Сәламәтлек

Кан басымыңны тикшереп тор!

12 мая

Билгеле булуынча, Башкортстанда яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чигә. Шуларның 41,3 проценты (420106 кеше) югары кан басымы — гипертониядән интегә. Табибта исәптә тормаганнарны һәм дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә яратмаучыларны да санаганда, бу сан бер миллионнан артып китәргә мөмкин, дигән фараз ясады Республика кардиология диспансерының баш табибы Ирина Карамова журналистлар белән Бөтендөнья гипертониягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган очрашу вакытында.

“Сәламәт тормыш, саф һава - мең чиргә яхшы дәва”

04 мая

Иглин районы үзәк дәваханәсенең диагностика бүлеге мөдире Алина Камалетдинова шулай ди

Заманның алдынгы технологияләре медицинага яңа мөмкинлекләр ача. Хәзер күпчелек чирләрне туачак баланың яралгы хәлендә үк ачыклап, күңелсез вакыйгаларга чик куярга мөмкин. Яңа җиһазлар ярдәмендә йөрәк, кан тамырлары авыруларын алдан ачыклап буламы? — Иглин районы үзәк дәваханәсендә унсигез ел элек эшли башладым, — дип хәтер дәфтәрен актарды Алина Влир кызы. — Ул чакта диагностика бүлеге юк иде. Каты авыруларны гына ЭКГ ярдәмендә тикшерә алдык. Бүлекне оештыру, тиешле җиһазлар сатып алу өчен зур көч салынды. Һәм максатыбызга ирештек. Хәзер алты табиб, җиде шәфкать туташы ай саен 1500 кешене ЭКГ җиһазы белән тикшерә ала. Шул ук вакыт эчендә 700-800 кеше УЗИдан файдалана. Заман белән бергә атлыйбыз. Эхокардиография йөрәк авыруларын алдан кисәтергә мөмкинлек бирә. Монитор аша һәр кан тамырын карый алабыз. Нәтиҗәдә, йөрәк турында тулы мәгълүмат алабыз. Шулай да, һәркем сәламәтлеген үзе сакламаса, бернинди җиһазлар да, оста табиблар да ярдәм итә алмый. Заман технологияләренең мөмкинлекләре зур булса да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә физик культура һәм спорт белән дус булырга киңәш итәм.

Сирәк чирләрнең тамыры тирән

20 апреля

Халык арасында сирәк килеп чыга торган чирләрне “орфан авырулар” дип атыйлар. Ягъни мондый бәхетсезлек 100 мең кешенең унысына гына кагылырга мөмкин. Аларның күбесе генетик чирләр, симптомнары шундук беленмәсә дә, алар кешене гомер буе җәфаларга мөмкин. Орфан авырулар күбрәге тумыштан, яки бала кечкенә вакытта килеп чыга, аларның 30 проценты хәтта 5 яшькә җиткәнче үк дөнья белән хушлаша. Дөньяда 5-7 мең төр сирәк чир бар, алардан 250 миллион кеше интегә. Башкортстанда сирәк чирләр саны 230 тирәсе, шуның 80 проценты — генетик авырулар. Бүгенге көндә 780 пациент җитди ярдәм көтә. Мондый авыруларны бала яралгы вакытта ук диагностикалау, кече яшьтән дәвалау һәм моның өчен Хөкүмәт бюджетыннан җитәрлек акча алырга ирешү — бүген көн кадагына суккан мәсьәлә.

Заманча ысулларга нигезләнеп

14 апреля

Хөкүмәт йортында Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов рәислегендә “Башкортстан Республикасында радиохирургия белән позитрон-эмиссион томография үзәге булдыру” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Рамил Искуҗин, Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек начальниклары, Республика онкология диспансеры баш табибы Руслан Солтанов һәм башкалар катнашты.

Поликлиникадагы чират - тәмугтагы сират күпере ул

03 апреля

Ни өчен чиновниклар мөрәҗәгать итүчеләргә туры җавап бирүдән кача

Узган елда Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада яшәүче гражданнардан аннан элекке елга караганда 1489 мөрәҗәгатькә күбрәк кабул ителгән. Белгечләр мондый активлыкны гражданнарның үз хокукларын яклау буенча тудырылган мөмкинлектән киңрәк файдаланулары һәм ярдәмгә Интернет кебек электрон чаралар килүе белән аңлата. Гражданнарның активлыгы артты да бит, кызганычка каршы, чиновниклар мондый тизлектәге эш тәртибенә әле һаман күнегеп бетә алмый. Моңа нәрсәләр комачаулый соң, аларның яңача эшләргә теләмәвеме, әллә тармактагы хәлләрнең торышымы? Бирегә килгән мөрәҗәгатьләрне темалар буенча караганда, аларның күпчелеге кадрлар һәм хокук бозу мәсьәләләренә кагылышлы булса, чиратлар һәм халыкны дарулар белән тәэмин итү дә мөһимлеге белән аерылып тора. Сәламәтлек саклау системасына Башкортстан буенча күзәтчелек итү идарәсенә дә узган елда дарулар тәэминатына бәйле йөздән артык мөрәҗәгать килгән. Әйтергә кирәк, андый хатлар “Кызыл таң” почтасында да очрый.

Җылы сүзләре дә дәвалый

20 марта

Табиб Әлфир Харисов авылда авыручылар санын киметү өчен нинди киңәшләр бирә?

Авылда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе, кызганычка каршы, соңгы елларда шактый түбәнәйде. Бигрәк тә дәваханәләрне заманча корылмалар белән җиһазландыру проблемасы җәмгыятебездә “авырткан нокта”ларның берсе булып калуын дәвам итә. Сер түгел, хәтта “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты да көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде, киресенчә, еллар дәвамында чишелми киленгәннәрен ачып салды. Ә инде, кеше саны җитми дип, байтак авылларда медпунктлар ябылу, гомумән, кешеләрдә ризасызлыкны арттырды. Әмма Башкортстанда ниндидер социаль шартлауга китерердәй хәлләргә юл куелмады. Чирек гасыр гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган табиб, Дүртөйле район дәваханәсенең Семилетка филиалы мөдире Әлфир Харисов белән шул хакта сөйләшәбез. Семилетка дәваханәсе узган гасырның 60нчы елларында ачылган. Башта ул “Чакмагышнефть” идарәсе карамагында була. Әйткәндәй, ул хәзер нефтьчеләрнең шул еллардагы төп административ бинасы булган ике катлы йортны били. Төбәктә дәваханәне халык “авыл больницасы” дип йөртә. Ләкин һич тә кимсетү белән түгел. Район үзәгендәгесе белән чагыштырганда, биредә дәваланучылар берничә тапкырга азрак. Тыныч һәм иркен. Кеше аз булган урында, билгеле, хезмәт күрсәтү дә сыйфатлырак һәм табибларның, шәфкать туташларының игътибары да көчлерәк. Дәваланучыларның күбесе авылдан булуы гаҗәп түгел, чөнки биредә җан тынычлыгы да сихәт бирә.

Уфалыларның янә бер теләге тормышка ашты

25 февраля

Парк урамында 33нче поликлиниканың яңа филиалы ачылды

Башкаланың бу төбәгендә яшәүче 60 меңгә якын кешесен моңа кадәр 33нче поликлиника һәм шәһәрнең элекке 6нчы дәваханәсе хезмәтләндереп килде. Дәваханәнең киңәйтелүе һәм федераль статус алуы белән биредә яшәүчеләр өчен яңа филиал ачу мәсьәләсе килеп туды. “2010-17 елларга өстәмә озайлы инвестицияләр җәлеп итү исәбенә Уфа сәламәтлек саклау учреждениеләре структурасын камилләштерү” максатлы шәһәр программасына ярашлы, андый филиалны төзү өчен уңай шартлар тудырылды. Моның өчен 24 миллион сум акча бүленде. — Шәһәр өчен мондый филиалны ачу ул зур вакыйга, әмма бу шушы юнәлештә ясалган беренче адым гына әле. Киләчәктә без аерым бинада урнашкан модульле поликлиникалар ачуны күз уңында тотабыз. Мин үземнең урынбасарларым алдына шушындый бурыч куйдым. Мондый поликлиникалар барлык медицина хезмәтләрен бер урында туплаган аерым комплексларны тәшкил итәчәк, — диде шәһәр хакимияте башлыгы Ирек Ялалов филиалны ачканда һәм бу эшне алып барганда теләктәшлек күрсәткән бер төркем төбәк ветераннарына рәхмәт белдерде.

Яңа шартлар яңача аралашу таләп итә

21 февраля

24 февральдә Уфада I төбәк медицина ассамблеясенең ачылуы көтелә. Республика медицина җәмәгатьчелеге аны нинди әзерлек белән каршылый, форум алдында нинди бурычлар куела һәм аңа нинди өметләр баглана? Ассамблея алдыннан күпләрне борчыган шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, без күренекле шәхес, медицинага кырык елга якын гомерен багышлаган, күп еллар тармакка җитәкчелек иткән Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Башкортстан дәүләт медицина университеты проректорының дәвалау һәм фәнни эшчәнлек буенча ярдәмчесе, университетның дәвалау бүлеге начальнигы Зөфәр Мортазинга мөрәҗәгать иттек.

Сабыйлар сәламәтлеге сагында

07 февраля

Их, нигә педиатр булмадым икән?! Менә хәзер үзеңне һә дигәнче дәвалар идем... Бала авырганда шулай көрсенеп куя торган гадәтем бар. Андый чакларда укол энәсен күрүгә үк агарына башлавымны да онытам бугай. Аннан соң табиб эше укол кадауга гына кайтып калмый бит әле. Монда исә сабыең төчкерә генә башласа да хафага каласың. Ә табибка күпме баланың сәламәтлеге өчен җавап тотарга, һәркайсына вакытында дөрес диагноз куярга, дәваларга кирәк!.. Кыскасы, бер эш көнемне балалар табибы белән үткәрергә булдым. Бәлки, педиатр эше, мин уйлаганча, ул кадәр авыр да түгелдер?!

Грипп белән авыручылар саны арта

27 января

Роспотребнадзор биргән соңгы мәгълүматларга караганда, республикада грипп белән бәйле хәлнең торышы чагыштырмача тотрыклы. Шулай булуга карамастан, бу тынычланырга урын бирми, чөнки гриппның гыйнвар азагыннан март башына кадәр арта торган гадәте бар. Бүгенге көндә республикада грипп белән авыручыларның саны эпидемиологик дәрәҗәдән түбән. Узган атнада, мәсәлән, грипп белән 11-13 мең кешенең чирләве теркәлсә, Уфа буенча бу сан 3 мең тирәсендә билгеләнә. Роспотребнадзор җитәкчесе Евгений Степанов моны гриппка каршы күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге белән аңлата. Быел республикада барлыгы 966 мең 300 кеше, ягъни халыкның 23 проценты вакцинация үткән. Аларның 800 меңе федераль бюджет исәбенә прививка ясаткан.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»