Сәламәтлек

Эшле дә, тораклы да булыйм, дисәң, Илешкә кайт

22 февраля

Биредә яшь белгечләрне көтеп алалар

Тоташ республикага хас булганча, соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен тора. Үзәк дәваханәләрдә эш башларга теләүчеләр елдан-ел азая. Хәтта юллама буенча укырга кергәннәр дә эшкә кайтырга ашыкмый. Сәбәпләре гади — эш хакы түбән, яшәргә торак юк. Шуларны күзаллап, район хакимиятләре проблеманы хәл итүнең яңа төрләрен, юлларын, алымнарын эзли. Илеш районын да кадрлар проблемасы урап узмады. Районда бүгенге көндә Югары Яркәй үзәкләштерелгән дәваханәсе үзенең составында район үзәк дәваханәсен, 4 табиблык амбулаториясен, 59 фельдшер-акушерлык пунктын берләштерә һәм район хакимияте аларның матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Районга яшь белгечләрне җәлеп итүнең бер юлы — югары уку йортларын тәмамлаучы белгечләр белән ел саен очрашулар уздыру, аларны борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшү, үзәк дәваханәнең эшчәнлеге, андагы шартлар белән якыннан таныштыру. Соңгы өч елда дәваханә танымаслык булып үзгәрде. 2008 елда, мәсәлән, капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 13 миллион 30 мең сумнан артык акча бүленеп, азык блогына, кер юу участогына ремонт ясалып, барлык корпусларга да евротәрәзәләр куелды. 2009 елда республика һәм район бюджетларыннан бүленгән средстволар (5 миллион 837 мең сумнан артык) төп корпуста су, канализация, электр, янгыннан саклау системаларын өр-яңага алыштырырга мөмкинлек бирде. Бүген дәваханә шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Заманча ишек-тәрәзәләр, түшәм-идәннәр ялт итеп тора. Авырулар, медперсонал турындагы бу хәстәрлек өчен үткән елда республика бюджетыннан — 1 миллион 459 мең сумнан артык, районныкыннан 2 миллион 847 мең сум акча сарыф ителде. Әлеге поликлиникада күләмле ремонт, реконструкция эшләре бара.

Геннар белән эш иткәндә

04 февраля

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегендә максатлы берничә юнәлеш турында барды. — Безгә тармактагы эшчәнлеккә кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуңа сәламәтлек саклау системасын камилләштерү программасы безнең өчен дә өстенлекле юнәлеш булып кала. Яңадан-яңа проектларны тормышка ашыра бару юлы белән партия бу башлангычка лаеклы үз өлешен кертә, — диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов. Ул, мисал итеп, балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән берничә проектны китерде. Шушындый проектларның берсе “Яшәү сыйфаты (Сәламәтлек)” дип атала. Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева тармакны камилләштерүгә юнәлтелгән яңа законнар турында сөйләде. Аларның берсе дарулар әйләнешен көйләү мәсьәләсенә кагылса, икенчесе мотлак медицина страховкалавына кагылышлы. “Яшәү сыйфаты (Сәламәтлек)” проекты өч профилактик юнәлешне үз эченә алган. Болар — неонаталь, перенаталь һәм аудиологик тикшеренүләр. Бу проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 70 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу өч юнәлеш тә чирне беренче билгеләре күренгәнче үк ачыклау мөмкинлеге бирә. Әлбәттә, бу — зур казаныш. Геннар белән эш итү арытаба авыруны иртә кисәтергә, дәвалауны иртә башлап, аның нәтиҗәлелегенә ирешергә, тумыштан гариплеккә китергән очракларны мөмкин кадәр киметү мөмкинлеге бирә.

Яхшылардан үрнәк ала-ала

01 февраля

Алты ел элек гамәлгә кертелгән “Сәламәтлек” гомүмдәүләт проекты сәламәтлек саклау тармагына җитди игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, илдәге дәваханәләрнең аяныч хәлдәге торышын, дарулар һәм җиһазлар накыслыгын, персонал белән бәйле һәм башка бик күп җитешсезлекләрне дә ачыклады ул. Чит өлкәләрдән килүчеләр һәм читтән кайтучылар безнең шәһәр дәваханәләрен күргәннан соң соклануларын яшерми. Шулай, Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер танышым Уфада булганда дәваханәдә яткан дустының хәлен белешергә барган. Аннан кайткач: “Сездәге дәваханәләр яхшы, каралган, кая карасаң да пөхтәлек күзгә чалына. Ә бездә мал абзары кебек шыксызлар. Андагы диварлар буяуның нәрсә икәнен күптән оныткан инде. Ярый хет табиблар үз эшләренә намуслы карый”, — дигән иде. Күптән түгел шушындый ук фикерне бер дәваханәнең баш табибыннан да ишеттем. Редакциягә килгән сигналдан соң мин аларның дәваханәсе турында гәзиттә тәнкыйть мәкаләсе язып чыгарган идем. Баш табиб белән сөйләшергә туры килде. Шунда ул, җитешсезлекләрне инкарь итмичә: “Без пациентларны, артык иркәләп, бозып бетергәнбез. Безнең дәваханәләр начар түгел. Менә Мәскәү тирәсендәге дәваханәләрдә хәлләр безнекеләрдән күпкә кайтыш”, — дигән иде. Әлбәттә, үзебездән яхшыраклардан үрнәк алырга кирәк. Заманча медицина үзәкләре дә бар бит әле. Бу мисаллар да бүгенге көнгә төбәктә ирешелгәнне чагыштыру аша күрсәтү ниятеннән генә китерелде. Үз илеңне яхшырак аңлау өчен читтәгеләрнең тормышын да күреп-белергә кирәк бит. Бүген бездә, чыннан да, сәламәтлек саклауга тиешле игътибар бирелә башлавы сизелә. Республикада заманча матди базасы һәм квалификацияле кадрлары булган система оештырылган. Аеруча “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чикләрендә күләмле эш башкарылды. Сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча Республика Советының күчмә утырышлары кысаларында гына күпме дәваханәләр сафка кертелде, күпмеләре заманча төс алды. Аларга бик күп өр-яңа җиһазлар кайтартылды. Шушы рәвешле республиканың уналты район һәм өч шәһәрдәге медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга күп көч салынды. Узган елда күчмә утырышка әзерлек барышында Уфаның онкология һәм туберкулезга каршы диспансерларында хирургия корпуслары ачылды, психиатрия дәваханәсенең аерым корпуслары сафка кертелде, башка дәваханәләрдә колачлы ремонт эшләре башкарылды.

Медицина университеты “Сочи-2014” уеннарына волонтерлар әзерли

28 января

Югары уку йорты Сочида үтәчәк XXII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннары өчен волонтерлар әзерләү үзәге оештыруга хокук бирүче югары һәм урта уку йортлары арасында үткән конкурста җиңде. Мәскәүдә үткән бу бәйгедә илнең 60 югары уку йорты катнашты. “Медицина” номинациясендә безнекеләргә тиңнәр табылмады. Билгеле булуынча, волонтерларның эшчәнлеге иң тәүдә мөмкинлекләре чикләнгән, чит кешеләрнең ярдәменә мохтаҗлык кичерүче халык катламына, табигать казалары һәм төрле социаль катаклизмнар вакытында ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, узган елда Башкортстанда барлыгы 80 мең кеше социаль проектларны тормышка ашыруда катнашкан, сайтта 14 мең волонтер теркәлгән. Бигрәк тә аграр, педагогия, медицина университетлары, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе студентлары арасында хәрәкәт киң таралган. Волонтерлар төрле юнәлешләрдәге мәрхәмәтлелек эшчәнлегендә катнашкан. Узган елда медицина университеты базасында вузлар волонтерлары өчен махсус мәйданчык билгеләнде. Биредә “Мәрхәмәтлелек әлифбасы” программасы тормышка ашырылды. Анда иң актив катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Яман шеш — хәзер үлем карары түгел

27 января

Бүгенге көндә җир шарында иң куркыныч чирләрнең берсе булган яман шеш дөнья буйлап миллионлаган кешенең гомерен кыя. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала ул бүген бу исемлектә икенче урында килә. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә. Бу уңайдан үпкә рагы буенча — Италия, Бөек Британия, Германия, күкрәк яман шеше — Төньяк Америка, Европа илләре, ашказаны — Америка (елына 1 миллион кеше үлә), Япония, Русия (елына 45 мең кеше үлә), тире — Англия, Тасмания утравы, бавыр — Кытай, аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. Израильдә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый. Русиядә онкология өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә. Мондый күрсәткечләргә китерүче сәбәпләрне барлаганда алгы планга, барыбызга да билгеле, экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чаралар һәм башкалар чыга. Моннан тыш яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә йогышлы чирләр мәкерле. Мәсәлән, паразитлы авырулар төркеменә кергән шистосомоз бәвел куыгын һәм бавырны зарарлый. В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары һәм кайбер бактерияләр дә яман шешне барлыкка китерүдә катнашуы ихтимал. Монда, әлбәттә, кешенең исәнлеге какшагач кына табибны искә ала торган гадәте барлыгын, шушы рәвешле үзенең сәламәтлегенә карата битараф булуын да истән чыгарырга ярамый. Һәрхәлдә, күпьеллык нәтиҗәләр белгечләргә шушындый нәтиҗә ясарга нигезлек бирә. Шул ук вакытта белгечләр бүген яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми дигән нәтиҗә дә ясамый. Чөнки яман шешнең кайбер формаларына каршы чаралар табылуы аны башлангыч стадиядә дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мәҗбүр итә. Ә кайбер очракта аның соңгы стадиясендә дә өметне өзәргә ярамый, диләр белгечләр. Чөнки һәр организмның чиргә каршы тору сәләте үзгә.

Гарантияләнгән медицина ярдәме үз асылына кайтырмы?

25 января

Мотлак медицина страховкалау системасында гражданнарның хокукларын яклау буенча координацион советның һәм республика Мотлак медицина страховкалау фонды идарәсенең берләштерелгән утырышында сүз шул хакта барды. Хөкүмәт йортында үткән сөйләшүдә Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, координацион совет әгъзалары, медицина страховкалау оешмалары вәкилләре, медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Билгеле булуынча, быел 1 гыйнвардан Мотлак медицина страховкалавы турында яңа закон үз көченә керде. Шуңа ярашлы үзгәрешләр, иң тәүдә, медицина учреждениеләрен финанслауга кагыла. Сәламәтлек саклауга страховка взнослары 3,5тән алып 5,1 процентка кадәр артачак. Бу, үз чиратында, тармакның нәтиҗәлелегендә чагылыш табачак дип көтелә. — Бүген стационар ярдәм күп булса да, диагностика һәм беренчел звено кебек өлкәләр нык артта калган. Ә күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфаты, пациентларның аннан канәгать булу-булмавы, нигездә, нәкъ менә шуңа бәйле. Шул сәбәпле якын арада стационарларның өлешчә диагностик үзәкләргә әйләнүе һәм алар иңенә поликлиника функцияләре йөкләтелүе көтелә. Гражданнарның хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге мотлак билгеле булырга тиеш. Шуннан чыгып, Медицина страховкалау фонды һәм аларның хезмәтеннән файдаланучылар арасында ике яклы элемтә булдырырга кирәк. Бу җәһәттән пациентлар өчен “кайнар линия”ләр оештыру, шикаятьләрне тикшерү һ.б. шундый чаралар страховкалау компанияләренең төп эш күрсәткечләрендә чагылыш табачак. Иң мөһиме — гражданнарның сәламәтлеге. Шуңа күрә халык медицина тармак учреждениеләре өчен түгел, ә алар өчен эшләгәнлеген белергә тиеш, — диде Фидус Әгъләм улы. Түләүсез, дәүләт гарантияләгән медицина ярдәме әлегә гамәлдә түләүле хезмәт формасын ала. Нәкъ менә шундый мөнәсәбәт табиб һәм пациент арасындагы ышанычны югалтуга китерә дә инде. Моңа кем гаепле? Тәҗрибәдән күренүенчә, таякның авыр башы беренчесенә генә төшә. Ә бу нигезлеме?

Юл фаҗигасе корбаннары кимерме?

21 января

Иглин район үзәк дәваханәсе федераль программа кысаларында 13 миллион сумнан артык матди ярдәм алды

Юлларда үлемне киметү, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклап калу максатында федераль чаралар планы буенча махсус программа гамәлгә ашырыла. 2010 ел ахырында Иглин район үзәк дәваханәсенең дә матди-техник базасы сизелерлек ныгытылды. — Иглин районы биләмәләре аша М-5 “Урал” (Мәскәү—Чиләбе) трассасы үтә. Авария булган очракта ярдәмгә аз гына вакытка соңга калу да корбаннар артуына китерә, — ди дәваханәнең баш табибы Салават Камалетдинов. — Әлегә кадәр үз көчебезгә таянып гомерләрне саклап калуга ирештек. Ниһаять, беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен җиһазлары булган ике “Фиат” микроавтобусы, кан басымын үлчәү аппараты, рентгенга төшерү кабинеты җиһазлары кайтарылды. Без дә сынатмаска, мондый хәстәрлекне саклап калынган гомерләр белән акларга тырышырбыз. Әйткәндәй, берәр миллион сумлык “Фиат”ларга икешәр миллион сумлык заманча җиһазлар урнаштырылган. Бәлагә таручыларның гомерләрен саклап калу өчен микроавтобусларда бөтен шартлар да бар. Тәҗрибәле фельдшер Галина Титаренко машиналарны югары бәяләде. Гомумән, бүген дәваханәнең өч ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы бар.

“Тормыш” медпункт төзетте

15 января

Идәшбаш — Бүздәк районының иң төпкелдә урнашкан авылларының берсе. Сабай авыл Советына кергән бу авылдагы җитмештән артык йортта 176 кеше яши. Берничә ел элек кенә, “Үрнәк” хуҗалыгы таралу сәбәпле, Идәшбаш һәм аның күршесендәге Тугай авыллары халкы, тәмам өметсезлеккә бирелгән иде. Әмма җаны булганга юне дә табыла, дигәндәй, элекке колхозның Иске Шыгай бригадасын элегрәк биләмәгә алган “Тормыш” агрофирмасы Тугай бригадасын да үз канаты астына сыендырды. Бу төбәктәге яшь хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне җайга салу белән бергә, социаль өлкә мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмады. Бу җәһәттән шунысы игътибарга лаек, авыллардагы социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә һәр төбәккә бертигез караш яши биредә. Шушы юнәлештә хәрәкәт итеп, атап әйткәндә, Иске Шыгайда юллар тәртипкә китерелде, хуҗалык үзәге Сабайда төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Агрофирманың матди ярдәме белән биредә шулай ук мәчет күтәрелә. Тугай авылында 2009 елда яңа мәктәп сафка басты. Социаль мәсьәләләрне менә шулай эзмә-эзлекле хәл иткәндә, әлбәттә, төпкелдәге Идәшбаш авылы да онытылмады. Биредәге медицина пункты элекке мәктәп бинасының җайлаштырылган бер почмагында көн күрә, ә бу шәфкать туташларына, аларның пациентларына уңайсызлыклар тудыра. Бер сүз белән әйткәндә, авыл яңа медпунктка мохтаҗ. “Тормыш” агрофирмасы көнүзәк бу мәсьәләне үз средстволары исәбенә хәл итүгә алынды. Булачак медицина учреждениесенең нигезе 2009 елның көзендә салынса да, дөньякүләм икътисади кризис шаукымы бәләкәй генә шушы объектка да кагылмый калмады, әлбәттә. Әмма үткән елның язында медпункт төзелеше янә җанланды. “Тормыш” агрофирмасы җитәкчесе Фәнүз Корбангалиев нәкъ менә Сабай төбәгеннән район Советы депутаты булып сайланган иде. Аңа бирелгән наказлар арасында өстенлекле булып Идәшбаш медпункты төзелеше тора. Әйтергә кирәк, районның югары органы вәкиле сайлаучылар ышанычын аклады — үткән ел ахырында авылның медицина учреждениесе файдалануга тапшырылды.

Кәгазь эшенә күмелгән табиб

12 января

Аңа авыруга күтәрелеп карау мөмкинлеген кем бирер?

Билгеле булуынча, быел Русиядә сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы гамәлгә керәчәк. Программа тармакны мәгълүмати тәэмин итүне, соңгы техник казанышларны куллануны, булганны үстерүне күздә тота. Бу үз чиратында поликлиникаларда су буе чиратларны бетерер, дәвалау сыйфатын яхшыртыр һәм, ниһаять, табибны өем-өем кәгазь тутыру эшеннән бушатыр дип көтелә. Билгеле, фәнни-техник үсеш заманында компьютер технологияләреннән читләшеп яшәү мөмкин түгел. Соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә дә заманча медицина техникасының дәвалау-диагностикага ныклап үтеп керүе күзәтелә. Шул ук вакытта табибның эш урыны җиһазландыру буенча элеккечә калуы бик сәер күренеш. Алай гына түгел, авыруны кәгазь өеменә күмелгән килеш каршы алган табиб үзенә күрә бер стереотипка әйләнеп бара. Берзаман табибка һәр авыруны кабул итү өчен унбиш, соңрак унике минут вакыт бирелеп килде. Табибка бу вакыт авыруның хәлен ачыклау, диагноз кую һәм дәвалауны тәгаенләү өчен генә бирелә дисәк нык ялгышырбыз. Чөнки документлар тутыру эшенә шушы унбишнең ун минуты тотылачак. Шулай булгач, төп эшне башкару өчен яңа таләпләргә ярашлы аңа нибары биш минут вакыт калачак. Соңгы елларда хәлләр тагын да кискенләшә төште. Чөнки 2006 елдагы карар буенча табибка 8 минутлык кабул итү вакыты бирелде, шул сәбәпле нагрузка бермә-бер артты.

Cәламәтлек саклау тармагын үстерүгә 7,9 миллиард сум акча бүленә

29 декабря

2011-2012 елларга исәпләнгән Русиядә сәламәтлек саклауны камилләштерү программасы кысаларында Башкортстан федераль казнадан 7,925 миллиард сум акча алачак. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова рәислегендәге комиссия республиканың сәламәтлек саклауны үстерү төбәк программасын хуплады. 2010 елның августында Русия Хөкүмәте һәр төбәккә сәламәтлек саклау системасын камилләштерү концепциясен әзерләүне йөкләткән иде. Башкортстанда ул ноябрь ахырында әзер булды. Финанслау күләмнәре буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Түбән Новгород һәм Самара өлкәләреннән соң өченче урынга чыкты. Татарстан дүртенче урында. Русия Сәламәтлек саклауны камилләштерү программасын гамәлгә ашыруга алдагы ике елда федераль бюджеттан барлыгы 460 миллиард сум акча бүленәчәк. Беренче чиратта бу акча халыкның үлем күрсәткечләренә ныклы тәэсир итүче авырулар белән көрәшүгә (йөрәк-кан тамырлары системасы, онкология авырулары), тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә үлем очракларын (җәрәхәтләр, үз-үзенә кул салу) киметүгә, акушерлык һәм гинекологияне, перинатологияне үстерүгә юнәлтеләчәк. Дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту (төзелеш, капиталь ремонт, заманча җиһазлау) иң мөһим бурычларның берсе булачак. Башкортстанда тугыз медицина округы оештыру планлаштырыла, аларның үзәкләре Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет, Күмертау шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында (Дуван районы) булачак. Аларда махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча муниципальара медицина үзәкләре урнашачак. Республика программасында шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсенең диагностика корпусын, Октябрьский шәһәрендә хирургия һәм акушер-гинекология корпусларын, Мәсәгуть авылында муниципальара үзәк һәм Уфада 13нче шәһәр клиник дәваханәсендә дәвалау корпусы төзү күздә тотыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»