Сәламәтлек

Исеме “татлы” булса да

24 января

Шикәр диабеты СПИДтан уздырып җибәргән

Чир, әгәр аны дәвалауга игътибар кимесә, аза башлый. Шикәр диабеты да соңгы елларда көчле һөҗүмгә күчте — үзе йогышлы булмаса да, барлык җир шарына таралды. Коточкыч хәл: диабет бүген бер тәүлек эчендә җир шарында 10 мең кешене үзенең корбанына әйләндерә. Дөньяда бүген — 336 миллион, Русиядә — 3 миллион, Башкортстанда 75 мең кеше инсулин ярдәмендә генә тулыканлы тормыш алып бара. Бу авыруның шушындый тизлек белән таралуына ни-нәрсәләр сәбәпче булган соң? Авыруга каршы көрәштә нинди чаралар кулланыла? Бу җәһәттән шушы чир белән көрәшкә 50 елдан артык гомерен биргән һәм бүген 90 яшьлек үрен яуларга җыенган яхшы танышыбыз, өлкән хезмәттәшебез һәм хөрмәтле ветераныбыз Заһир абыйның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итик. (Ул исемен үзгәртеп язуны үтенде). Шуны да әйтеп үтик: танылган дәүләт эшлеклесе, сәләтле җитәкче, оста журналист һәм язучының авыруы турында аның якыннарыннан башка моңа кадәр беркем белмәде. Какча гәүдәле, хәрәкәтчән, кешеләр арасында һәрвакыт күтәренке рухта булган бу кешенең чирле икәнлеген мин үзем дә шушы мәкаләне әзерләгән көнне генә ишетеп белдем. Заһир абый белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәннән соң, бәлки, берәрсенә ярдәме тияр, дигән нияттән чыгып, аның бу чиргә каршы кулланган чаралар һәм шушы яшькә җитү серләре турында язарга булдым.

Яңа ФАПлар ачыла

21 января

Сәламәтлек саклау системасында авыл фельдшер-акушерлык пунктлары мөһим урын алып тора. Бу — аларның халыкка иң якын медицина учреждениесе булуыннан. Шуны истә тотып, “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасына ярашлы, республикада аларны тергезү буенча колачлы эшчәнлек җәелдерелде. Әлеге программа чикләрендә Илеш районы буенча ФАПларга капиталь ремонт эшләре үткәрелә, яңалары ачыла. Соңгы елларда Кужбахты, Үрмәт, Исәмәт авылларында социаль комплекслар булдырылып, фельдшер-акушерлык пунктлары шунда күчерелсә, узган елда Рсай һәм Йонны авыллары халкы яңа ФАПлы булды. Бу ике ФАП та бер-бер артлы файдалануга тапшырылды. Рсай халкына бу бәхет ноябрь аенда елмайса, Йонны авылы халкы шушындый ук шатлыкны Яңа ел алдыннан гына кичерде. ФАПны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район дәваханәсенең баш табибы Халит Мөхәммәдиев, Йонны авыл хакимияте башлыгы Айрат Шәйхәйдәров катнашты. — Әлеге бина авыл халкының, аеруча өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртып сафка бастырылды, — диде хакимият башлыгы Илдар Мостафин. Әйтергә кирәк, сүз райондагы иң зур авыллар хакында бара. Халык саны меңгә җиткән Рсай авылында моңа кадәр медпункт почта бинасының бер бүлмәсендә сыенып килде. Ике меңле Йонны авылы халкы исә беренче медицина ярдәме алу өчен мәктәп сукмагын таптарга мәҗбүр булды. Чөнки биредә дә белем һәм сәламәтлек учаклары күп еллар буена өйдәш булып яшәде. Хәзерге ФАПлар иркен биналарда урнашкан. Алар өр-яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Йонныда ачылган ФАПта мөдирнең, акушерка, патронаж шәфкать туташының һәм прививкалар ясау өчен аерым бүлмәләр бар.

Халык һәм Заман югары таләпләр куя!

10 января

Мөмкинлекләрне шул дәрәҗәгә җиткерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

“Республикада сәламәтлек саклауны үстерүнең яңа чорына керәбез”, — дигән иде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төньяк-көнчыгыш төбәктә медицина мәсьәләләре буенча үткән Республика Советының күчмә утырышында. Узган елда алып барылган колачлы эшчәнлек баштан алып шушы максатка юнәлтелде. 2011 ел, элеккеләреннән аермалы буларак, 1 гыйнварда гамәлгә кергән һәм тармакны яңартуны күздә тоткан “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасы чикләрендә үтте. Программага ярашлы, төбәк сәламәтлек саклау системасын яңартуга һәм аны заманча технологияләр белән тәэмин итүгә 15 миллиард сум финанс ресурслар бүленде. Билгеле булуынча, бу средстволар өлешләп ике ел эчендә үзләштереләчәк. Алар тармакта матди-техник базаны ныгытуга, сәламәтлек саклауга заманча технологияләр кертүгә һәм медицина ярдәме күрсәтү стандартларын үзләштерүгә юнәлтелә. Әлеге программаны тормышка ашыруга булышлык итү йөзеннән былтыр көз “Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” яңа закон гамәлгә керде. Шушы программаны һәм законны тормышка ашыру өчен сыйфатлы һәм югары технологик медицина ярдәмен халыкка якынайту максатында республикада 9 медицина округын оештыру буенча эшчәнлек алып барылды. Алар “Муниципальара медицина үзәкләре” дип атала һәм район үзәк дәваханәләр базасында оештырылды. Бу үзәкләр Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Белорет, Бөре, Күмертау, Сибай шәһәрләрендә һәм Дуван районнарында эшли. Һәр медицина округына якын-тирәдә урнашкан районнар керәчәк. Программага ярашлы, 2011 елда үзләштерүгә бүленгән 7 миллиард сумнан артык акчаның 3 миллиарды медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга тотынылган, тагын 300гә якын миллион сум тармакка заманча мәгълүмати система кертүгә, 4 миллиард сум медицина ярдәме стандартларына күчүгә юнәлтелгән.

Күңелләргә юк шул, юк дәва

17 декабря

Бу дөньяда бер нәрсә турында да һаваланып сөйләшү ярамый. “Тоткынлыкка, я хәерчелеккә калмам, дип ант итмә”, — дигән кисәтү дә бар бит әле. Һәрхәлдә, басса бакырны камыр итәрдәй таза ирләр дә бервакыт, тән сызлавы беләнме, җан әрнүенә түзмиме, табиб күзенә карап тилмерергә мәҗбүр була. Аннан соң, агач башыннан түгел, адәм башыннан йөрүче бәла-казалар да, күпчелек, дәваханә юлы белән тәмамлана. Шушы арада Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең гастрохирургия бүлегенә барып егылдым. Уфадагы Достоевский, Киров һәм Минһаҗев, Кустарная урамнары белән уратылган бу зур дәвалау йортын Башкортстанда белмәгән кеше бар микән? Белмәсәләр, һичьюгы ишеткәннәрдер. Төп тәгаенләнеше — авыл җирендә дәвалый алмаган чирләрне башкаладагы маһиррак табиблар, камилрәк җиһазлар ярдәмендә дәвалау булса да, “Куватов бальнисы” Уфа халкын да сыендыра. Дистәләгән башка зур-зур дәваханәсе булган пайтәхеткә шулар да җитмәгәч, кешеләр нигә шулкадәр чиргә сабышты соң әле, дип тә аптырап каласың. Хәер, моның икътисади, социаль, психологик сәбәпләренә төшенү дә авыр түгел инде.

Ул елмайды...

03 декабря

Инвалид баланың йөзендә елмаю балкысын өчен күпме тырышлык салырга кирәк

Сораштырып карыйм, яшьтәшләрем арасында инвалид бала белән аралашып, дуслашып үскән кеше юк икән. Бу ул вакытта, моннан дистә еллар элек, шәһәр-авылларда гарип балалар тумаган, дигәнне аңлатмый. Туган алар. Әмма кеше күзеннән яшерелгәннәр, авыл җирендә аларны ишек алдыннан, бәхете булса, капка төбеннән читкә алып чыкмаганнар, шәһәр баласы саф һаваны балконда сулаган. Хәтердә, авылыбызда ике сабый “ДЦП” диагнозы белән туды. Алар турында безгә әллә ниләр сөйлиләр иде, йөри алмыйлар, ятып кына торалар, аяк-куллары хәрәкәтсез, үзләре шөкәтсез, дип куркыттылар. Бала акылы моны кабул итәрлек түгел иде, билгеле, озак кына ышанмый йөрдек әле. Үзебез күрмәдек, бу бичаралар үскән йортларның ишеге ябык булды. Хәзер аларның безнең белән бер мәктәптә укып йөрүен күз алдына китереп карыйк. Юк, китереп булмый, чөнки ул вакытта бу бөтенләй мөмкин түгел иде. Ул елларда инвалид балалар турында бик аз ишетелде: Совет иле баласы сәламәт, бәхетле, алсу йөзле, көләч булырга тиеш иде. Кая инде ул гарип нарасыйга андыйлар белән бер мәктәптә уку, бер юлдан йөргәннәре дә сирәк. Ә бит күпчелегенең акылы камил булгандыр, бәлки, алар йорт шартларында укытылганнардыр да, ә күңелләре яшьтәшләре белән мәктәп партасы артында утыргандыр. Күңел бит ул, гарипнеке дә, сәламәтнеке дә бертөрле... Кайчандыр “тиздән чери” дип өметләнгән капитализмнан күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле. Менә инвалидларга, атап әйткәндә, зәгыйфь балаларга, мөнәсәбәтне үзгәртәбез бит, аларга кызганып түгел, тиң итеп карарга өйрәнәбез, толерантлыкны алга сөрәбез. Урамда коляскада утыручы кешене күрсәк тә, элеккечә корт чаккандай урамның икенче ягына чыгып китмибез, я, киресенчә, якын килеп, маймыл күргән сыман текәлмибез. Алар да безнең кебек кеше, дип балаларны да өйрәтәбез. Шөкер, соңгы вакытта лексиконыбызга “инклюзив белем бирү” дигән термин да үтеп керде. Бу — гарип балаларны сәламәтләр укыган гадәти мәктәптә укыту, дигәнне аңлата.

Медицинада - югары технологияләр

03 декабря

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов рәислегендә, 83нче һәм 313нче Федераль законнарга ярашлы, сәламәтлек саклау учреждениеләрен үзгәртеп кору, вәкаләтләрне үзара тапшыру, бер каналлы финанслау һәм халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча утырыш үтте. Анда сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, аның урынбасары Лена Кәримова, дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышның беренче өлешендә бюджет өлкәсен реструктуризацияләү һәм бюджет чыгымнарын планлаштыру принципларын үзгәртү мәсьәләләре тикшерелде. Федераль законга ярашлы, республикада казна, бюджет һәм автономияле төрдәге учреждениеләр оештырылды. Бүген сәламәтлек саклау учреждениеләре уставларына үзгәрешләр кертү, күчемсез һәм аеруча кыйммәтле милекне тапшыру буенча һәм башка документлар әзерләү төгәлләнгән. 313нче Федераль законга ярашлы, 2012 елның 1 гыйнварыннан республикада Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру Башкортстан вәкаләтләренә керәчәк.

Иң мөһиме - халык сәламәт булсын!

26 ноября

Кичә төньяк-көнчыгыш төбәктә Республика Советының күчмә утырышы үтте

Башкортстанның төньяк-көнчыгыш төбәгендә үткән утырыш эшендә Президент Рөстәм Хәмитов, Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко, Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов, аның урынбасарлары Фидус Ямалтдинов, Сергей Афонин, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимият башлыклары, шулай ук төбәк дәвалау учреждениеләренең баш табиблары катнашты. 2005 елдан башлап үткәрелүче медицина форумнары “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чикләрендә оештырылды. Форумнар 2005 елда — Балтач, Аскын, Караидел һәм Тәтешле, 2006 елда — Зианчура, Күгәрчен, Куергазы районнары һәм Күмертау шәһәрендә, 2007 елда — Әбҗәлил, Баймак районнарында һәм Сибай шәһәрендә, 2008 елда — Архангель, Белорет һәм Бөрҗән районнарында, 2009 елда — Бишбүләк, Мәләвез, Миякә һәм Стәрлебаш районнарында, 2010 елда Уфа шәһәрендә үткән иде. Анда төп игътибар тармакны яңартып коруга, яңа объектлар төзүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга һәм заманча җиһазлар белән баетуга һәм кадрлар мәсьәләсенә юнәлтелгән иде. Бу җәһәттән атап үтелгән төбәкләргә шактый күләмдә капитал салулар башкарылды һәм медицина объектлары сафка кертелде. Быелгы форум, элеккеләреннән аермалы буларак, 2011 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән һәм Русиядә тармакны яңартуны күздә тоткан “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасы чикләрендә үтте. Программага ярашлы төбәк сәламәтлек саклау системасын яңартуга һәм аны заманча технологияләр белән тәэмин итүгә 15 миллиард сум финанс ресурслар юнәлтелде. Бу җәһәттән республиканың төньяк-көнчыгышында программа ни рәвешле тормышка ашырыла? Анда нинди эшчәнлек алып барыла? Утырышның игътибар үзәгендә шушы төбәккә кергән Салават, Балакатай, Дуван, Мәчетле һәм Кыйгы районнарының сәламәтлек саклау системасы булды. Медицина советында тармакны модернизацияләү, сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыру, аны кадрлар белән тәэмин итү, медицинаны халыкка якынайту, аның сыйфатын күтәрү, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче дәвалау-профилактика учреждениеләренең муниципальара үзәкләр белән үзара бәйләнеше, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеге һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Күчмә утырышның беренче өлешендә форумда катнашучылар Дуван районы Мәсәгуть авылында урнашкан үзәк район дәваханәсе каршындагы өч районара медицина объектының: балалар өчен сәламәтлек, онкология амбулатор һәм диализ үзәкләренең эшчәнлеге белән танышты. Тәүге ике үзәк капиталь ремонттан соң ачылган булса, соңгысы пациентларны беренче тапкыр кабул иткән. Дәваханәнең баш табибы Валерий Трофимовның әйтүенә караганда, әлеге объектлар өр-яңа медицина җиһазлары белән республика бюджетыннан бүленгән средстволар исәбенә тәэмин ителгән. Балалар өчен сәламәтлек үзәгенә бюджеттан миллион ярым сум, онкология үзәгенә 18 миллион сум таләп ителгән. Баш табиб шулай ук бу үзәкләрнең республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Балалар үзәге, мәсәлән, бу якларда бердәнбер шушындый объект буларак хезмәт итә. Үзәкнең төп тәгаенләнеше — профилактика. Бирегә чирле түгел, ә өстәмә тикшеренү үткәннән соң сәламәтлегендә җитди булмаган тайпылышлар барлыкка килгән балалар мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә үзәк бер тәүлектә шушындый 40ка кадәр сабыйны хезмәтләндерә. Президент Рөстәм Хәмитов һәм утырышта катнашучылар Салават районы үзәк дәваханәсендә дә булдылар. Дәваханәнең баш табибы Валерий Шапочкин аларны медицина учреждениесе белән якыннан таныштырды. Дәваханә 200 койка-урынга исәпләнгән, биредә 10 бүлекчә эшли. 1989 елда сафка кертелгән сәламәтлек үзәге 22 елда бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Сәламәтлек саклау системасын яңарту программасына ярашлы, дәваханәне ремонтлауга һәм җиһазландыруга — 90, заманча технологияләргә нигезләнгән медицина җиһазлары сатып алуга 30 миллион сум акча бүленгән. Әлеге вакытта берничә бүлекчәдә ремонт тәмамланган. Яңа җиһазлар белән нигездә операция, реанимация һәм бала тудыру бүлекчәләре тәэмин ителгән. Стационар өчен җиһазлар алу һәм андагы шартларны яхшырту максатында өстәмә рәвештә акча бүленгән.

Белеп ашасаң, ризык та дәва

24 ноября

Индира Сәлимгәрәева хезмәт юлын “Зеленая роща” шифаханәсендә табиб-диетолог булып башлаган һәм дистә елдан артык биредә уңышлы эшли

Индира Әхнәф кызы гаиләдә беренче бала булып Тәтешле районының Аксәет авылында дөньяга килә. Гаиләләре белән әтисенең туган ягы Балтач районына күченеп кайткач, бала чагы Иске Балтачта үсә... Иске Балтач урта мәктәбен тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган кыз, 1987 елда Уфадагы 1нче медицина колледжының шәфкать туташлары бүлегенә укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елда документларын Башкортстан дәүләт медицина институтына тапшыра һәм дәвалау факультетына укырга керә. Тырыш кыз биредә дә сынатмый, укуын уңышлы тәмамлап, табиб-терапевт белгечлеге ала. Ул вакытта инде Индира Әхнәф кызы язмышын Әлшәй районы егете белән бәйләгән була, кызлары Эльмира туа. “Зеленая роща” шифаханәсендә белгечлеге буенча эш булмау сәбәпле, табиб-диетолог һөнәре алу өчен яңадан әзерлек курсы үтәргә туры килә. Шуннан соң менә дистә елдан артык ул биредә уңышлы эшли. Шифаханәдә ял итүчеләрнең дөрес туклануы бик мөһим. Индира Әхнәф кызы һәркемнең диагнозына карап, аерым төр меню билгели, алар белән туклану хакында әңгәмә үткәрә, киңәшләр бирә. Хезмәттәшләренә дә таләпчән. Чөнки миокард инфаркты яки инсульт, шикәр чире һәм башка авырулардан савыгу өчен дөрес туклану зур әһәмияткә ия.

Халык сәламәтлеге хакына

23 ноября

Илебездә “Сәламәтлек” өстенлекле гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында Илеш районында соңгы елларда Кужбахты, Үрмәт, Исәмәт авылларында социаль комплекслар булдырылып, фельдшер-акушерлык пунктлары шунда күчерелде. Ә Рсай авылында шушы көннәрдә яңа ФАП файдалануга тапшырылды. Әйтергә кирәк, район җитәкчелеге хәстәрлеге һәм Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән медицина учреждениесе рсайлылар өчен олы бүләк булды. Аларның шатлыгын уртаклашырга олы кунаклар — Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ф. Ә. Ямалтдинов, Дәүләт думасы депутаты С.Ш. Морзабаева, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты В. Х. Мостафина килде. Алар илдәге икътисади кризис чорында мондый объектны сафка бастыру (ә ул шул елларда төзелә башлады) республика һәм район җитәкчелегенең халык сәламәтлеген кайгыртуын дәлилләүче факт икәнлеген ассызыклады Сәлия Шәрифҗан кызы билгеләвенчә, яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу республика дәваханәләреннән медицина белгечләрен чакырып, авыл халкын урында хезмәтләндерү мөмкинлеге бирә.

“Авыл табибы”

19 ноября

Бу проект буенча һәр яшь белгечкә бүленәчәк 1 миллион сум тиешле нәтиҗә бирерме?

Кадрлар мәсьәләсенә һәрвакыт зур әһәмият бирелде. Соңгы елларда гына бу юнәлешкә игътибар кими төште. Шул сәбәпле, барлык тармаклар да белгечләргә кытлык кичерә башлады. Медицина өлкәсендә кадрларның җитешмәве, үз чиратында, төрле проблемалар тудырды һәм, нәтиҗәдә, авылларыбыз табибларсыз торып калды. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чикләрендә кайбер районнарда бу мәсьәләне хәл итү буенча чаралар күрелсә дә, калганнарында хәл әле һаман аяныч булып кала. Республика буенча табиблар белән тәэмин ителеш 37,9 процент тәшкил итсә, кайбер районнарда ул 13 процентка чак тарта. Ә инде белгечләр аз икән, димәк, авыл халкы дәүләт гарантиясе программасында каралган медицина ярдәмен тиешенчә алалмый. — “Авыл табибы” проекты — киләчәккә юнәлтелгән бик вакытлы документ. Бүген авыл җирендә табибларның җитешмәве нык сизелә. Яшь белгечләргә җитди финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән бу проект тормышка ашкан очракта, авылда кадрлар проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, — ди Күмертау шәһәре дәваханәсенең баш табибы Галим Кирәев. — Модернизацияләү проектына ярашлы, безнең дәваханә берничә районны берләштергән үзәккә әйләндереләчәк. Дәваханә урындагы халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәчәк. Бу җәһәттән барлык яклап та җитди эшчәнлек алып барыла. Шулай булуга карамастан, кадрлар белән тәэмин ителеш бездә дә әле 70 мең кешегә 60 процент кына тәшкил итә. 100 процент булсын өчен тагын 20гә якын белгеч кирәк. Әлегә терапевтлар, кардиолог, невропатолог һәм башка тар белгечләргә ихтыяҗ кичерәбез. Дөрес, без моңа кадәр дә кадрлар мәсьәләсе белән ныклап шөгыльләндек. Монда хакимиятнең дә ярдәмен тоеп тордык. Шушы рәвешле быел дәваханәгә дүрт белгеч: ике реаниматолог, хирург һәм травматолог кайтты. Аларның торак мәсьәләсе хәл ителеп бетте, дип әйтергә мөмкин. Коллектив договорда яшь белгечләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе дә каралган. Ә мондый игътибар булмаган төбәкләргә, 5-6 меңлек хезмәт хакына, билгеле, яшь белгеч барырга атлыгып тормый. Бу дәваханәләрдә бүген пенсия һәм пенсиягә якын яшьтәге белгечләрнең көче белән хәлдән чыгалар. Сүз дә юк, аларда тәҗрибә зур, әмма алмаш әзерләргә кирәк. Юк икән — дәваханәләрне ябу көтелә. Шуңа әлеге проектка зур өметләр баглана, — диде баш табиб. Әйе, медицинада бүген ике-өч белгечнең эшен бер кешегә йөкләтү гадәтиЙ күренешкә әверелде. Моның белән табиблар, беренчедән, үзләренең матди хәлен юнәтә, икенче яклап, кадрларга булган кытлыкны шушы рәвешле хәл итәргә тырышалар. Тик бу авыр хәлдән чыгу юлының отышлысы түгел. Җепне ничек кенә сузма, ул нечкә җиреннән барыбер өзелеп чыгачак. Кайбер районнарга яшь белгечләр дистә еллар кайтканы юк, анда хәтта районнан юллама белән укырга китүчеләр дә кире әйләнеп кайтмый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»