Сәламәтлек

Иртәләгән – уңган, яман чирдән котылган

31 мая

Үпкә һәм тын юлларын, сөяк-буын һәм башка органнарны, канны эштән чыгаручы бу чиргә “яман” гына түгел, хәзер “күп йөзле” дигән атама да тагылган. Яман шешнең мәкерлеген һәм тиз таралучанлыгын исәпкә алып, аңа каршы көрәшкә бүген онкологлар гына түгел, бик күп төрле башка һөнәр ияләре җәлеп ителгән. Онкоурологлар бу исемлектә аерым урын алып тора, чөнки онкоурология медицинада бәвел-җенес органнары өчен җаваплы мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Бүгенге көндә урологик чирләрнең бигрәк тә ирләр арасында таралуы кискен проблемалар тудыра. Шуңа онкоурологлар мәсьәләгә игътибарны арттыруны, аны уртага салып сөйләшүне, авыруга каршы көрәшне көчәйтүне таләп итә. Әйе, бәвел-җенес органнары рагы белән авыручыларның саны елдан-ел арта. Тагын да аның яшәрүе күзәтелә. Дөньякүләм статистикага күз салсак, онкологик авырулары йөрәк-кан тамырларыныкыннан (29%) бик азга гына (23%) калыша. Шуңа күрә бу мәсьәлә игътибар үзәгеннән төшми. Үсешкән илләрдә онкологик авыруларның һәр юнәлеше буенча төгәл статистика алып барыла. Болай эшләү аларга авыруның динамикасын күзәтеп барырга, шуннан чыгып, чара күрергә һәм киләчәккә фаразлар кылырга булышлык итә. Кызганычка каршы, без бу яклап мактана алмыйбыз, чөнки Русиядә бу хакта төгәл генә мәгълүмат юк. Шулай, мәсәлән, АКШта 2000 елда бөер рагыннан 12 мең кеше үлгәнлеге билгеле булса, Русиядә бәвел-җенес органнары рагыннан үлүчеләрнең статистикасы юк. Булганының да киметеп күрсәтелүе мөмкин, дигән фикердә кайбер белгечләр. Җитдилеге белән аерылып торучы әлеге мәсьәләгә карата ни өчен безнең илдә шушындый мөнәсәбәт? Ни өчен бу юнәлешкә тиешле игътибар бирелми? Монда кем гаепле? Белорет районының “Абзаково” тау-чаңгы үзәгендә онкоурологларның V Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул “Онкоурологиянең актуаль проблемалары. Простата бизе авырулары. Урологиядә яңа технологияләр” дигән темага багышланды. Форумның әһәмиятен игътибарга алып, анда илнең төрле төбәкләреннән 200ләп галим һәм практик онкоурологлар җыелды. Алар арасында Мәскәүдән мәшһүр профессорлар Юрий Аляев, Олег Лоран, Павел Глыбочко, Олег Аполихин, Башкортстан профессорлары Вил Тимербулатов, Валентин Павлов, Германиянең баш урологы, профессор Петер Альтхаус һәм башкалар катнашты. Фәнни-гамәли конференциядә проблеманы уртага салып сөйләшү һәм тәҗрибә уртаклашу булды. Чыгышларда бик җитди темалар күтәрелде. Аларның барысы да шушы өлкәдә эшләүче тар белгечләр өчен тәгаенләнгән иде. Форум эшендә журналистлар да катнашты, һәркемгә үзен борчыган сорауларга җавап алу форсаты туды. Чыгышлар арасында галимнәр үз фикерләре белән уртаклашты.

Яман шеш — үлем карары түгел

25 мая

Сәламәтлектән дә кадерлерәк байлык юк, диләр. Дөрес тукланмау, экологик шартлар, сәламәт яшәү рәвешен кире кагу — болар барысы да төрле авыруларга китерә. Шуларның берсе — XXI гасыр афәтенә әверелгән яман шеш чире. Бу юнәлештә Республика клиник онкология диспансеры озак еллар дәвамында нәтиҗәле эш алып бара. Диспансерның баш табибы Владимир Ручкин, профессор, медицина фәннәре докторы, хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире Шамил Ганцев, сигезенче хирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы Василий Пушкарев кебек җаваплы белгечләр онкологик авыруларны җиңү өчен барлык көчен сала. Аяусыз көрәштә, статистика буенча, әле табиблар өстен була, әле мәкерле чир үзенекен итә. Күпләргә бу диагнозны ишетү үлем хөкеме белән бер. Куркыныч чирне дәвалау төрле ысуллар белән алып барыла. Шуларның берсе — нурландыру терапиясе. Күптән билгеле, әмма әһәмиятен югалтмаган ысул турында диспансерның өченче радиология бүлеге мөдире, югары категорияле белгеч, “2004 елның иң яхшы табибы” Валентина Вахитова белән әңгәмәләштек.

Башкортстан офтальмологиясе үсештә

14 мая

Уфада күз табибларының “Көнчыгыш-Көнбатыш” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Конференциядә Русиянең барлык төбәкләреннән, Германия, Австрия, Һиндстаннан килгән офтальмологлар, фармацевтика компанияләре вәкилләре, оптика, линза һәм медицина җиһазлары җитештерүче, күрүне коррекцияләү үзәкләре катнаша. Мондый форумнарның ел саен Уфада үткәрелүе очраклы түгел. Башкортстан Идел буе — Урал төбәгендә күзгә операцияләрне ясау җайга салынган, офтальмология үсеш алган республика санала. Безнең галимнәр, мәсәлән, микроскоп аша операцияләр ясау юнәлешендә юл яручылар булып тора. Бүген төбәк белгечләре яңадан-яңа казанышлары белән танылу алалар. — Фәнни-гамәли конференция чикләрендә офтальмология өлкәсендәге барлык проблемаларны да уртага салып сөйләшү, “тере хирургия” үрнәгендә тәҗрибә уртаклашу, күз авыруларын дәвалау буенча симпозиум үтәчәк. Германия галимнәре, профессорлар Грегор Сакс, Гельмут Волленсак һәм Феликс Мөхәммәтъяров күзнең челтәрле кабыгы астына субэлектрон чип кую алымы белән таныштырса, безнекеләр әлегә башкаларга билгеле булмаган алымнарны тәкъдим итәчәкләр. Форум ике як өчен дә нәтиҗәле үтәчәк, — диде Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры Мөхәррәм Бикбов конференцияне ачып. — Башкортстан офтальмохирургларының казанышлары Русия белән генә чикләнми, сезне чит илләрдә дә яхшы беләләр. Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты тәкъдим иткән алымнар Русиянең бик күп клиникаларында үзләштерелгән. Бүген офтальмологлар өстенлекле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара. Фәнне төрдәш өлкәләр белән бердәмлектә алып бару нәтиҗә бирә, — диде БР Фәннәр академиясе президенты Рамил Бәхтизин форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Дәваханәнең икенче яшьлеге

12 мая

Яңа Мораптал участок дәваханәсе районда иң өлкәннәрдән санала. Күп еллар дәвамында ул бу төбәк халкын хезмәтләндерүче төп медицина учреждениесенә әйләнә. Күмертау шәһәре төзелеп, анда һәм Ермолаево поселогында сәламәтлек саклау үзәкләре ачылганнан соң ул участок дәваханәсе сыйфатында хезмәт итә башлый һәм утыз дүрт авыл халкына урында медицина ярдәме күрсәтә. Ниндирәк итеп күрсәтә әле! Биредә авыл кешеләре өчен массажына кадәр медицина хезмәтләре оештырыла. Әлбәттә, дәваханә өлешенә бик авыр чорлар да туры килгәне билгеле. Аларны да биредә бәла-казасыз гына үткәреп җибәрәләр. 1969 елда нигез салынган бина таушалып, түшәмнәр ишелеп төшәрдәй хәлгә җиткән чакларда да медицина хезмәткәрләре фидакарьлек күрсәтеп эшләүләрен дәвам итәләр. Тегеннән-моннан акча табып түбәне яматалар, идәннәрне алыштыралар. Ахыр чиктә аларның интегүенә чик куела, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларындагы чаралар программасына кертелеп, 2006 елда дәваханә тулысынча төзекләндерелә һәм өр-яңа медицина корылмалары белән җиһазландырыла. Бүгенге көндә бу — заман таләпләренә җавап бирүче медицина учреждениесе. Дәваханәнең эче дә, тышы да ялт итеп тора. Регистратурада халыкны мөлаем йөзле кызлар каршы ала. Биредә авыруларны компьютер аша теркәү, талон бирү, мәгълүматлар базасы оештырылган. Поликлиникада елына 30 мең ярым кешене кабул итү теркәлсә, стационарда 750 авыру дәваланып чыга. Моңа өстәп 600 кеше көндезге стационарга йөри. Дәваханәнең алыштыргысыз җитәкчесе, Башкортстанның атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәҗәп Рамазан улы Юлбарисов соңгы еллардагы үзгәрешләрнең кешеләрнең сәламәтлегендә турыдан-туры чагылыш табуын билгели.

Ахыры хәерле булсын

29 апреля

Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев киңкүләм магълүмат чаралары журналистлары белән матбугат конференциясе үткәрде. Анда тармакны яңарту буенча яңа программа раслануы һәм аны тормышка ашыру буенча ясалган беренче адымнар турында сүз барды. Мәсьәләнең җитдилеген игътибарга алып, бу программаны тормышка ашыруга ил казнасыннан 460 миллиард сум бүленә. Бүгенге көндә бу иң күп финанс бүлүне таләп иткән социаль программа санала. Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин билгеләп үткәнчә, аның үтәлеше өчен һәр төбәк җитәкчесе шәхсән җавап тотачак. — Сәламәтлек саклау министрлыгы бу программаның үтәлеше өчен турыдан-туры җаваплы. Төбәк программасын югарыда тикшергәндә аның һәр пунктының законга нигезләнгәнен расларга, һәрберсе буенча аерым аңлатма бирергә туры килде. Шушы рәвешле, аларның үтәлеше контрольгә алынды, — диде Георгий Анатольевич. Яңа программага ярашлы, өч төп бурыч куела: тармакның матди-техник базасын ныгыту, яңа стандартларга күчү һәм системаны мәгълүматлаштыру. Бу максатта республика сәламәтлек саклау системасын 15 миллиард сум күләмендә финанслау каралган. — Алда торган беренче бурыч буенча шәһәр һәм авыллардагы медицина учреждениеләренең матди-техник базасын тиешле дәрәҗәгә җиткерү һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләсе өстендә эш алып барабыз. Бу уңайдан 100дән артык учреждениене, шул исәптән онкология юнәлешендәгеләрне дә, медицина җиһазлары белән өстәмә рәвештә тәэмин итү бурычы тора. Программага ярашлы, республикада тугыз медицина округы оештыру каралган. Халык медицина үзәкләрен эзләп йөрергә тиеш түгел. Киресенчә, без һәрчак әзерлек сызыгында торырга тиеш, — дип дәвам итте министр. Тармакка юнәлтелгән финанслауның 60 проценты яңа стандартларга күчүгә тотынылачак. Программаны тормышка ашыруга юнәлтелгән төп эшчәнлек тә, нигездә, шушы өлкәдә алып барылачак, чөнки шул чаралар нәтиҗәсендә бер үк вакытта медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм хезмәт хакын 15 процентка күтәрү күз уңында тотыла.

Сәламәт халык — илнең төп байлыгы

22 апреля

Хөкүмәт йортында Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов рәислегендә 2011-2012 елларга Сәламәтлек саклауны камилләштерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча иҗтимагый тыңлаулар үтте. Чарада күп кенә министрлык, ведомство, учреждение һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә аналарга һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү юллары, республикадагы муниципальара медицина үзәкләре эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Республика мотлак медицина страховкалавы фондының башкаручы директоры Алексей Меньшиков медицина ярдәмен федераль стандартларга ярашлы күрсәтүгә күчүне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Былтыр апрельдә Русия Премьер-министры Владимир Путин халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм аны һәркем файдалана алырдай итү максатында сәламәтлек саклауны камилләштерү буенча күләмле программа игълан иткән иде. Озак еллар дәвамында Русиядә сәламәтлек саклауга тиешенчә акча бүленмәде. Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы ел саен зур дефицит белән кабул ителде. Төп фондларның 50 проценттан да артыгракка тузган булуы яңа җиһазлар кертүне, расланган стандартларны тәэмин итүне катлауландыра. Тар белгечләр, авыл җирендә бигрәк тә җитешми, табибларның биштән бер өлеше — пенсия яшендәге кешеләр. 2011-2012 елларда бюджетка 460 миллиард сум акча керәчәк. Былтыр һәр төбәк сәламәтлек саклауны үстерү буенча үзенең программасын әзерләгән иде. Бу өлкәдә инвестицияләр анык бурычларны үтәүгә һәм, төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, анда яшәүчеләрнең тиешле медицина ярдәменә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтеләчәк.

Чирләргә бирешмим, дисәң

22 апреля

23-30 апрельдә республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә Иммунлаштыруның Европа атнасы үткәреләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы башлангычы традициягә әверелде һәм бу чара безнең республикада алтынчы тапкыр оештырыла. Акциянең максаты — пропаганда чаралары аша халыкка мөрәҗәгать итеп, йогышлы авыруларның нинди куркыныч янавын һәм иммунлаштыруның мөһимлеген аңлату. Бу чара прививка ясатучылар саны артуга булышлык итәчәк. Иммунлаштыру — йогышлы авыруларга каршы көрәш чарасы. Аны вакциналар ярдәмендә кисәтеп була. Әлеге көндә иммунлаштыру кешеләрнең гомерен саклап калучы төп алым булып тора. Вакцина ясауга тотынылган 1 доллар авыруны дәвалауга сарыф ителгән 10-15 долларны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Вакцинаның бәясе зур түгел, ләкин кеше сәламәтлеге һәм иминлеге өчен аның файдасы күп. Планлы иммунлаштыру кертелгәнче йогышлы авырулар балалар үлеменең төп сәбәбе булып тора, ә төрле эпидемияләр еш кабатлана иде. Вакцина препаратларын куллану чәчәк авыруын бетерергә ярдәм итте. Башкортстан 2002 елда полиомиелит очраклары теркәлмәгән территория буларак билгеләнде. Тиздән республикада эндимик кызамык та бетереләчәк. Дифтерия, столбняк, бума ютәл, кызылча, туберкулез, вируслы В гепатиты белән авыручылар саны да кимегән.

Их, яшәү рәхәт икән!

20 апреля

Участок терапевты Венера Рәхмәтуллина бүген дә эшкә башкалардан иртәрәк килде. Аның ышанычлы ярдәмчесе, шәфкать туташы Раилә Сәгадиева тагын да алдарак килгән, рецепт бланкларын, юллама кәгазьләрен һәм башка кирәк-яракны әзерләп тә куйган. — Авыруларны кабул итүне компьютерлаштыру эшебезне шактый җиңеләйтте, — ди Венера Тимергази кызы, — хәзер пациентлар регистратурада чират торып интекми. Өй телефоныннан шалтыратып, үзенә уңайлы вакытка языла һәм күрсәтелгән сәгатьтә табибка бернинди чиратсыз керә. Чирне түгел, авыруны дәваларга кирәк, ди тәҗрибәле табиблар, чөнки кеше организмы бербөтен. Шуңа табиб тәү башлап авыруның күңелендә савыгуга ышаныч тудырырга тиеш. Венера Тимергази кызы нәкъ шушы принциптан чыгып эш итә. Венера Рәхмәтуллина Благовар районының Языково авылында туып-үскән. Әнисе Рәсимә Хәмәдинур кызы — икътисадчы, әтисе Тимергази Шәриф улы машинист булып эшли. Аларның балачагы сугыш чорына туры килә. Балаларына дөрес тәрбия биреп, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтеп үстерәләр. Венера урта мәктәптән соң Уфадагы 1нче медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, башкаланың 4нче бала тудыру йортына акушерка булып урнаша. Ике ел эшләгәч, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1991 елда Венера Тимергази кызын 21нче дәваханәнең пульмонология бүлегенә эшкә тәгаенлиләр. Биредә аның сәләтле белгеч, авырулар белән яхшы мөгамәләдә булуын исәпкә алып, поликлиникага участок терапевты итеп күчерәләр. Хәзер Венера Рәхмәтуллина участогында 2000нән артык кеше, шуларның 400е — пенсионер, 270е — инвалид. Аларның барысы да участок терапевтының ихлас хәстәрлеген, даими кайгыртучанлыгын тоеп яши.

Кызыл Хач ярдәмгә ашыга

20 апреля

Иҗтимагый оешмаларны бүген нәрсә борчый?

Коммерциягә нигезләнмәгән халыкара иҗтимагый оешмаларның иң озак тарихлыларының берсе булган Кызыл Хачның Русия бүлекчәсе 1867 елда төзелә. Ул үз эшчәнлеген оешмалар, предприятиеләр һәм аерым кешеләрнең иганәләре исәбенә үз теләкләре белән килүчеләр ярдәмендә башкара. Бөтенрусия Кызыл Хач иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе Уфаның Октябрь революциясе урамында урнашкан. Аның аппаратында бары тик дүрт кеше — оешманың рәисе Юрий Симонов, шәфкатьлелек хезмәте җитәкчесе, бухгалтер һәм хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр эшли. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оешманың берәр вәкиле бар. — Кызыл Хач — бай тарихлы халыкара оешма. — ди Юрий Симонов. Без барлык кешеләргә дә, аларның нинди милләт вәкиле булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, ярдәм итәбез. Оешма табигать һәлакәтләре, хәрби бәрелешләр, су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Шулай ук янгыннан каза күрүчеләргә, торыр урыны булмаган кешеләргә, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә ярдәм итәбез. Кызыл Хач кан тапшыру оештыра, туберкулез, СПИД һәм башка авыруларны профилактикалауда катнаша. Уку йортларында, предприятиеләрдә халыкка беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәбез. Бу аеруча мөһим, чөнки юл һәлакәтләрендә каза күрүчеләр күп. Беренче ярдәм күрсәтә белмәү нәтиҗәсендә кешеләрнең гомере өзелә. Безнең оешмага һәр елны 500-900 кеше мөрәҗәгать итә, ә тоташ Башкортстан буенча якынча аларның саны 20 меңгә җитә.

Медицинага ашыгыч ярдәм кирәк

12 апреля

Сәламәтлек саклау тармагын яңарту буенча мөһим программа раслану алдында

Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән һәм шушы тема буенча фикер алышуга багышланган “түгәрәк өстәл”дә хәбәр ителде. Төбәк сәламәтлек саклау системасын 2011-2012 елларда модернизацияләү программасы тормышка ашыруга бәйле мөһим чаралар комплексын күз уңында тота. Программа проекты, Русия Хөкүмәтенең 2010 елгы (27 апрельдәге) карарына ярашлы рәвештә, “Русия Федерациясендә мотлак медицина страховкалавы турында” узган елгы 326-ФЗ санлы Федераль законга нигезләнеп эшләнде. Бүген бу документ Русиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Мотлак медицина страховкалавының федераль фондында килештерү процедурасының соңгы этапларын үтә. Аның төп максаты — халыкка күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү һәм аны һәркем бу хезмәтләрдән файдалана алырлык дәрәҗәгә җиткерү. Бу программа ике елга исәпләнә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов хәбәр итүенчә, ул 15 миллиард сум күләмендә финансланачак. Бу сумманың яртысы Мотлак медицина страховкалавы федераль фонды аша керәчәк. Республика Мотлак медицина страховкалау фонды бу максатка ике елда 5,5 миллиард сум акча тотыначак. Тагын 1,8 миллиард сумга тармак республика бюджеты исәбенә тулыланачак. — Безнең максат — шушы программага нигезләнеп, системаны Европа дәрәҗәсендәге стандартларга җиткерү. Бу уңайдан безнең алда бик җитди бурычлар куелган. Моны медицина белгечләренә генә түгел, башка структураларга да аңлап эш итәргә кирәк, аңлашылмаучанлыкның эшкә комачаулавы бар, — диде вице-премьер. Әлбәттә, мондый колачлы эшчәнлек һәр башкаручы алдына җитди бурычлар куя, җаваплылык таләп итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»