Сәламәтлек

Сәламәтлек сагында кем торыр?

10 августа

Кеше медицина ярдәменнән башка яши аламы? Мөгаен, бу сорау күпләр өчен сәер һәм урынсыз тоелыр. Тик авыл кешесе өчен түгел. Техник үсеш һәм югары технологияләрне үзләштерү заманында яшәсәк тә, авыл кешесе бүген, кызганычка каршы, медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә ала алмый интегә. Тармактагы җитешсезлекләр үз чиратында җәмгыятьтә төрле каршылыклар тудыра. Әйе, авылларның язмышы анда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты, кибет, почта бүлекчәсе кебек социаль әһәмиятле объектларның булу-булмавына бәйле. Фельдшер-акушерлык пунктлары, гади тел белән әйткәндә — медпунктлар бу уңайдан аерым урын алып тора. Чөнки кеше бу дөньяга ак халатлыларның җылы карашы астында туа һәм гомер буе аларның игътибарына ихтыяҗ кичереп яши. Ә торак пунктта медпункт юк яисә ул эшләми, булганы да исем өчен генә саклана икән, моны медицина хезмәтләндерүе дип әйтергә, әлбәттә, тел дә әйләнми. Бүгенге көндә республикада булган 2154 ФАПның 580е нәкъ шушындый көн кичерүе сер түгел. Үзгәртеп кору елларында тармакка, авыл халкы сәламәтлегенә карата туган мөнәсәбәт бүген үзенең ачы җимешләрен шушы рәвешле бирә. Авылда яшәүче 40 процент халыкның медицина ярдәменә ихтыяҗын санга сукмый, хәлне тиешенчә бәяләми, фельдшер-акушерлык пунктларын ябып, халыкны дарусыз, фельдшерсыз калдырып барыбер әллә ни алга китеп булмады. Бу җәһәттән, алар район дәваханәләренә мөрәҗәгать итә ала, анда барлык медицина хезмәтләре күрсәтелә, диючеләр табылыр. Тик беренче медицина ярдәмен чирле килеш утыз-кырык-илле чакрымда урнашкан медицина үзәгенә йөреп алырга бер кеше дә шәт риза булмас, дип уйлыйм.

Мәктәпсез авыл сүнә, медицинасыз - үлә

10 августа

Теләк булгач, Әлшәй районының 50 йортлы Югары Әврез авылында медицина пункты ачу мөмкинлеге табалар. Кызганычка каршы, бик күп урыннарда бүген аларның булганнарын да ябалар яисә ябарга торалар

Күрше авылларга йөреп уку безнең хәерчелектән чыгалмаган илебез өчен бервакытта да яңалык булмады. Миңа һөнәрем буенча төрле буын кешеләре белән очрашырга туры килә. Күпләре бик зур авырлык белән укып, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр. — Урта белемне күрше авылга җәяү йөреп алдык — ул чакта кая инде ул бүгенге кебек махсус “Мәктәп автобуслары”, кышын торыр өчен интернаты да юк иде. Фатирга төшеп укып яттык. Уку җиңел бирелмәде безгә! — дип искә ала күпләре мәктәп елларын. Әмма берсенең дә “беренче”гә башка авылга бардым, дигәнен хәтерләмим. Чөнки башлангыч мәктәбе булмаган авыл юк иде диярлек. “Авылны бетерим дисәң, мәктәбен яп!” дип юкка әйтмәгәннәр. Бүген башлангыч мәктәпсез авыллар бихисап. Күпләре сүнүгә бара. Әле ярый, шул “Мәктәп автобусы” дигәннәре килеп чыкты. Ата-ана өчен зур мәшәкать, көндәлек хафа булса да, балаңны укыту мөмкинлеге бар. Шуңа күрә башлангыч мәктәпсез яшәп тә булган кебек. Ә менә башлангыч медицина ярдәме булмаса, нишләргә? Ятып үләргә генә кала түгелме соң?!

Халыкка иң якыны алар

10 августа

Соңгы елларда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе зур гына үзгәрешләр кичерә. Аларга этәргечне “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты бирде. Финанслауның артуы нәтиҗәсендә яңа дәваханәләр сафка баса, медицинага алдынгы технологияләр килә. Мондый уңай үзгәрешләр янәшәсендә авыл медицинасы, сүз дә юк , күләгәдә калган кебек. Бу урында, иң беренче чиратта, авыл фельдшер-акушерлык пунктлары күз уңында тотыла. Алардагы җиһазларны гына түгел, бәлки дәвалау дәрәҗәсен дә шәһәр һәм район дәваханәләренеке белән чагыштыру авыр. Шуңа да үзеннән-үзе сорау туа — бүгенге шартларда авылдагы мондый медпунктлар кирәкме? Әлеге көнүзәк сорауга җавапны Благовар районы мисалында эзләп карадык. Языково үзәк район дәваханәсе баш табибы Марат Вәлиев — халык сәламәтлеген саклауга гомерен багышлаган кеше. Шуңа да аның, тәҗрибәле белгеч буларак, медицина хезмәтләре күрсәтүдә фельдшер-акушерлык пунктларының өлешен югары бәяләве гаҗәп түгел. — Районыбызда 26 мең кеше яши, шуның 52 процентына даими медицина ярдәме күрсәтү ФАПлар өлешенә туры килә,— диде ул. — Әйе, аларның күпчелегенең матди-техник базасы заман таләпләренә җавап бирми, алдынгы технологияләр дә авыл медпунктына соңрак ирешә. Әмма бүген ФАПларны бетерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Киресенчә, аларны медицина ярдәме күрсәтү стандартларына тәңгәл дәрәҗәгә китерү, заманча җиһазлар, препаратлар белән тәэмин итү, үз эшенең остасы булган белгечләр туплау таләп ителә. Баш табиб буларак, шәхсән үзем эшчәнлекне нәкъ шушы юнәлештә алып барам.

Ак халатлы чәчәкләр

20 июля

Була шундый кешеләр, алар яшьли сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе әлеге өлкәдә фидакарь хезмәт итәләр. Сайлаган һөнәрләре алар өчен сулар һавага әверелә. Сүзем, барлык гомерләрен кешеләрне үлем тырнагыннан коткарып калуга багышлаган медицина хезмәткәрләре, өч бертуган Лилия, Алия һәм Тәнзилә апалар турында. Алар Салават районының гүзәл табигатьле Лаклы авылында туып үскәннәр. Туган авылларындагы урта мәктәпне тәмамлагач, өчесе дә бер-бер артлы Аргаяш медицина училищесын тәмамлап чыгалар. Лилия Ансар кызы Фәхретдинова менә инде ничә еллар Лаклы амбулаториясенең процедуралар кабинетында шәфкать туташы булып эшли (эш стажы 33 елдан артык). Алия Ансар кызы Гыйльметдинова шушы ук амбулаториянең физиотерапия кабинетында шәфкать туташы булып хезмәт сала (эш стажы 30 ел). Тәнзилә Ансар кызы Бикмөхәммәтова исә, Чиләбе өлкәсенең Түбәләс авылында фельдшер булып эшли (эш стажы 29 ел). Эшләренә һәрвакыт җаваплы караучы ханымнар белемнәрен даими камилләштереп торалар. Кешеләрне ихлас хөрмәт итүләре, ярдәмгә ашыгулары, үз эшләрен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарулары белән алар халыкның ихтирамын яуладылар.

Пациентларның 40% - балалар. Бу сан уйланырга мәҗбүр итмиме?

15 июля

Уфаның 18нче клиник дәваханәсе табиблары батырлык үрнәкләре күрсәтеп эшли

Тән пешүләреннән дәвалаучы үзәкне республикада белмәгән кеше юктыр. Аның даны үзебездә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә киң таралган. Гомерләре кыл өстендә булган авыруларны бирегә ашыгыч ярдәм машиналарында да, санитар авиация юлы белән дә китерәләр. Дәваханәдә тәүлек эчендә 70ләп авыруны кабул итәләр. Табибларның шәфкатьле куллары ел әйләнәсенә 14-15 меңләп кешегә ярдәм итә. — Бүгенге көндә дәваханә — иң яңа медицина җиһазлары белән коралландырылган күппрофильле дәвалау-профилактика учреждениесе. Дәваханәнең стационары 630 койка-урынга исәпләнгән, — ди абруйлы дәвалау учреждениесенең баш табибы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Азат Мөхәммәтҗанов. — Биредә тән пешүләреннән дәвалау бүлегеннән тыш хирургия, травматология, кардиология, реанимация, функциональ диагностика, рентгенодиагностика, гинекология, терапия бүлекләре урнашкан. Дәваханәгә өч поликлиника карый. Бездә Башкортстан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе, ашыгыч медицина ярдәме һәм термик җәрәхәтләр кафедралары эшли. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чикләрендә дәваханәнең матди-техник базасы тагын да ныгытылып, бүлекләргә кыйммәтле диагностик җиһазлар кайтартылды. Бу бигрәк тә беренчел амбулатор-поликлиник звеноның куәтләнүендә чагылыш тапты. Гомумдәүләт проекты дәваханәгә яңа юнәлешләрне үстерергә этәргеч бирде. Шушы рәвешле ясалма буынтыклар кую буенча югары технологик операцияләргә юл ачылды, кардиология бүлегендә өстәмә 30 койка-урын булдырылды, инсульт кичерүчеләрне һәм баш миендә кан әйләнеше бозылган авыруларны дәвалау өчен 60 урынлык беренчел кан тамырлары бүлеге ачылды. Тармакны модернизацияләү программасына ярашлы бүген бу бүлекләрне тагын да камилләштерү, анда федераль стандартлар кертү буенча колачлы эшчәнлек алып барыла.

Отабызмы, отылабызмы?

12 июля

Быел Русиядә сәламәтлек саклау системасын тамырдан үзгәртеп кору эше башланды. Бу уңайдан, тармакның иң мөһим булган, өстенлекле юнәлешләре сайлап алынды. Реформа барышында республиканың медицина өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерәчәк, тармакны модернизацияләүгә бүленгән 460 миллиард сумның, Башкортстанга тәгаенләнгән 16 миллиардка якыны нинди максатта тотынылачак, яңа эш тәртибе медицина хезмәткәрләренең эш хакында чагылыш табачакмы? Бу һәм шуңа бәйле башка сораулар бүген бик күпләрне кызыксындыра. Әйе, сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп кору турында ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр. Колачлы эшләрне үз эченә алган программага ярашлы ике ел эчендә безнең медицина өлкәсендә моңа кадәр булмаган үзгәрешләр көтелә. Мәсьәләнең җитдилеген әлеге программаны тормышка ашыруга юнәлтелгән финанслауның 15 миллиард 467 миллион 188 мең сум күләмендә бүленүе күрсәтеп тора. Бу җәһәттән, медицинаның кайсы өстенлекле тармаклары сайлап алынган һәм андагы нинди җитешсезлекләрне бетерү күз уңында тотыла, дигән сораулар туа. Тармакны үзгәртеп кору программасына ярашлы иң тәүдә аның матди-техник базасын ныгыту каралган. Бу җәһәттән 4 миллиард 392 миллион 664,96 мең сум күләмендәге средстволар 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт үткәрүгә һәм тагын 117сен яңа медицина җиһазлары һәм автотранспорт белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк дип көтелә. Тагын бер мөһим өлкә мәгълүматларны үзәкләштерү, ягъни кәгазь документларны электрон форматка күчерүгә бәйле. Бүген бу юнәлештә күпмедер дәрәҗәдә эш бара-баруын. Арытабан аны камилләштерү, янә бер баскычка күтәрү бурычы куелган. Бу эшкә тагын 546 миллион 237, 5 мең сум күләмендә акча юнәлтү каралган.

Ак юл сезгә, яшьләр!

12 июля

Шушы көннәрдә башкаланың Яшьләр мәдәният сарае танымаслык булып үзгәрде. Бәйрәмчә бизәлгән мәдәният учагында Башкортстан дәүләт медицина университетының чыгарылыш кичәсе үтте. Уку йорты сәламәтлек саклау системасына һәрвакыттагыча кирәкле булган 900гә якын югары белемле яшь белгеч әзерләп чыгарды. Университет дипломын алган белгечләр Гиппократ анты биреп, кешеләрнең сәламәтлекләрен саклаучылар сафына басты. Аларның яртысын бүгеннән үк район тәгаенләнешендәге дәваханәләрдә эш урыннары көтә. Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар арасында чит ил вәкилләре дә бар.

Төп таләп - гадел булу

12 июля

1975 елның июнь кичен Назиф бүгенгедәй яхшы хәтерли. Урта мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алган көн иде ул. — Я, улым, — диде Ганиф ага улының күзләренә туп-туры карап, — ары таба планнарың ничек? — Укырга инде, әткәй, укырга, — диде егет. — Кем булырга икәнлегеңне ныклап уйлап бетердеңме соң? — дип төпченүен дәвам итте ата. — Әлбәттә. Хыялым — табиб булу. Ике арадагы әңгәмәне тыңлап торган Фәйхүнә апа улының “табиб булырга иде исәп” дигән сүзләрен ишеткәч, шатлыгыннан үзен кая куярга белмәде. — Бәләкәйдән үк тәүфыйклы, кешеләргә ярдәмчел бала булып үстең, — дип сүзгә кушылды ана, улының аркасыннан сөеп, — сине мин башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. — Чыкмаган кояшка кызынырга иртәрәк түгелме икән, әни? — диде Назиф бераз гына икеләнгән кыяфәттә, — ни әйтсәң дә, дүрт имтихан тапшырасы бар бит әле. — Аллаһы боерса, кояшы да чыгар, имтиханнарны да уңышлы тапшырырсың, — диде ана зур ышаныч белән. Икенче көнне, ата-ана фатихасын алып, Назиф автобуста Уфага, медицина институтына юл тотты.

Йөз яшендә яшәргән шифаханә

07 июля

Русиядә тарихы һәм зурлыгы яклап тиңе булмаган Шафран шифаханәсе икенче яшьлеген кичерә: соңгы берничә ел эчендә аның төп дәвалау корпусларына заманча ремонт үткәрелде. — Заманча яшәргә омтылу хисен бездә бик яшьли фаҗигале рәвештә һәлак булган баш табибыбыз Руслан Хәйруллин уятты — тәүге зур төзекләндерү адымнарын нәкъ ул башлады. Безгә аның башлангычларын дәвам иттерәсе генә калды, — дип үзенә кадәр әлеге Бөтенрусия шифаханәсен җитәкләгән кешенең казанышларын хөрмәт белән телгә ала Шафран курортының бүгенге баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Галим Ибраһимов. Галим Хәкимҗан улының аерым горурлыгы — быел капиталь ремонттан соң сафка кертелгән поликлиника бинасы. Көненә 250 авыруны кабул итәргә сәләтле поликлиникада 30дан артык кеше эшли. — Эш шартларының бу кадәр уңайлылануына, кабинетларның заманча матур булуына, дәваланучыларның яхшы кәефенә куанып бетәлмибез. Курорт җитәкчелегенә, ремонт эшләренә тиешле чыгымнарны бүлгән идарәбезгә, осталарга зур рәхмәт! — ди шифаханәнең баш шәфкать туташы Евгения Широкова.

“Больничный” кәгазьләре яңартыла

06 июля

Социаль страховка фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсендә дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табиблары катнашлыгында вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазенең яңа төрен кулланышка кертүгә багышланган ведомствоара киңәшмә үтте. Анда республика һәм Уфа шәһәре медицина учреждениеләренең 300гә якын вәкиле килгән иде. Алар эшкә яраксызлык кәгазьләрен тутыруның яңа кагыйдәләре, документ үрнәге белән танышты, иске үрнәктәге бланкларны тапшыру тәртибе турында аңлатма алды. Бүлекчә җитәкчесе М. Латыйпов эшкә яраксызлык кәгазьләренең яңа төренең 1 июльдән кертелүен әйтте. Киңәшмә эшендә “Росздравнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең медицина эшчәнлеге өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлеге начальнигы Н. Армянинова, Сәламәтлек саклау министрлыгының халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Н. Газизова һәм Уфа шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгече Л. Әхмәтова катнаштылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»