Сәламәтлек

Кан тамчылап җыела

13 февраля

Ракка каршы Бөтендөнья көрәш көнендә Уфада яман шеш белән авыручыларны дәвалау өчен кан җыю акциясе үтте. Республика кан тапшыру станциясендә бу көнне 130 кеше кан тапшырды. Акция барышында 50 литрдан артык кан җыелды.

Шәфкатьлелек аның булмышында

05 февраля

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия санитар-эпидемиология хезмәтенең мактаулы хезмәткәре, Европа Табигый фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, СССРның атказанган уйлап табучысы, медицина фәне докторы, профессор, Уфа Хезмәт медицинасы һәм тирә-як мохитне саклау фәнни-тикшеренү институтының гыйльми хезмәткәре Лена Карамова — гомерен изгелек эшләүгә багышлаган кеше. Табиб һәм җитәкче буларак, бай тәҗрибә туплаган бу шәхеснең хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык.

Сәламәт булырга омтылыйк!

01 февраля

Римма Үтәшева, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәне кандидаты, БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты: — Республика Президентының Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы Башкортстанның рухи һәм икътисади иминлеген теләүче һәр кеше өчен программа документы булып тора. Юллама барлык төп мәсьәләләргә дә кагыла һәм хәл итү бөтен сәламәт көчләрне берләштерүне, республикада яшәүчеләрнең җәмгыять эшендә актив катнашуын таләп иткән зур бурычлар куя. Кешеләрнең имин җәмгыятьтә яшәү, үзләре һәм якыннары өчен уңайлы шартлар тудыру теләге гаҗәп түгел, киресенчә, моңа шатланырга һәм әлеге планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә кирәк. Бүгенге көннең аңлаешсыз кимчелекләренең берсе — гражданның юридик статусы белән аның гамәли мөмкинлекләре арасындагы аерма.

Һөнәр абруен Зөлфия кебекләр күтәрә

18 января

Республиканың иң яхшы участок табибы Языковода Яши

Благовар районы үзәк дәваханәсе табибы Зөлфия Бәдретдинова өчен үткән ел хезмәт казанышы белән билгеләнде: “Елның иң яхшы табибы” республика конкурсы йомгаклары буенча ул “Иң яхшы участок терапевты” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хезмәттәшләре белән бергә, тоташ район халкы да бу яңалыкны зур канәгатьләнү хисе белән кабул итте.

Ил күләмендә дә йөзек кашы

15 января

Узган елдагы конкурс нәтиҗәләре буенча Рифкать Сәхипов “Русиянең иң яхшы табибы” дип танылган

Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм дәваханәсе халык телендә 22нче хастаханә дип йөртелә һәм авыруларга оператив рәвештә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелүче медицина учреждениесе буларак дан тота. Бу җәһәттән 1992 елда кискен хәлдәге авыруларның гомерен саклап калу һәм аларны тернәкләндерү максатында оештырылган дәваханә узган вакыт эчендә үзен тулысынча аклады һәм бүген дә төп асылына, биредәге күркәм традицияләргә тугры кала, башкала халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтә дияргә тулы нигез бар. Дәваханә оештырылганнан башлап биредәге иң эре һәм нәтиҗәле эшләүче подразделениеләрнең берсенә — урология бүлегенә югары квалификацияле, зур тәҗрибәле табиб, медицина фәннәре кандидаты Рифкать Сәхипов җитәкчелек итә. Хәер, бу очракта “оештырылганнан башлап” дип әйтү дөрес үк тә булмас, чөнки дәва­ханәдәге әлеге зур структура турыдан-туры Рифкать Галим улы һәм ул җитәкләгән бердәм коллектив көче, фидакарьлеге, эзләнүләре һәм алдынгы тәҗрибәне шушы җирлектә нәтиҗәле эшкә кушуы, ә иң мөһиме — авы­руларга тиешле ярдәм күрсәтү теләге белән булдырыла. Һәм бүген 22нче дәваханәнең урология бүлеге эшчәнлеге Уфа шәһәре һәм республика күләмендә генә түгел, ил дәрәҗәсендә дә танылу алган икән, бу уңыш нигезендә, әлбәттә, Рифкать Сә­хи­повның да зур хезмәт өлеше ята. Һәм бу очраклы түгел.

Заман чирләренә дәва табарга кирәк

28 декабря

Дүртөйле районы дәваханәсендә бу максат яңа бүлек ачуга этәргеч ясаган

Җир йөзендә иң мәрхәмәтле һөнәр ияләре — укытучылар һәм табиблар, дип юкка гына әйтелмәгән. Укытучы кешегә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итсә, табиб аның сәламәтлеге сагында тора. Гомеренең санаулы гына минутлары калганда да авыру кеше өмет тулы күзләрен табибка юнәлтә.

Һәр минут кадерле

25 декабря

Караидел районы үзәк дәваханәсендә медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтүгә зур игътибар бирелә

Сәламәтлек саклау, авыруларны профилактикалау, шифаханәдә савыгу мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шунысы куанычлы: бүген зур шәһәрләрдә генә түгел, төпкел авылларда да медицина ярдәмен вакытында алу шактый җиңеләйде. Ә район үзәге дәваханәләрендә катлаулы операцияләр эшләнүе, хәтта сирәк очраучы чирләрнең дәвалануы аеруча игътибарга лаек.

Талач дәваханәсе янә ишекләрен ачты

25 декабря

— Өч ел буе көрәшкәннән соң, ниһаять, максатыбызга ирештек — Талач авылында көндезге стационар ачылды! — дип шатлыгы белән бүлеште гәзитебезнең якын дусты, Стәрлетамак районының Бүреказган авылы Советы рәисе Фәнүс Солтанов. Чыннан да, соңгы өч елда, дәваханәнең стационар бүлеге ябылганнан соң, Талач авылы халкы шактый иза чикте, чөнки авыруларга Стәрлетамак шәһәренә яисә чит авылларга барып дәваланырга туры килде. Төрле инстанцияләргә хатлар язылды. Авыл һәм район җитәк­челеге дә кул кушырып утырмады. “Тырышкан — тапкан, ташка кадак каккан”, диләр бит. Нәти­җәдә, 1 октябрьдә 15 койкалы көндезге стационар ишекләрен яңадан ачты. Бүген исә биредә җанлылык, эш гаме белән яшиләр.

Авылны үз итәләр

18 декабря

Яшьләрне эш, торак белән тәэмин итү республикада үзәк мәсьәләләрнең берсе. Соңгы вакытта бу өлкәдә сизелерлек үзгә-решләр бар. Мәсәлән, авыл җиренә эшкә кайткан яшь табиблар кыска гына вакыт эчендә эшле дә, тораклы да була ала. Шундый яшь белгечләрнең берсе Караидел районының үзәк дәваханәсендә эшли.

Һәр табибның беренче бурычы – шәфкатьлелек

11 декабря

Узып баручы ел сәламәтлек саклау өлкәсе өчен дә вакыйгаларга ифрат бай булды. Республикада тармак үсешен тәэмин итүче җитди программалар тормышка ашырыла, алар федераль һәм республика тарафыннан финанслана. Шушы рәвешле, бу хәстәрлек медицина ярдәме сыйфатын күпкә яхшыртырга ярдәм итә. Тармактагы үзгәрешләр иң тәүдә кешеләрнең сәламәтлегендә чагылыш таба. Бу җәһәттән башкортстанлылар бүген югары сыйфатлы һәм заманча технологияле медицина ярдәме ала. Республика сәламәтлек саклау өлкәсендә Русиядә үсеш алган төбәкләр исәбендә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»