Сәламәтлек

Талмасын йөрәккәең

05 апреля

1-2 апрельдә башкаланың “Нефтьчеләр” мәдәният сарае медицина-тикшеренү үзәгенә әйләнде: биредә “Сәламәт йөрәкләр” Бөтенрусия акциясе үтте. Кардиологларның Бөтенрусия җәмгыяте “Бердәм Русия” партиясе белән берлектә оештырган бу чарада 1,5 мең табиб һәм 2 меңгә якын уфалы катнашты. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары бүген дөньяда беренче урында килә. Республикада 100 000 кешегә йөрәк чиренә бәйле 700 үлем очрагы туры килә. Бу чирнең яшәрә баруын табиблар үсмерләрнең тәмәке тартуы һәм һаваның артык пычрануы белән аңлата. Чараның максаты — халык игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалауга, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм гомерне озайтуга җәлеп итү. Форумның икенче көнендә мәдәният сараена халык көнозын агылды, килеп туган мөмкинлектән файдаланып калырга омтылды. Шимбә көнне иртәнге сәгать тугызга килеп, тышта ишек ачылганын бер сәгать көтте алар. Тикшеренүләрне озын чиратлар торып үтәргә туры килсә дә түзделәр. Тикшеренүгә килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. Медицина хезмәткәрләренә дә бу көнне җиңел булмагандыр. Иң яңа приборлар белән коралланган белгечләр халыкны тоткарламаска, мөмкин кадәр тизрәк үткәреп җибәрергә тырышты. Кандагы шикәрне һәм холестеринны тикшергәндә табибларга медицина колледжы укучылары ярдәмгә килде. Ә медицина университеты ординаторлары кан басымын үлчәделәр, карталарны тутырдылар, сорауларны дикъкать белән тыңлап, киңәшләрен бирделәр.

Бездә ФАП бар! Ә сездә?

05 апреля

Сәламәтлек саклау өлкәсендә авыл фельдшер-акушерлык пунктлары мөһим урын алып тора. Бу — аларның халыкка иң якын медицина учреждениесе булуыннан. Ашыгыч медицина ярдәмен дә иң беренче алар күрсәтә, моннан тыш, ФАПларга аерым төбәктә яшәүчеләрнең сәламәтлеген күзәтү бурычы да йөкләтелгән. Соңгы елларда, сәламәтлек саклау законнарындагы үзгәрешләргә бәйле, ФАПлар эшчәнлегенә таләпләр катгыйланды. Шәфкать туташларының хезмәтен оештыру белән бергә, алар медицина объектларындагы янгын хәвефсезлеген, дәвалау препаратларының сакланышын һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә ала. — Авыллардагы медицина пунктларын заман таләпләренә яраклаштыру максатында күләмле оештыру эшләре башкарырга, зур гына матди чыгымнарга барырга туры килде, — ди Бүздәк районы үзәк дәваханәсе баш табибы Айрат Хаҗиев. — Монда инде без район хакимиятенең, министрлыкның ныклы ярдәмен тойдык, шулай ук “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты мөмкинлекләрен файдаландык. Нәтиҗәдә медицина пунктларының ябылуына юл куелмады, алар үзләренә йөкләтелгән бурычларны уңышлы башкарып килә. Район авылларында 42 фельдшер-акушерлык пункты эшли, аларның һәммәсе дә медицина эшчәнлеге алып баруга хокукын исбатлап, лицензия алган. ФАПларда барлыгы 46 медицина хезмәткәре исәпләнә, һәрберсе белем дәрәҗәсе буенча белгеч сертификатына ия. Янә шунысы — медицина хезмәткәрләренең яртысы диярлек квалификация категориясе булган белгечләр. Әйткәнебезчә, ФАПларны җиһазландыруга хәзер зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән районда хәл начар түгел. Атап әйткәндә, медицина пунктларының күпчелеге көндәлек көнкүреш кирәк-яраклары һәм инвентарь белән бергә, махсус корылмалар, суыткычлар, өстәмә приборлар белән җиһазландырылган. Бер сүз белән әйткәндә, алар бу яктан тулысынча заман таләпләренә җавап бирә. ФАПларның 81 проценты газ белән җылытыла, хезмәткәрләр һәм пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Моннан тыш, пунктларның һәрберсе медицина кирәк-яраклары, материаллар һәм дәвалау препаратлары, беренче ярдәм күрсәтү максатында медикаментлар белән тәэмин ителгән.

Йөрәгең ничек тибә?

02 апреля

Кичә Уфада “Сәламәт йөрәк” Бөтенрусия мәгариф акциясе башланды

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе санала. Үлем очракларының 57 проценты нәкъ алар өлешенә туры килә. Белгечләр фикеренчә, мондый хәл халыкта йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәүдән һәм инфаркт кебек авыруларга юлыкмас өчен нәрсә эшләргә, нинди чаралар кулланырга кирәклеген белмәүдән килә. Шуңа күрә “Сәламәт йөрәк” акциясе республика халкының игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалауга, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм гомерне озайтуга җәлеп итүне төп максат итеп куйган. Бу чара Бөтенрусия кардиологлары фәнни җәмгыяте ярдәме белән “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты кысаларында оештырылды. Форум башкаланың “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда ачылды. Медицина форумын ачуда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Константин Толкачев, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева, Кардиология диспансерының баш табибы Ирина Карамова, Бөтенрусия кардиологларының фәнни җәмгыяте президенты урынбасары, профессор Ян Габинский, Мәскәү дәүләт фәнни үзәгенең бүлек җитәкчесе, профессор Нана Погосова, медицина университеты галимнәре, табиблар һәм башкалар катнашты. — Сәламәтлек мәсьәләләре партиянең эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының инициаторы буларак, аны тормышка ашыруга да партия күп көч сала. Әмма алда хәл итәсе проблемалар бар әле. Шуңа партия кабул иткән 36 проектның бише нәкъ сәламәтлек саклау системасын яхшыртуга юнәлтелгән, — диде Константин Борисович. — Шулай, мәсәлән, табибларның районнарга чыгып тикшеренүләр үткәрүе бик күп чирләрне кисәтү һәм ачыклау мөмкинлеге биргән. “Сәламәт йөрәк” акциясе кысаларында гына узган елда “Бала йөрәгенә кагыл” чарасы үтте. Аның чикләрендә җыелган 10 миллион сумнан артык акча 50 баланың йөрәген дәвалауга сертификат алуга юнәлтелде.

“Сәламәт йөрәк” акциясе

01 апреля

1-2 апрельдә Уфада “Сәламәт йөрәк” Бөтенрусия мәгариф акциясе үтәчәк. Бу чара Бөтенрусия кардиологлар фәнни җәмгыяте ярдәме белән “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты кысаларында оештырыла. Акциянең максаты — республикада яшәүчеләрнең игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау мәсьәләләренә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм тормыш сыйфатын яхшырту, гомерне озынайту. 1 апрельдә Нефтьчеләр мәдәният сараенда (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 50) “Табиблар мәктәбе” (кардиологлар, терапевтлар, эндокринологлар, ревматологлар) оештырыла. Анда илебезнең күренекле кардиологлары чыгыш ясаячак.

Ефим Сендерович: “Иң яхшы казанышларыбызны югалтмасак иде...

31 марта

Ничә еллар дәвам итүче гомумдәүләт проекты бер яклап хуплау тапса, икенче яклап бик күп сораулар тудыра. Монда хезмәткә түләү мәсьәләсе сәерлеге белән аптыратса, шул ук вакытта медицинаның матди-техник базасы соңгы елларда һич күрелмәгәнчә яңарыш кичерүе белән шатландыра. Сораулар, гаҗәпләнүләр, парадокслар бу өлкәдә бик күп. Шуңа да без ул сорауларны тармакта, республика медицинасында зур абруй һәм тәҗрибә туплаган кешеләрнең берсенә бирергә булдык. Аның фамилиясе дә Башкортстан хирургиясендә иң билгелеләрдән — Сендерович.

“Фармация-2011” күргәзмәсе эшли

25 марта

22 мартта Нефтьчеләр мәдәният сараенда “Фармация-2011” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Аны Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Башфармация” предприятиесе, “Лигас” коммерция инновация үзәге оештырган. Күргәзмәне ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Лена Кәримова, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Салават Даутов, “Башфармация” предприятиесе генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Салават Рәхмәтуллин, “Лигас” үзәге генеральный директоры Виктор Петров һәм башкалар катнашты. Биредә Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Чиләбе, Екатеринбург, Ырынбур шәһәрләре, Алтай крае фармацевтика һәм косметология предприятиеләре, шулай ук чит илләрдәге җитештерү компанияләре һәм дистрибьюторлары продукциясе тәкъдим ителә. Күргәзмәгә дарулар, минераллы-витаминлы комплекслар, парафармацевтика продукциясе, протез-ортопедия эшләнмәләре, санитария, гигиена, дезинфекция, стерильләштерү кирәк-ярагы, медицина кием-салымы, компрессион бәйләм әйберләр куелган.

Заманча корылмалар — яңача дәвалау

22 марта

Миякә районында халыкка медицина хезмәте күрсәтү максатында тәүлек әйләнәсенә дәвалану мөмкинлеге булган 185 урынлы үзәк дәваханә эшли. Монда ук көндез дәвалана торган 50 урын бар. Район биләмәләрендә шулай ук 5 амбулатория һәм 46 фельдшер-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Былтыр медицина хезмәтләренең 162 төре буенча барлык дәвалау-профилактика учреждениеләребез лицензияләнде. Шулай ук көчле наркотик матдәләр белән эш итүгә дә лицензия алынды. Район медицина кадрлары белән шактый яхшы тәэмин ителгән. Бүген бездә барлыгы 58 табиб эшли. 10 мең кешегә табиблар белән тәэмин ителгәнлек күрсәткече 18,6 берәмлек тәшкил итә. 62 процент табибларыбыз квалификация категорияләренә ия. 36 табибның 18е — югары, 18е — беренче категорияле белгеч. Ике кешегә “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелгән. 11 хезмәткәребез — Башкортстанның, берсе Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы. Урта медицина хезмәткәрләребез — 260. Ун мең кешегә 83,2 берәмлек туры килә. 163 хезмәткәр квалификация категорияләренә ия. Алар арасында “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре”, “Сәламәтлек саклау отличнигы” исемнәрен йөртүчеләр җиде кеше. Узган елда дәваханәдә барлыгы 306588 кабул итү булган. Бер табибыбыз елына уртача 9 меңнән артык пациентны хезмәтләндергән. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылау программасына ярашлы, барлык сугыш һәм тыл хезмәте ветераннары профилактик медицина тикшерүе, аерым очракларда дәвалану курсларын үткән. Авылларга 47 тапкыр махсус табиблар бригадасы чыкты һәм урыннарда халыкны кабул итү үткәрде. Стационар шартларда 5225 авыру дәвалану курсы үтте. Дәваханәдә үлү очраклары элекке ел белән чагыштырганда икеләтә кимеде — 10 кешенең гомерен саклап кала алмадык. Шул ук вакытта бер мең операция эшләнде. 121 авыруга кичектергесез операция ясарга туры килде. 9353 кешенең өенә барып ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Узган елда бездән 512 авыру төрле диагнозлар белән медицина-социаль экспертизага юнәлтелде. Шуларның 154е беренче тапкыр инвалидлык группасы алды. 358 кешенең инвалидлыгы кабаттан расланды.

Сәламәтлек бәйрәме — изгелек дәресе

16 марта

Кушнаренко районында соңгы чорда спортны үстерүгә зур игътибар бүленә. Республиканың башка бер районында да булмаганча, биредә быел 19 хоккей мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Уфа районында, әйтик, бер яңа хоккей мәйданчыгы эшли башлаган. Быел бу эшкә тотынмаган районнар да бар. Кушнаренколылар чаңгы спортын да ярата. Мәктәп балалары, укытучылар, авыл яшьләре елдан-ел күбрәк булып чаңгы юллары сала. Тик шунысы бар, бу спорт төре белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыларга күп чыгымнар таләп ителә, ә бит һәркемнең дә андый мөмкинлеге юк. Иске Гомәр мәктәбендә бу мәсьәләне хәл итүгә иганәчеләрне җәлеп иткәннәр. — Бу җәһәттән безнең сөенечләребез зур, — ди мәктәп директоры Венера Сәлимуллина. — Моңа кадәр мәктәптә 12 пар чаңгы бар иде. Алар сиксәненче еллардан бирле хезмәт итте. Күптән түгел спорт сөюче балаларга тагын 20 комплект чаңгы алып кайттык. Яңа инвентарьне беренче тапкыр кулга алган көнне зур бәйрәм булды. Чыннан да, спорт, сәламәтлек бәйрәме генә түгел, ә балаларга мәрхәмәтлелек, кешелеклелек дәресе дә булды ул көн. Укучылар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә иганәчегә олы рәхмәтле булулары турында сөйләделәр. — Безгә генә түгел, ә бөтен авыл халкына һәрдаим ярдәм итеп торучы үзебезнең элекке укучылар Марат Фәизов белән Рәдис Хафизов та мәктәпнең спорт инвентаре базасын баетып торалар. Алар күптән түгел тимераяклар алып кайтты, — дип сүзгә кушыла физкультура укытучысы Айрат Әминев.

Табиб-депутат изгелеге

09 марта

Башкортстанның Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әхәт Бакиров үзенең сайлаучылары булган дәүләкәнлеләр белән тыгыз бәйләнештә эшли

Дәүләкән халкының табиб-депутаттан күргән игелекләре, ирексездән, моннан берничә чакырылыш элек үз райондашларым — әлшәйлеләрнең депутат сайлаганда нык отылганын хәтергә төшерде. Ул чакта да үз районыбыздан чыккан бик зур медицина галиме депутат булып сайланган очракта һәр авылга үзенең табиблар бригадасын җибәрергә вәгъдәләр биргән иде. Әлбәттә, халык аның депутат булуын бик теләде һәм бердәм тавыш бирде. Тик “административ ресурс” дигән киң билгеле нәрсә авыл хуҗалыгы галимен “сайлады”. Нәтиҗәдә, районыбызда авыл хуҗалыгы да игелек күрмәде, сәламәтлегебезне кайгыртучы да булмады. Хәер, әйтми булмый: якташ-табибыбыз депутат булалмаса да, сүзен бөтенләй дә җилгә ташламады — вәгъдә ителгән табиб бригадаларын берничә авылга булса да җибәрде. Гомумән, туган районыннан үзенә күз төбәп килүчеләрне әле булса кире бормый. Ә менә дәүләкәнлеләр узган сайлауларда иң элек халык мәнфәгатен алга куйган — үз округыннан депутатлыкка махсус зур клиникасы булган Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор Әхәт Бакировны үткәргән. Әхәт Барый улы үзенең депутатлык бурычларына бик җитди карый. Сайлаучыларына кулыннан килгән бар ярдәмне күрсәтергә омтыла. Дәүләкән авылларына ул җибәргән махсус табиблар десанты даими килеп, медицина ярдәменә мохтаҗларны ачыклап тора. Кирәк чакларда чирлеләр Уфадагы һөнәри авырулар институтында тикшерелү һәм дәвалану өчен юллама ала.

Яшисе килү шатлыгын кичерү — үзе бәхет

24 февраля

Башкортстан хирургларына “Алтын скальпель” тапшырылды

Уфалы Наталья Пряхина шушы көннәрдә БДМУ клиникасының (элекке 6нчы дәваханә) икенче хирургия бүлегендә үт куыгына операция кичергән. Мин аны күтәренке кәефтә, иртәгә дәваханәдән чыгаруны түземсезлек белән көтеп йөргән чакта очраттым. Өч ел элек УЗИ аның үт куыгында вак-вак ташлар барлыкка килүен күрсәткән. Артык комачауламагач, Наталья аларга игътибар итмәгән. Әмма өч елда ташлар үскән, авыртулар башланган. Поликлиника хирургы кичекмәстән операция ясатырга, үз эшен әкрен генә эшләп ятучы бу “бомба”лардан котылырга киңәш иткән һәм клиникага юллама язып биргән. — Пычак астына ятарга курыкмадыгызмы? — дип кызыксынам. — Әлбәттә, гади операцияләр булмый. Шушындый авыр вакытта алтын куллы хирурглар, профессорлар кулына очравымны язмыш бүләге дип кабул итәм. Биредә чын табиблар, үз һөнәренең осталары эшли, — диде ул. Әйе, кызганычка каршы, күпләрдә үз сәламәтлегенә карата әле һаман шушындый караш яши. Чир ныклап китереп терәмичә, табибка күренергә ашыгып бармый. Мишкә районында яшәүче 46 яшьлек ирнең ваемсызлыгы аркасында бүсере 12 килограммлык булып үсә. Мондый гигант бүсерне практикасы булмаган бер хирург та кисеп алырга батырчылык итмәс иде. Чөнки монда бүсер генә түгел, аңа янәшә урнашкан башка әгъзалар да тайпылыш кичергән була. Авыруның хәле, чыннан да, мөшкел булган. Бот арасында үскән бу бүсер хуҗасына атларга да, эшләргә дә ирек бирмәгән. Бичара аны күтәреп бәйләп куеп та карый, тик җиңеллек тоймый. Шунда гына ул табибларга мөрәҗәгать итәргә була. Аның бәхетенә БДМУ клиникасында аның бу “бомба”сын алып ташларга сәләтле хирурглар табыла. Бәхетенә, Башкортстанда мондый зур бүсергә операция ясау практикасы була. Аны 50нче елларда 6нчы дәваханәдә касык бүсеренә операция ясауга нигез салучы фән кандидаты Григорий Корнилаев ясаган булган. Һәм менә икенче шундый очрак. Ни гаҗәп, бу операцияне аның улы, профессор Павел Корнилаев һәм дәваханәнең икенче хирургия бүлеге мөдире, профессор Равил Шәвәлиевка ясарга туры килә. Аларга фән кандидаты Рафаэль Шәвәлиев (өлкән Шәвәлиевның улы) һәм доцент Әдел Измайлов ярдәм итәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»