Сәламәтлек

Медицина полисларын яңарту дәвам итә

01 июля

Бүген Башкортстанда өч меңнән артык кеше мотлак медицина страховкасының яңа полисын алды. Яңа документның аерым өстенлеге бармы? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасының мотлак медицина страховкасы территориаль фонды директоры Алексей Меньшиков безнең төбәктә “Русия Федерациясендә мотлак медицина страховкасы турында” 326-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. — Закон көченә кергән көннән Мотлак медицина страховкасы территориаль фондына полисның яңа үрнәген алуга 141 мең гариза керде. 51 мең полис әзерләнә, 3336 кеше яңа документ алды да инде, — дип билгеләде Алексей Меньшиков. — Ни өчен алай аз соң? Эш шунда ки, полис “Госзнак” предприятиесендә генә җитештерелә. Аны безгә Мотлак медицина страховкасының федераль фонды җибәрә, шуңа күрә гариза тапшырганнан соң, полисны алу өчен бер ай көтәргә кирәк була. Полисның яңа үрнәкләре бөтен ил буенча 1 майдан гына бирелә башлады. Территориаль фонд директоры сүзләренә караганда, полисны һәркем алмаштыра ала. Моның өчен сезне хезмәтләндерүче страховка компаниясенә гариза язарга кирәк. Безнең күпчелегебез йөрткән иске полис 2014 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була. Яңа законга ярашлы, мотлак медицина страховкасы системасында страховкаланган кеше елга бер тапкыр страховка медицина оешмасын алмаштырырга хокуклы, шулай ук медицина оешмасын һәм табибны сайлый ала. Муниципаль оешмасын сайлауның бик катлаулы процедура булуын аңлатты Алексей Меньшиков. Моның өчен үзеңне хезмәтләндергән учреждениегә гариза язарга һәм амбулатор картаңны алырга кирәк. Иң мөһиме — страховкаланган кешегә ул күчәргә теләгән медицина учреждениесе табибы язма ризалык бирергә тиеш. Бу кайбер поликлиникага яисә табибка эләгергә теләүчеләрнең күп булу ихтималлыгына бәйле.

Балаларга “экологик чиста” экран кирәк

25 июня

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, сабыйларның 2,5 проценты төрле зәгыйфьлек, генетик үзгәрешләр белән туа. Кечкенәдән инвалид калу һәм үлем очракларының төп сәбәбе — нәселдән килүче чирләр. Бүгенге көндә генетика белгечләре, мәсәлән, Даун авыруы синдромына йөклелекнең 9-10нчы атналарында диагноз куя ала. Әлегә кадәр авыру баланың дөньяга килүе зур кайгы булып кабул ителсә, бүген исә замана методикалары иң куркыныч саналган чирләрдән дә коткарып кала. Русиянең баш педиатры Александр Баранов билгеләвенчә, илебездә сәламәт балаларның саны бары тик 5-10 процент кына тәшкил итә. Моның сәбәпләре: балалар санаторий хезмәтенең юклыгы, мәктәптәге артык нагрузка, туклануның баланслы булмавы. 90нчы елларда яшьләр арасында авыру очраклары 30 процентка артты. Аларның сәламәтлегенә икътисади үзгәрешләр тәэсир итте, чөнки бу елларда сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау кискен кимеде.

Ак халатлыларга - ак гөлләмәләр

18 июня

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан башкаланың иң күркәм биналарының берсе булган “Конгресс-холл”да республика форумына җыелды. Сәламәтлек саклау өлкәсе — республика социаль сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина котлады. — Табиблар безгә гомер бүләк итеп яши. Шундый фидакарь хезмәтегез өчен бүген минем сезгә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Үзегезгә иминлек, сабырлык, ә эшегездә уңышлар телим, — диде Зөһрә Җиһанур кызы. — Бүген миңа республика җитәкчелеге тарафыннан сезгә дәүләт бүләкләре тапшыру бурычы йөкләтелде. Мин моңа бик шат һәм бу миссияне ихлас күңелдән башкарам. Ул бер төркем хезмәт алдынгысына Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын, “Башкортстан республикасының атказанган табибы” һәм “Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” таныклыкларын тапшырды. Аннары сәхнәгә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының балаларга медицина ярдәме курсәтүне үстерү департаменты һәм иртә туган балаларга ярдәм итү хезмәте директоры урынбасары Олег Филиппов күтәрелде. Ул сәламәтлек сагында торучыларга ихлас теләкләрен җиткерде.

Коеп куйган зыялылар!

18 июня

Авыл зыялысы. Кем ул? Югары белем турындагы дипломын түр башына куеп, кергән бер кеше белән шул яккарак ишарәләп сөйләшергә яратучы ялтыравыкмы? Әллә киң даирәле белеме, алдынгы карашлары белән дөнья гаме арттыручы акыл иясеме? Ничек кенә булмасын, ул — башкаларга файда китерүдән, тормышка бер яктылык өстәүдән ямь таба белүче кешедер. Нәкъ шундыйлар белән без Кушнаренко районының Карача-Елга авылында очраштык. Ә юлга безне шул ук районның Марс авылында яшәүче Вадим Нурмөхәммәтовтан килгән хат чакырды. Ул бик җитди итеп “Срочно в номер!” дип башлана. Автор хатта Карача-Елга дәваханәсенә бик авыр хәлдә килеп кереп, савыгып, үз аяклары белән чыгып китүе турында яза һәм табиблар Римма белән Раних Ильясовларга рәхмәт белдерә. Без барганда яз белән җәй очрашканда гына була торган гаҗәеп матур, чуак көн иде. Аның яктылыгы, җылылыгы әңгәмәдәшләребезнең күз карашларына да күчә. Баксаң, алар мәктәп елларында ук бер-берсен яратып өйләнешкән пар икән. Раних абый — Тартыш авылыннан, Римма ханым — район үзәгеннән. Егет кеше мәктәпне алданрак тәмамлый һәм укырга Мәскәүгә китә. Кече яшьләрдә каты авырып, инде яшәргә өмет калмагач, аны үлем тырнагыннан йолкып алган табибә Маргарита Носкова үрнәгендә табиб буласы килә аның. Башта ул стоматологияне сайлый. Әмма беренче практикада ук ялгышканын аңлый. Укуын ташлап, башкаладан кайтып китәргә мәхәббәте дә сәбәпче була. Беренчедән, ул Риммасын сагынудан зарыга, икенчедән, кыз сайлаган медицина институтында бергә уку теләге белән яна. Бәхеткә, уртак хыяллар тормышка аша, студент елларында гаилә туа. Кызлары Лилия башта әти-әнисенең диплом алганын көтеп, соңыннан шунда ук укып чыгып, бүген инде үзе дә укытучы сыйфатында медицина университетыннан аерылганы юк.

Яшь табиблар, сез кайда?

18 июня

Тар профильле белгечләр җитмәү авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне авырлаштыра

Республиканың сәламәтлек саклау системасында авыл районнарындагы дәвалау-профилактика учреждениеләре мөһим роль уйный, чөнки нәкъ алар авыл халкын дәүләт гарантиясендә каралган сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш. — Бүгенге көндә халыкка медицина ярдәмен, район дәваханәсеннән тыш, биш авыл табиб амбулаториясе, 28 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә, — ди Ярмәкәй район дәваханәсенең баш табибы Рамил Гыйзетдинов. — Әлбәттә, оптимальләштерү сәясәте безгә дә кагылды. Ярмәкәйдәге дәваханәдә 68 койка гына калдырылды. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационарда урыннар җитмәү көнүзәк проблемага әйләнде. Шул сәбәпле, бирегә эләгү өчен авырулар чират көтәргә мәҗбүр. Районның сәламәтлек саклау системасында бүген 24 табиб хезмәт сала. Узган елга караганда, белгечләрнең саны өч кешегә кимегән. 10 мең кешегә табиблар белән тәэмин ителеш Ярмәкәйдә 13,8 процент кына тәшкил итә. Республика буенча — 37,9 процент. Ә инде белгечләр аз икән, димәк, авыл халкы дәүләт гарантиясе программасында каралган медицина ярдәмен ала алмый.

Процедуралар принцессасы

18 июня

Югары квалификацияле категориягә ия шәфкать туташлары бармак белән генә санарлык. Альмира Вәлиәхмәтова — шуларның берсе. Ул Дәүләкән үзәк район дәваханәсе поликлиникасындагы процедуралар кабинетында эшли. — Медицинаны үз һөнәрем итеп аңлы рәвештә сайладым, чөнки балачактан үземне бары тик шәфкать туташы итеп кенә күрдем. Һөнәри эшчәнлегемне, 1979 елда Салават шәһәрендәге медицина училищесын тәмамлагач, Дәүләкән районы үзәк дәваханәсенең бәби тудыру йортында яңа туган сабыйлар палатасында шәфкать туташы буларак башладым. 1995 елдан биредә эшлим, — ди Дәүләкәндә “процедуралар принцессасы” дип танылган Альмира Миңнехан кызы. Күптән түгел үткән Хезмәт даны көнендә Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов районның данлыклы шәфкать туташына хакимиятнең Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләген тапшырды. Закир Гыйзелхак улы Альмира Вәлиәхмәтованың үрнәкле хуҗабикә һәм ана булуын да рәхмәт сүзләре белән телгә алды.

Күңеле сизгер, йөрәге изге

18 июня

Сәламәтлек начарлана башласа, беренче чиратта участок табибына мөрәҗәгать итәбез. Шул исәптән мин үзем дә инде ике дистә елдан артык табибларга йөреп, аларның киңәшләрен төгәл үтәп яшим. Күп чирләрне җиңеп яшим. Дөньяда иң гуманлы һөнәр ияләре булган табибларның, аларның уң кулы булып хезмәт салучы шәфкать туташларының ярдәме-киңәшләре белән бик күпләр гомерләрен озынайта, аларга һәр көн саен күңелләреннән рәхмәт әйтеп яши. Сүз уңаенда мине дәвалаган табибларның берничәсен әйтеп үтәсем килә. Менә алар: Мәдинә Хәкимова, Зәкәрия Гыйльманова, Халидә Фатыйхова, Роза Бәдертдинова һ. б. Ә бүген мин табибә Ләйсән Ганиева кабинетында.

Кояштай елмаюлары да дәвалый

16 июня

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан “Конгресс-холл”да республика форумы үтте

Республикада, социаль сәясәтнең мөһим бурычлары буларак, халык сәламәтлеген саклауның, медицина ярдәме сыйфатын күтәрүнең һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыруның озайлы өстенлекләре билгеләнгән. Алар “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты һәм төбәк сәламәтлек саклау системасын 2011-2012 елларда модернизацияләү программасына ярашлы тормышка ашырыла. 2006 елдан эшләп килүче өстенлекле проект чикләрендә сәламәтлек саклау өлкәсенең башлангыч звеносын ныгыту, чирләрне профилактикалауны көчәйтү, халыкның медицина ярдәменең югары технологияле төрләренә ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча республикада шактый эшләр башкарылды. Бу — Хөкүмәтебезнең һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче медицина хезмәткәрләренең хәстәрлекле эш нәтиҗәсе. Һәр елдагыча, ак халатлылар быелгы һөнәри бәйрәменә дә дөнья һәм илкүләм танылуга лаек казанышлары белән килде.

“Рәхмәт, донор!” акциясе Уфада үтә

14 июня

14-18 июньдә Уфада Бөтендөнья донорлар көненә багышланган “Рәхмәт, донор!” Бөтенрусия мәгълүмат акциясе үтәчәк. Акциянең соңгы көнендә 18 июньдә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Дондагы Ростовта, Сочида һәм Уфада зур концерт программалары белән бәйрәм чаралары үтәчәк. Анда власть органнары, кан бирү станцияләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре донорлар белән аралашачак. Уфада Бөтенрусия акциясе кысаларында 14-17 июньдә “Моторлар төзүчеләр” мәдәният сарае каршында күчмә кан хәзерләү-алу пункты эшләячәк. Донорлар көн саен 10-13.00 сәгатьләрдә кабул ителәчәк. Шушы көннәрдә теләге булган һәркем Республика кан тапшыру станциясендә дә кан бирә алачак.

Югары сыйфат, заманча технологияләр

11 июня

Республика туберкулезга каршы диспансереның яңа хирургия корпусы ачылды

Туберкулезга каршы диспансер республикада бу яман чиргә каршы көрәш алып баручы иң эре медицина учреждениесе исәпләнә. Диспансер республикада 2008-2012 елларга туберкулез белән көрәшнең максатлы программасына ярашлы үз эшчәнлеген алып бара. Урыннарда аның сигез: Уфа, Белорет, Бөре, Күмертау, Салават, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләрендә һәм Приютово поселогында филиаллары эшли. Бүгенге көндә авыруларны туберкулезга каршы хезмәт карамагында булган ике меңнән артык стационар койка-урын кабул итә. Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда югары технологияле методикалар кулланыла. Билгеле булуынча, республикада туберкулезны дәвалауда уңышлар бар, авыручыларның кимүе күзәтелә. Республика хөкүмәте ярдәме белән туберкулезга каршы хезмәт даими камилләшә. Диспансерда 240 урынлык яңа хирургия корпусының ачылуы моңа ачык мисал булып тора. Ул дәвалау-профилактика эшен тагын да киңрәк җәелдереп, нәтиҗәлерәк итәчәк дип көтелә. Хирургия дәвалануын үтәргә тиешле авырулар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Ул заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Кичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов яңа ачылган хирургия корпусы һәм андагы шартлар белән танышып чыкканнан соң диспансер коллективы белән очрашты. Ул аларга биредәге шартлар белән канәгать булуын белдерде. Фтизиатрлар белән очрашу вакытында ул тармак алдында торган модернизациягә бәйле бурычлар, бу җәһәттән килеп туган проблемалар, экологик хәлнең торышы турында сөйләде. Президент, шулай ук, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чараларга тукталды. — Шушы көннәрдә үткән РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында сүз экологияне саклауга багышланды. Билгеле булуынча, экология һәм сәламәтлек берсе-берсеннән аерылгысыз. Шуңа күрә “Химпром” кебек предприятиеләрнең табигатькә китергән зыяны һәм аларны бетерүгә юнәлтелгән чаралар турында сүз йөрткәндә без иң тәүдә халыкның сәламәтлеге турында уйлыйбыз. Республикада санатор-курорт дәвалау, туберкулез, үпкә авыруларын реабилитацияләү юнәлешендәге эшчәнлекне җәелдерергә кирәк, — дип билгеләп үтте Рөстәм Хәмитов. Санатор-курорт дәвалау системасына кагылып, ул кымыз белән дәвалауның өстенлекләрен, аның безнең шартлар өчен аеруча тәңгәл килүен, “кымыз авыллары” кебек дәвалау-ял итү урыннары оештыру кирәклеген билгеләп үтте. Арытаба Рөстәм Хәмитов мондый эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләрнең барлыгын, аларга ярдәм күрсәтергә, бу эшкә җәмәгатьчелекне, эшкуарларны активрак җәлеп итәргә кирәклеген сызык өстенә алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»