Сәламәтлек

Ул чакырмыйча килә

19 ноября

Кешеләр шулай хәлсезләнгәнме, вируслар усалланганмы, аңламассың инде, салкын җилләр исә башладымы, тирә-яктагылар төчкерергә, ютәлләргә керешә, күпләрнең тамаклары карлыга башлый. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, кеше гомеренең 10 проценты грипп һәм сулыш юллары авырулары белән көрәшкә китә, имеш. Менә быелгы салкын чорга да кердек. Гриппны чакырып китермәсәк тә, эпидемия кышкы айларда килер дип фаразлана. Быел да гриппның А(H1N1), А, В төркеме вируслары өстенлек итүе мөмкин. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, көзнең беренче аенда ук Русиядә йогышлы авырулар үсеше күзәтелгән. Кайбер төбәкләрдә ул 88 процент тәшкил иткән. Белгечләр моны уку елы башлану һәм һаваның салкын һәм дымлы торуы белән аңлата. Башкала хакимиятенең сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Афзалетдинова әйтүенчә, республикада августтан башлап көндәлек күзәтү алып барыла. Соңгы мәгълүматлар буенча, Уфада грипп белән авыручылар әлегә юк. Шулай да 20 меңгә якын кеше ОРВИ белән авырып өлгергән. Бу, узган елгы шушы чорга караганда, 9 процентка күбрәк. Грипп дөньяда бүген җитди проблемага әверелгән. ВОЗ мәгълүматлары буенча җир шарында ел саен ОРВИ белән һәр өченче кеше чирләп ала. Башка йогышлы чирләргә караганда, ОРВИ икътисади югалтулар зуррак булуы белән аерылып тора. Аннан күрелгән зыян 2,5-3,4 миллиард сум белән исәпләнә. Барлык чирләрдән һәм имгәнүләрдән эшкә сәләтлелекне югалтуның дүрттән бере ОРВИ өлешенә туры килә. Бу авыру пациентның яшәү сыйфатында ачык чагылыш таба. Белгечләр фикеренчә, мондый чакта кешенең хәле үпкә һәм йөрәк ишемиясенекенә караганда да мөшкелрәк була икән.

Шәфкать туташлары тәрбиясендә

19 ноября

Кичтән күрше койкадагы авыру белән тормыш хәлләре, үтеп барган гомер, яшәү мәгънәсе турындагы уй-фикерләребезне уртаклашып, байтак сөйләшеп яткан идек. — Аллаһыга мең шөкерләр булсын, — диде ул, сөйләшүебезгә йомгак ясагандай, — җитмешебезне дә түгәрәкләдек. Оныкларыбызның да шат авазларын ишетергә насыйп булды. Инде калган гомерләребезне дә хәерле кылсаң иде. Ятар алдыннан шәфкать туташы биргән дүрт дару төймәсен капкач, йоклап киткәнебезне дә сизми калдык. Әмма төн урталарында әлеге күршемнең авыртынудан ыңгырашуына, буылып-буылып ютәлләвенә, өзлексез очкылык тотуына уянып киттем. Бәхеткә, кизүдәге шәфкать туташы үз урынында иде. Барып әйтүем белән ул килеп җитте һәм, беренче ярдәмне күрсәтеп, кизүдәге табибка шалтыратты. Анысы да озак көттермәде. Уколлар һәм кислород мендәре ярдәмендә авыруны берникадәр тынычландырды. Ләкин өянәк тиз генә бирешмәде, бер-ике минуттан соң тагын башланды. Янә кислород мендәре һәм уколлар бирде. Бу процедураларны берничә мәртәбә кабатларга туры килде. Ниһаять, авыру җиңел сулыш ала башлады.

Диагностика үзәгенә ихтыяҗ зур

15 ноября

11 ноябрьдә күкрәк бизләре яман шешенә вакытында диагноз кую максатында Башкортстанда Хатын-кызлар сәламәтлеген диагностикалау үзәген ачу мәсьәләсе буенча Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә киңәшмә үтте. Анда бу үзәкне урнаштыру вариантлары каралды. Узган ел азагында Русия Президентының хатыны Светлана Медведева илебездә мондый үзәкләрне булдыру башлангычы белән чыккан иде. Беренче үзәкне 15 декабрьдә Санкт-Петербургта ачу планлаштырыла. Бу үзәкне Уфада да ачарга ниятлиләр, чөнки хатын-кызлардагы яман шешләр арасында күкрәк бизе яман шеше республикада беренче урында килә, аларның 40 процентына соңгы стадиядә генә диагноз куела. Моннан тыш, Башкортстандагы онкология диспансеры илебездә иң зурлардан исәпләнә, анда югары квалификацияле кадрлар эшли, яман шешкә каршы фонд бар. Республика онкологлары Русия Медицина фәннәре академиясенең Физиология институты, АКШның Яман шеш дәүләт институты, Швециянең Иммунология институты белгечләре белән берлектә күкрәк бизе яман шешенә вакытында диагноз кую буенча лаборатор тестлар әзерләде.

Республика Советы утырышына әзерлек бара

05 ноября

Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Республика Советының күчмә утырышына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Анда оештыру комитеты, редакция коллегиясе, эшче төркем әгъзалары катнашты. Киңәшмәдә бүленгән акчаларны үзләштерү, сәламәтлек саклау объектлары төзелеше һәм аларны реконструкцияләү мәсьәләләре, Дуван, Балакатай, Кыйгы, Мәчетле һәм Салават районнарында үтәчәк күчмә утырышның маршруты каралды. Дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре һәм хакимият башлыклары катнашлыгында үтәчәк “түгәрәк өстәл”ләр эшен оештыру мәсьәләсе дә тикшерелде. Күчмә утырыш эмблемасы проекты, “Башкортстан — сәламәтлек территориясе” журналының махсус чыгарылышы үрнәге һәм районнарның буклетлары тәкъдим ителде.

Уфа табибларны берләштерә

28 октября

Кичә башкалада VI Бөтенрусия медицина форумы ачылды

Форумда Идел буе федераль округы субъектларының депутатлары, сәламәтлек саклау системасына идарә итү органнарының, медицина учреждениеләренең һәм страховка компанияләренең җитәкчеләре, идарә итү органнарының баш белгечләре һәм табиблар катнаша. Дәрәҗәле форумның төп максаты — сәламәтлек саклау тармагына медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән иң уңайлы оештыру-методологик үрнәкләрне, югары технологияләрне кертү һәм медицина хезмәткәрләрен, закон чыгаручыларны, башкарма власть органнары вәкилләрен һәм гражданнар җәмгыяте структураларын яңа шартларга яраклаштырып берләштерү. Форум Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең “Медик” мәдәният сараенда үз эшен башлады. Пленар утырышны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов ачты һәм форумда катнашучыларның игътибарын төбәк медицина тармагын модернизацияләүгә йөз тоткан эшчәнлеккә юнәлтте. Билгеле программага ярашлы тармакка бюджеттан 14 миллиард сумга якын акча керүен, югары технологияләр белән тәэмин ителешнең 80 процентка якынлашуын һәм медицина кадрлары мәсьәләсе өстендә эшчәнлек алып барылуын билгеләп, шуңа юнәлтелгән “Земство докторы” проекты белән таныштырып үтте. Бөтенрусия медицина хезмәткәрләре берләшмәсе рәисе, профессор Георгий Новиков тармак җәмәгать оешмаларының роле, аларның соңгы еллардагы эшчәнлеге, аның нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында сөйләде.

Үпкә чирлеләр ни өчен арта?

27 октября

Уфада ачылган тын юллары авырулары буенча XXI конгресста җитди мәсьәләләр күтәрелде

Үпкә һәм сулыш алу юллары авырулары белән бәйле хәл дөнья халыкларын күптән хафага сала. Дөньякүләм статистика бүгенге көндә бер миллиард кешенең үпкә һәм тын юллары авыруы белән интегүен күрсәтә. Русиядә 4 миллион кешедә бронхиаль астма, 7 миллионда – хроник үпкә авыруы, 80 меңдә – туберкулез, шулкадәр үк — үпкә рагы, тагын 80 мең кешедә үпкәдә башка төр тайпылышлар булуы күзәтелә. Мәсьәләнең җитдилеген һәм аңа карата җәмәгатьчелекнең игътибары артуын конгрессның составы, анда мең ярымга якын белгеч, шул исәптән Америка Кушма Штатлары, Германия һәм Франция кебек үсешкән илләрнең танылган галимнәре катнашуы ачык сөйли. — Чыгымнар зур, алар елдан-ел арта, яхшы җиһазлар сатып алына, бу тармакка барлык көчне салабыз, дип әйтергә мөмкин, ә күрсәткечләр бер дә яхшырмый. Бәлки исәп-хисапта төгәлсезлек бардыр. Мине, галим буларак, чыгымнар һәм нәтиҗәләрнең тәңгәл килмәү мәсьәләсе кызыксындыра, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов конгресста катнашучылар алдында чыгыш ясаганда. Президентны, шулай ук, Башкортстанда сәнәгать җитештерү предприятиеләре белән танылган Салават һәм Стәрлетамак кебек шәһәрләргә караганда авыл җирендә авыручыларның күбрәк булуы, ә табигате белән саф саналучы кайбер районнарда шуңа бәйле үлем очракларының 7 тапкырга артып китүе аеруча сагайтты. Конгресста катнашучы галимнәр шушы мәсьәләләргә игътибарны тагын да арттырыр һәм якын арада ачыклык кертер дигән ышаныч белдерде республика Президенты. Конгресста катнашучы Русия Медицина фәннәре академиясе академигы, баш пульмонолог Александр Чучалин Бердәм Милләтләр Оешмасының генераль резолюциясендә дә бу мәсьәләнең күтәрелүе, әлеге вакытта 110 илдә моның өстендә җитди эшчәнлек алып барылуы турында билгеләп үтте. Авыручылар санын арттыруга китергән сәбәпләр турында сөйләгәндә ул беренче урынга тәмәке тарту гадәтен чыгарды. Бу бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар өчен хәвефле, чөнки тәмәке тартуны дәвам иткән очракта, 30 яшькә аларның үпкәләре эштән чыгып беткән була инде. Пневмония авыруы грипп кебек вируслы чирләр белән аралашып барганда да тын юлларына зур зыян килүе ихтимал, диде атаклы галим.

Ана һәм бала сәламәтлеге хакына

06 октября

Мәскәүдә XII Бөтенрусия “Ана һәм сабый” фәнни форумы үтте. Гинекология, акушерлык һәм неонатология өлкәсендәге махсуслашкан иң эре проектларның берсе булган бу чарада Русия төбәкләренең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре, Дәүләт думасы депутатлары, федераль власть органнары һәм Русия Федерациясе субъектларының Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре катнашты. Форумда Дәүләт думасы депутаты, Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева сәламәтлек саклауны модернизацияләүнең хокукый нигезләрен, ана һәм баланың сәламәтлеген саклау системасын үстерү перспективалары турында доклад белән чыгыш ясады. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Рәлидә Шакирова “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү. Акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү юллары” дип аталган секция утырышында республикада перинаталь скринингны үзләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Башкортстан вәкилләре форумда аналар һәм балаларны саклау хезмәте эше тәҗрибәсе белән уртаклашты, төбәктә сәламәтлек саклауны модернизацияләү барышы белән таныштырды. Бала тудыру яшендәге хатын-кызларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, үсмерләрнең сәламәтлеге торышы, йөкле хатыннарга һәм яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең күпбаскычлы системасын исәпкә алып, бала тудыруга ярдәм күрсәтү хезмәтен камилләштерү, акушерлыкка һәм гинекологиягә инновацион технологияләр кертү форумда каралган төп мәсьәләләр булды. Чарада катнашучылар Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде, демографик проблемалар өлкәсендәге фикерләр белән алмашты, аналарның һәм сабыйларның үлемен киметү бурычы, абортларны кисәтү аспекты турында сөйләште, илебез халкына акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтүне арытаба камилләштерү перспективаларын билгеләде.

Бу тынгысыз йөрәккә ни җитми?

29 сентября

Заманча технологияләр ярдәмендә республикада могҗизага тиң операцияләр ясала. Тик бу гына аз

Югары медицина технологияләре чын мәгънәсендә могҗизалар эшләргә сәләтле. Алар ярдәмендә табиблар бихисап кешеләрнең гомерен озайта, кыл өстендә булганнарын да аякка бастыра. Кызганычка каршы, әлегә мондый клиникалар күп түгел. Аларының да мөмкинлекләре чикләнгән. Шушындый клиникаларның берсе — Республика кардиология диспансерында гына бер ел эчендә ике мең ярымнан артык кешегә, шул исәптән балаларга да, югары технологияле операцияләр ясала. Тик табиблар нинди генә могҗизалар кылмасын, йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда иң таралганы һәм кеше гомере өчен иң куркынычы булып кала. Ни өчен йөрәк-кан тамырлары авырулары һаман арта, аларны кисәтү буенча нинди чаралар күрелә, төбәктә бу җәһәттән нинди эшләр башкарыла? Диспансерның баш табибы Ирина Марсил кызы Карамова белән чираттагы очрашу шушы һәм башка бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итте. Әлбәттә, бу хәл бүген генә килеп чыкмаган. Шуңа моны яхшырак аңлау өчен мәсьәләгә төптәнрәк карарга кирәк. Алдынгы илләрдә медицинада югары технологик үсеш 20-25 ел элек күзәтелсә, пычаксыз беренче операцияләр анда 70-80нче елларда ук ясала. Шулай булуга карамастан, ул елларда бу илләрдә авыру чигенергә уйламый да, киресенчә, үсешә генә. Ә бездә ул вакытта технологик үсеш артта калган хәлдә дә йөрәк чирлеләр чагыштырмача аз була. Сәбәбе — профилактик чараларның һәм диагностикалау эшенең яхшы куелуында. Чит ил табиблары моны тиз эләктереп ала һәм авыруны кисәтү буенча эш башлап җибәрә. Шушы ике юнәлешне дә бертигез үстерүгә ирешкән илләрдә бүген тотрыклылык күзәтелә. Ә без үзгәртеп корулар чорында булганны да кулдан ычкындырып, бүген килеп мәсьәләне яңабаштан хәл итәргә мәҗбүрбез.

Медицинабыз кайчан савыгыр?

16 сентября

Халыкка дәүләт тарафыннан гарантияләнгән медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтелерме, дәваханәләр дөнья стандартларына тәңгәлләштерелерме, чиратлар бетәрме, медицинада коррупциягә чик куелырмы, тармак кадрлар белән тәэмин ителерме, аларның хезмәт хакы күтәрелерме, дигән һәм башка бик күп сораулар борчый бүген кешеләрне. Чөнки монда үзәктә һәркем өчен иң мөһим булган сәламәтлек турында сүз бара. Әлбәттә, медицинага хас проблемалар бүген килеп кенә өскә калкып чыкмаган. Бу хәл, билгеле булуынча, үзгәртеп корулар башланганнан бирле дәвам итә. Ике дистә елдан артык вакыт дәвамында тармакка тиешле игътибар бирелмәгәнгә, ниндидер аерым казанышларны исәпкә алмаганда, андагы проблемалар буа буарлык. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау өлкәсе үзе дә ике аякка аксый башлады. Ә бу, медицина термины кулланып әйткәндә, кичектергесез рәвештә оператив чара күрүне таләп итә. Бу чара – тармакны нигезеннән яңарту, ягъни модернизацияләү дип атала. Билгеле булуынча, аның 2011-2012 елларга исәп тоткан программасы кабул ителде һәм бу максатта финанслар бүленде. Октябрьдә Русия Дәүләт думасында “Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” яңа закон кабул ителергә тиеш. Ул үз көченә керү белән тармакны яңарту буенча эшчәнлек законга ярашлы рәвештә башкарылачак. Әлеге вакытта моңа әзерлек эшләре алып барыла. Халык кына түгел, барлык медицина җәмәгатьчелеге дүрт күз белән көткән тармакны яңарту эшләре, ниһаять, үзенең югары ноктасына җитеп килә. Шушы көннәрдә республиканың сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев журналистларны алар белән җентекләп таныштырды.

Халык сәламәтлеге - авыл ныклыгы

11 августа

Чишмә районы Келәш авылының фельдшер-акушерлык пункты Келәш, Акманай, Боголюбовка авылларын үз карамагына алып, 600дән артык кешене хезмәтләндерә. Пунктның бинасы 1989 елда төзелгән. Биредә авыруларны кабул итү һәм процедуралар үткәрә торган махсус бүлмәләр бар. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Розалия Кәримова һәм аның ярдәмчесе — санитарка Альбина Низаметдинова мөрәҗәгать итүче һәр кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтәләр. Розалия Кәримова, махсус белем алгач, берничә ел Уфа шәһәренең БДМУ клиникасында эшли, ә 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Келәш фельдшер-акушерлык пунктында үз вазыйфасын үти. Розалия Кәримова әйтүенчә, пунктка күбесенчә олы яшьтәге авыл халкы күтәренке кан басымына зарланып, ә балалар салкын тию аркасында мөрәҗәгать итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»