Сәламәтлек

Сәламәтлек һәм матурлык йорты

25 июля

Мәгълүм булуынча, Русиядә иң беренче даруханә 1581 елда ачылган. Бу вакыйгадан соң 430 елдан артык вакыт үтте. Хәзер даруханәләр товарның киң ассортиментын тәкъдим итә. Бүгенге көндә даруханә — фармацевтик учреждение генә түгел, ә сәламәтлек һәм матурлык өчен күптөрле продукция тәкъдим итүче урын. Ленин урамындагы 84нче йортта урнашкан “Фармленд” даруханә үзәге моңа ачык мисал булып тора. Чыннан да, бу даруханә генә түгел, ә гаилә өчен фармацевтик универмаг. Монда дәвалану һәм профилактика өчен барлык әйберләр дә бар.

“Зеленая роща”ны җитди үзгәрешләр көтә

21 июля

Дәүләт җыелышы – Корылтайның соңгы утырышында республика Президенты Рөстәм Хәмитов шифаханәләр мәсьәләсен дә күтәрде. Президент аларның арытаба да халыкны сыйфатлы ял белән тәэмин итүгә һәм сәламәтләндерүгә хезмәт итәчәген билгеләде. Рөстәм Зәки улы үзенең чыгышында, шулай ук, шифаханәләргә заманча идарә итү системасын кертү һәм бу эшкә үз һөнәренең осталарын җәлеп итү кирәклегенә басым ясап, башкала эчендә урнашкан “Зеленая роща” шифаханәсенә яңа сулыш бирү бурычын “Янгантау”ның элекке директоры Рамил Бәдретдиновка йөкләтте. Рамил Рафаил улы бу җәһәттән шифаханәне үзгәртү буенча ясалган беренче адымнар турында безнең хәбәрченең сорауларына җентекле җаваплар бирде.

Гиппократ анты - тормыш девизы

17 июля

Николо-Березовкада фельдшерлык пункты ачылуга 150 ел түлу уңаеннан Краснокама районында зур бәйрәм үтте

Краснокама районында сәламәтлек саклау өлкәсе һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Николо-Березовкада моннан 150 ел элек ук фельдшер-акушерлык пункты ачыла, ә инде 1930 елда 25 урынга исәпләнгән стационар булдырыла. Дәваханә киңәя, 40нчы елларда теш табибы хезмәте, педиатрия, санитария, физиотерапевт хезмәте, 50-60нчы елларда лаборатория, рентген бүлмәсе, акушер-гинекология хезмәтләре барлыкка килә. Краснокамада сәламәтлек саклау өлкәсендә үз исемен калдырган данлы шәхесләр бик күп. Алар арасында Иосиф Савицкий, Николай Замараев, Баян Фәхриев, Фаина Казанова, Венера Сәгадиева, Илдус Кулов, Фаяз Хәсәншин, Таһир Гарәфетдинов. Шулай ук патша армиясендә үк медицина фельдшеры исемен алган Архип Завьяловны телгә алмый мөмкин түгел. Ул 1927-1957 елларда төрле вазыйфаларда район дәваханәсендә эшли. Шулай ук авыр сугыш елларында дәваханәне җитәкләгән Дамиан Чаевский да тарихта үзенең якты эзен калдыра. Дамиан Александрович 70 яшендә генә яраткан эшеннән туктый.

Мөлаем йөзле, йомшак сүзле

17 июля

Кешеләр өчен иң кадерлесе — сәламәтлек, әмма кеше чирләми генә тормый. Андый вакытта табибларга, шәфкать туташларына мөрәҗәгать итәбез. Шуңа иманым камил: башкалар бәхете хакына көчен, сәләтен кызганмыйча эшләгән кеше генә үзе дә зур бәхеткә ирешә ала. Ә үз мәнфәгатен генә кайгыртучы ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләренә лаек булучының нинди хис-тойгылар кичерүен аңламавы да ихтимал. Ә менә Гүзәлия Фәнил кызы Фәттахованың көндәлек тормышы шундый меңнәрчә рәхмәтле көннәргә үрелеп бара.

Табибларга бай нәсел

17 июля

Һәр гаилә язмышы ил тарихына бик нык бәйләнгән. Шәфыйгуллиннар Октябрьский янында гына урнашкан Мулла авылында яшәгән. Балачагын исенә алып, Рифкать Сәмигулла улы сөйли: — Әти 1909 елгы, әни 1912 елгы иде. Алар 1933 елда гаилә корган. Сугышка кадәр өч балалары туган. Әти авыл Советында эшләгән, сугышка 1942 елда гына киткән. 1943 елның язында тагын бер апам туган. Фронт юлларын үтеп, әти кайткач, 46 елда — Тәлгать, 48дә — Мисхәт, 50нче елда — мин, 53тә Мөслим энем туган. Авылда һәркем хезмәт түгеп, тир тамызып көн итә. Ишле гаиләдә аеруча тырышырга кирәк. Бервакыт гаиләбездән мәктәптә укучы балалар саны бишәү булды. Кием-салымга кытлык еллар, әни барысын каян җиткергәндер.

Һөнәре белән хөрмәтле

22 июня

“Колачым җитсә — Җир йөзендәге барлык чәчкәләрне, буем җитсә — күктәге барлык йолдызларны чүпләп Сезгә бүләк итәр идем”. Бу юллар район дәваханәсенең реанимация бүлеге мөдире Рузил Кәримовка багышлап язылган. Рузил Ривель улы 1966 елда Югары Яркәйдә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. 1984 елда Башкортстан медицина институтына укырга керә. Диплом алганнан соң, республика балалар дәваханәсендә табиб реаниматолог-анестезиолог булып эшли башлый. 1993 елда Илеш районы дәваханәсенә реанимация бүлеге мөдире булып урнаша. 2000 елдан — ФГЭС табибы. 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр эндоскоп эшен дә алып бара, чөнки табибларга кытлык. Хирургия бүлегендә операция-ләрдә катнаша. Ул бер эштән дә курыкмый. Рузил Ривель улы куйган диагноз, кагыйдә буларак, Уфада раслана.

Безнекеләр булдыра!

21 июня

Республиканың алты табибы “Елның иң яхшы табибы” XI Бөтенрусия конкурсында призлы урыннар яулады. Җиңүчеләр 33 номинациядә билгеләнде. “Иң яхшы табиб-невролог“ номинациясендә Уфаның 5нче клиник дәваханәсе табибы Радмир Шахмәмәтов икенче урынга лаек булды. Өченче урын белән берьюлы биш табиб бүләкләнде. Алар исәбендә 8нче стоматология поликлиникасы ортопеды Алла Җиһаншина, 1нче Республика психиатрия дәваханәсе баш табибы урынбасары, суд-психиатрия эксперты Галина Захарова, Республика кардиология диспансерының бүлек мөдире Дмитрий Онегов, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Шамил Сафин, шул ук дәваханәнең пульмонологы Ирина Абдрахманова бар.

Шифаханәләр шифа өләшәме?

20 июня

Табигатьнең дәвалау көче һәркем куллана алырлык булырга тиеш

Шифаханәләр турында сүз чыкканда Башкортстанның төрле төбәкләрендә урнашкан уникаль ял йортлары күз алдына килеп баса. Аларның тау-таш арасыннан ургылып чыккан минераль сулары, кайнар парлары, сихәтле ләме һәм кымызы даруларсыз да кешене аякка бастырырлык. Табигать Башкортстан халкына мондый байлыкны кызганмый өләшкән. Тик аның кадерен белергә кушкан. Бүген бу өлкәдә хәлләр ничек? Башкортстан шифаханәләрен “үзгәртеп кору” дигән гамәлләр артында нинди сәясәт алып барыла? Бу хакта республика матбугат басмаларында соңгы вакытта бер-бер артлы мәкаләләр дөнья күрә. “Кызыл таң” гәзитенә дә мондый күренешкә карата халыкның каршылыклы фикерләрен белдергән хатлар килеп тора. Без аларны укучыларыбызның чын мәгънәсендә мөнбәренә әйләнгән “Әйтер сүзем бар” рубрикасы астында чыгарып барабыз. Шушы рәвешле бу мәсьәләгә карата меңәрләгән гәзит укучыларыбызның фикерен белдерәбез.

Башкортстан данын табиблар да арттыра

15 июня

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан кичә Конгресс-холлда тантаналы җыелыш үтте

Дөньяда иң изге һөнәр ияләренең берсе булган табиблар һәм барлык медицина хезмәткәрләре җәйнең беренче аенда ел саен үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быелгы бәйрәм тармакны үзгәртеп кору, медицина ярдәмен халыкка якынайту һәм аның сыйфатын яхшырту буенча бурычларны тормышка ашыру шартларында үтә.

Шәфкать туташы шундый булырга тиеш

14 июня

Бер эшкә гомереңне багышларга мөмкинме? Мөмкин! Әгәр дә коллективта үз урыныңны таба алсаң, хезмәтеңне, тормышны сөйсәң... Җылы сүзләрнең һәммәсе дә 1981 елдан Иглин районы дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Нәкыя Каһармановага төбәп әйтелгән сыман.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»