар, — ди дәваханәнең баш табибы Нәзир Хәсән улы Хафизов. — Әмма күңелләребез ничек кенә киң булуына карамастан, кем әйтмешли, аякны юрганга карап сузарга туры килә. Медицина страховкалавы фонды аша дару белән тәэмин ителеш бер кешегә — 185 сумнан, туклануга 85 сум исәбеннән чыгып башкарылгач, әллә ниләргә өмет итеп булмый инде. Шуңа күрә булганыннан чыгып эш итәргә тырышабыз. Әлбәттә, тармакка хас проблемалар безгә дә кагыла. Иң мөһиме — аларга каршы чарасын вакытында күрергә кирәк дип саныйм. Мондый чакта үземнең депутатлык мөмкинлекләремне дә эшкә җигәргә туры килгәне бар. Хәер, коллективка эш хакын вакытында бирәбез. Ә коллектив белүегезчә, ике меңгә якын кешедән тора.

Кох таякчыгына каршы күсәк кирәк

30 ноября

Республикабызда сәламәтлек саклауга игътибар җитәрлекме? Медицина ярдәме күр-сәтүнең сыйфаты канәгатьләнерлекме? Аерым алганда, туберкулезга каршы хезмәт эше ничек оештырылган? Туберкулезга каршы хезмәт медицина хезмәтләренең иң мөһимнәре исәбендә. Гражданнарның сәламәтлеген саклауда аның роле гаять зур. Чөнки, медицина никадәр генә алга китмәсен, туберкулез чирен дәвалау бүгенге көндә дә җиңел түгел. Ләкин мөмкин. Бу авыру элек-электән билгеле. Һәм соңгы елларда күп өлкәләрдә туберкулезның киң таралуы күзәтелә. Авыруның болай котырынып китүендә, беренче чиратта, СССРның таркалу чорындагы социаль-икътисади тетрәнүләр, халыкның шул чорда күзгә күренеп ярлылануы, эшсезлек, хәрби конфликтлар һәм башкалар тора. Соңгы ике дистә ел эчендә Русиягә качаклар да күп килә, һәм аларның күбесе үзләре белән бу куркыныч чирне дә ияртеп килә. Русиядә туберкулез буенча эпидемиологик хәл авырулар саны күбәю белән генә түгел, туберкулезның авыр формада узу очракларының ешаюы белән дә катлаулана. Бу инфекцияле чир туберкулез микробактерияләре (Кох таякчыклары) белән зарарланудан башланып китә. Туберкулезның ачык формалары куркыныч, бу очракта авыру кеше ютәлләгәндә, сөйләшкәндә инфекция какрык тамчылары белән тарала. Тамчылар әйберләргә, идәнгә төшеп кибә, ләкин бераз вакыттан соң тузан белән яңадан күтәрелә. Туберкулез микроблары тузан арасында айлар буе яшәргә сәләтле. Һәм авыру кеше белән бер бүлмәдә яшәгән, вакытлыча аралашкан һәркем бу тузанны сулап, авырырга мөмкин.

Талипларга нигә шундый караш?

30 ноября

Ни дисәң дә, сәламәтлек — иң мөһиме! Шуны уйлап, миңа да көтмәгәндә дәваханәгә барырга туры килде. Яшь чакта кем дәваханәгә йөрергә яратсын! Мин дә, әнидән тиргәлә-тиргәлә, Уфада яшәү урыны буенча поликлиникага барырга мәҗбүр булдым. Барасы килмәвемнең сәбәбе бер — чиратта торырга яратмыйм. Поликлиникаларда хәзер шалтырату, электрон теркәү буенча кабул итү каралган. Тик... барыбер шул чират җыела. Ярый, монысы икенче мәсьәлә. Шалтыратып, табибка кабул итүгә язылгач, кирәкле дип санаган документларны алдым да поликлиникага юл тоттым. Регистратурада вакытлы прописка сорыйлар. Әле генә авылдан килгән талибәдә нинди вакытлы прописка булсын?.. Аны “паспорт өстәле”ннән тапшыралар, анда, үз чиратында, уку йортыннан бирелгән белешмә кирәк. Менә сиңа мә, бер атна — белешмә, бер атна вакытлы прописка көтсәң, ике атнаң юк дигән сүз. Хәзер табибка чиратка язылсаң, ике атнасыз берничек тә эләгеп булмаячак. Шулай итеп, бер айдан да иртәрәк терелермен димә. Документларымны барлагач, табибны күрү бәхете тиде. Миңа кичекмәстән дәваханәгә ятарга кирәк иде. Кулыма юллама тоттырып, табибә барлык нәрсәне яхшылап аңлатты. Икенче көнне 22нче дәваханәгә киттем. Бирегә килгәч, регистратурадан бүлек мөдиренә йөгерттеләр. Бераз каушап, кабинетка кердем. Табиб абыйга кәгазьләремне күрсәткәч, күзлеген төшереп: “Синең вакытлы пропискаң белән медицина полисың туры килми,”— дип, мине борып чыгарды. Медицина полисын алыштырырга кирәк икән! Сүз дә юк, кәеф кырылды.

Куркыныч авырудан сакланырга кирәк!

23 ноября

Быел Русиянең берничә төбәгендә дуңгызларның африка чумасы белән күпләп кырылуы теркәлде. Заман афәте Краснодар крае, Адыгей республикасы, Ростов, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре хуҗалыкларында күзәтелде. Август аенда Кострома өлкәсендә дуңгыз чумасы белән авыру очрагы 134 җирдә теркәлде. Хәзер инде ул Көньяк Осетиядә һәм Грузиядә дә таралган. Башкортстанда әлегә бу чир очрамаса да, безгә дә куркыныч янамый түгел. Африка чумасы нигездә авыру дуңгызлардан сәламәтләренә йога. Инфекция шулай ук мал азыгы, көтүлекләр, авыру дуңгызлар пычраткан машиналар аша да күчәргә мөмкин. Шулай ук чирне бөҗәкләр, кыргый кошлар һәм җәнлекләр дә тарата. Кыргый кабан дуңгызлары бу куркыныч вирусны йөртүче булып санала. Шуңа күрә дә республиканың терлекчелек комплексларын африка чумасыннан саклау бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып тора.

Хантер синдромы. Мәсьәләне хәл итү юллары бармы?

19 ноября

Шушы көннәрдә республика Прокуратурасы каты авырулы инвалид балаларны социаль яклау турында законның үтәлешен тикшерде

Тикшерү барышында республикада II типтагы мукополисахаридоз диагнозы куелган биш бала яшәве ачыкланган. Дәваламаган очракта бу бик сирәк очрый торган генетик авыру иң тәүдә сөякне зарарлый, аннары яшәү өчен мөһим башка органнарны эштән чыгара һәм ахыр чиктә сабыйның җанын кыя. Бу чир турында беренче тапкыр 1917 елда Шотландия табибы Чарльз Хантер язып чыккан. Хантер белән, нигездә, ир балалар авырый. Ул нәселдән килә, диләр. Яңа яралган организмда барлыкка килгән геннардагы үзгәрешләр матдәләр алмашуында, ә төгәлрәк әйткәндә, агулы матдәләрне организмнан чыгаруда мөһим роль уйнаучы бер ферментны юкка чыгаруда чагылыш таба. Шул сәбәпле җыелып килгән токсин организмны бар яклап та агулый башлый. Бу балага ике яшь чамасы булганда күзгә чагыла: бала үсүдән туктый, баш зурая, буыннар ката, тавышы калыная, вирус инфекцияләренә бирешә...

Күзгә төтен җибәрүме, әллә тәмәкегә каршы көрәшме?

18 ноября

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренүенчә, Русия халкының 40 проценты (44 миллион кеше) тәмәке тарта. Тәмәкегә каршы юнәлтелгән махсус концепция 2015 елга тартучылар санын 10-15 процентка киметүне максат итеп куя. Табакның зарары хакында күп сөйлиләр. Хәзер аны рекламалау тыела. Әйтик, Башкортстанда, илдә тәүгеләрдән булып, аерым урыннарда тәмәке тартуны тыю һәм чикләү турында закон кабул ителде. Хәзер сигарет һәм папирос капларына эре кара хәрефләр белән “Курение убивает” дип яза башладылар. Хәтта әлеге концепцияне тикшергән утырышта РФ Премьер-министры Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларын бу зарарлы гадәтләрен ташларга чакырды. Тәү карашка, дәүләт тә, җәмгыять тә сәламәтлеккә зур зыян салуы исбат ителгән никотинга каршы ярыйсы ук нәтиҗәле көрәш оештырды кебек. Әмма, белгечләр фикеренчә, бары тик махсус закон, концепцияләр яисә тыюлар белән генә кешене яман гадәтеннән арындыру мөмкин түгел. Дөрес, боларның барысының да кирәклеге инкарь ителми. Шул ук вакытта, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауның һәм, иң мөһиме — халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәреп, дөньяда сәламәтлектән дә мөһимрәк нәрсә юклыкка инануның бар нәрсәдән дә тәэсирлерәк булуын ассызыклый алар.

Үз сәламәтлегебезгә битараф булмыйк!

16 ноября

Сәламәтлек саклау системасын үстерү мәсьәләләре буенча Республика Советының чираттагы утырышында шундый бурыч куелды

Утырыш эшендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Георгий Шебаев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимият башлыклары, шулай ук башкала һәм төбәк дәвалау учреждениеләренең баш табиблары катнашты. Башкортстанда беренче тапкыр медицина буенча күчмә утырыш 2005 елда — Балтач, Аскын, Караидел һәм Тәтешле, 2006 елда — Зианчура, Күгәрчен, Куергазы районнары һәм Күмертау шәһәрендә, 2007 елда — Әбҗәлил, Баймак районнарында һәм Сибай шәһәрендә, 2008 елда – Архангель, Белорет һәм Бөрҗән районнарында, 2009 елда Бишбүләк, Мәләвез, Миякә һәм Стәрлебаш районнарында үткән иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»