Сәламәтлек

Авыл югары белемле табиблар көтә

15 ноября

Медицина тармагында кадрлар җитмәве бик күп проблемалар тудырды. Бу иң тәүдә авыл җирендә ачык күренде. Табиблар җитмәгәч, авыл дә­ваха­нә­ләренең эшчәнлегендә җитешсезлекләр барлыкка килде. Ә яшь табиблар авылларга ашкынып тормады. Чөнки югары медицина белемле яшь белгечләр арасында түбән хезмәт хакы, яшәү урыны булмау сәбәпле авылга кайту түгел, һөнәрләре белән хушлашу очраклары күзәтелде. Ничәмә еллар укыган кешегә, әлбәттә, 6-7 мең сум оклад аз. Бу акчага ул берничек тә йорт та сала алмый, гаилә коруы да авыр. Ә авылда сәламәтлек сагында эшләүчеләргә юньле ял эләкми, җаваплылык та зур. Шуңа медпунктлар булып та, табибсыз, фельдшерсыз яшәгән авыллар күп. Агымдагы ел башына республика авылларында 1280 табиб җитми иде. Хөкүмәт медицинага аерым игътибар бүлү белән мәсьәлә уңай чишелеш таба башлады. Тармакны модернизацияләү белән беррәттән, медицина учреждениеләренә заманча җиһазлар кайтарыла. Әмма җиһазлар бар, диварлар бар, ә менә табиблар белән зур проблема. Бу төпкел авылларга гына түгел, район үзәкләренә дә хас күренеш. Шуңа бәйле узган елда Владимир Путин инициативасы белән “Авыл табибы” программасы кабул ителде. Авылда эшләргә теләүче яшь табибларны дәртләндерү өчен Русия Хөкүмәте барлыгы 11 миллиард сум акча булде. “Авыл табибы” программасына ярашлы, андый яшь табибларга торак сатып алуга 1 миллион сум акча бирелә башлады. Республика Хөкүмәте моңа 100 мең сум өстәмә түли.

Республика Советы үтте

10 ноября

Кичә республикада сәламәтлек саклау системасын үстерү мәсьәләләре буенча төбәк Советының чираттагы күчмә утырышы үтте. Башкаларыннан аермалы буларак, медицина форумының пленар өлеше Уфада, Конгресс-холлда ачылды һәм тармакны модернизацияләү, демография һәм аны яхшырту буенча күрелгән чаралар мәсьәләләренә багышланды.

Яраланган йөрәк төзәлми

12 октября

Әллә “Яраланган йөрәк төзәлми” дигән популяр җырның, әллә яшәү рәвешебезнең тәэсиреме, Башкортстан соңгы вакытта йөрәк чирлеләр саны буенча барысыннан да уздырып җибәргән. Бакулев исемендәге Бөтенрусия йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәге директоры Лео Бокериянең мөхәррирлегендә чыккан һәм “Русиянең сәламәтлеге” дип аталган атласта Башкортстанда яшәүче 100 мең кешегә 228 йөрәк чирле туры килүе хакында языла. Аның каравы, шау-шулы Мәскәүдә “йөрәк” дип табибка мөрәҗәгать итүчеләр күпкә азрак. Анда 100 мең кешегә нибары 61 йөрәк чирле туры килә.

Чакмагышта ФАПлар ябылмый

09 октября

Ноябрь башында Шаран, Бакалы, Чакмагыш районнарында узачак бу мөһим чараны Чакмагыш районы үзәк дәваханәсе коллективы нинди әзерлек белән каршылый? Соңгы елларда дәваханәдә нинди уңай үзгәрешләр булган? Русия һәм республика Хөкүмәтләре югары уку йортын тәмамлаучы яшь табибларны авыл җиренә эшкә җәлеп итү буенча күргән чаралар үзен аклыймы? Баш табиб, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы Салават Гыйззәтуллин белән әңгәмәдә сүз шул хакта бара.

Һәрнәрсәдә чама кирәк

18 сентября

Шулай булганда гына чирләрнең күпчелеге сине урап узар
Ял көне иде. Кибеттән урап килим, дип, капканы ачуы булды, югары тизлектә үзләренә таба якынлашучы машинаны күрүгә: “Миңа киләләрдер инде. И, Ходаем, тагын нәрсәләр генә булды икән?” — дип, дертләп үк китте. Диләрә ялгышмаган булып чыкты. Ферма мөдире машинасын нәкъ аларның капка төбенә китереп туктатты. — Үлә, тиз генә уколларыңны әзерлә! — диде дә мөдир, нәрсә булганлыгын да аңлатып тормыйча, һушын югалткан хатынны күтәреп, йөгерә-атлый өйгә кереп тә китте. Диләрә дә алар артыннан иярде. Савучы булып эшләүче бу ханымда йөрәк авыруы барлыгын Диләрә белә иде. Авылдашының үлем белән тартышуын күрүдән йөрәген курку биләп алса да, Диләрә үзен тиз кулга алды: кирәкле уколларны эшләде, район үзәгенә шалтыратып, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга да өлгерде. Вакытында эшләнгән уколлар үзенекен итте: бераз вакыт үтүгә авыруның йөзендә алсулык билгеләре күренә башлады. Күзләрен ачуга: — Рәхмәт, Диләрәкәем, тагын үлемнән алып калдың, — дип, дерелдәп торган иреннәрен чак кыймылдатып эндәште аңа апа. — 21 ел буе Илеш районының Иләкшиде фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләү дәверендә мондый рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде. Яшьлегемдә шундый изге һөнәр сайлаганым, кешеләргә һәрвакыт кирәк һәм терәк булып яшәгәнем өчен бүген дә сөенеп бетә алмыйм, — ди Диләрә Баһманова.

Алар - миллионерлар!

13 сентября

Чакмагыш районында сигез яшь табиб “Земский доктор” проекты кысаларында 1 миллион сум акча алган

“Земский доктор” проекты быел 1 гыйнвардан старт алды. Башкортстан Хөкүмәтенең 2011-2012 елларда югары уку йорты тәмамлап, Башкортстан авылларына эшләргә кайткан яки республиканың башка торак пунктларыннан күченеп килгән 35 яшькә кадәрге медицина хезмәткәрләрен акчалата дәртләндерү турындагы карарына ярашлы, 5 ел дәвамында авылда эшләргә теләгән яшь белгечләр 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче компенсация түләүләреннән файдалана ала. Шулай ук республиканың авыл җирендә урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләргә теләк белдергән белгечләргә дәүләт ярдәме буларак, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр компенсация түләнә. Әлеге проект яшь табибларда зур кызыксыну уятты һәм соңгы вакытта авылда эшләргә теләүчеләр дә арта бара. Чакмагыш районына соңгы ике елда гына дистәдән артык яшь табиб эшкә кайткан һәм аларның күпчелеге бүген “Земский доктор” проекты буенча торак сатып алу белән мәшгуль. “Земский доктор” проектының эшләп китүен түземсезләнеп көтеп алдым. Мин аны иң уңышлы проектларның берсе булыр, дип фаразлыйм. Бу проект старт алганчы безнең дәваханәгә елына ике-өч яшь белгеч кенә эшкә кайткан булса, быел аларның саны унга җитте. Бүгенге көндә шуларның сигезе проект кысаларында торак сатып алу белән шөгыльләнә, бер яшь табиб документларын әзерләп тапшырды, тагын берсе аларны җыю белән мәшгуль. Сентябрьдә интернатура һәм клиник ординатура үтеп, тагын биш яшь табиб, шул исәптән, ике офтальмолог эшкә кайтачак. Алар да проекттан теләп файдаланыр, дип уйлыйбыз.

Модернизация - эткә сөяк ташлау түгел

06 сентября

Русиядә социаль сәясәтнең нәтиҗәле түбән булуы күпләрне борчый. Бу барлык тармакларда да ачык чагыла. Шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә. Дөрес сәясәт алып барылмагач, сәламәтлек саклау өлкәсенә салынган миллиардлар да халыкка максатлы хезмәт итә алмый, тармакны модернизацияләүдән көткән өметләр акланмый: кадрлар һаман җитми, табибларның эш хаклары үзгәрми, дәүләтнең гарантияләнгән медицина ярдәме исә күпчелек очракта формаль булып кала.

Өзелгән ял

06 сентября

Шимбә иртәсе чак башланып тора. Җәйнең тәүге көне күзнең явын алырлык, табигать сине үз куенына чакыргандай. Кояшның кызган тимергә охшаш ялкынлы түгәрәген ерактагы каралы-яшелле карагай-чыршылар белән капланган биек таулар артыннан ихлас елмаеп чыгуын ашкынып көткәндәй, барча галәм хәрәкәткә килде. Нөгеш, Ямаш, Олы Ык елгалары кушылган тамактагы куе таллыкта сандугачлар чут-чут сайрарга, яр карлыгачлары канатларын киереп, я зәңгәр күк йөзенә талпына, я шаян дулкыннарга тияр-тимәс кенә очып чыркылдаша. Авылга терәлеп яткан тауда да иртәнге оркестр тынмый: үзара серләшүче зифа ак каеннар арасында күзгә күренмәс ялгыз кәккүк моңлана, күк йөзен ак күбәләкләр сырып алды.

Йөзләрчә гомер саклап калыначак

04 августа

Республикада яман шеш авыруларын диагностикалауның иң заманча ысуллары булган үзәк төзелә башлый

Кичә республика онкология диспансерында яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалаучы Позитрон-эмиссион томография (ПЭТ) үзәге (радиохирургия белән) төзелә башлау уңаеннан тантана узды. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм РОСНАНО ачык акционерлар җәмгыятенең Идарә рәисе Анатолий Чубайс катнашты. Тәүдә республика медицина әһелләре һәм диспансер табиблары катнашлыгында ПЭТ-үзәк проектының презентациясе булды. Анда ясаган чыгышында республиканың сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев төзелешнең мөһимлеген сызык өстенә алды. — Яман шеш авырулары — медицина өлкәсендәге иң катлаулы проблемаларның берсе. Республикада ел саен ун мең кешегә шушы диагноз куела, шуларның биш меңе инвалидлык ала. Бүген Башкортстанда һәр ун мең гражданга 278,5 шушы чиргә таручы туры килә. Авыруларның 24,7 проценты соңгы дүртенче стадиядә мөрәҗәгать итә. Гомумән, чирне башлангыч чорында ачыклаганда бик күпләрне коткарып калып булыр иде. Моның өчен безгә заманча җиһазландырылган үзәк җитешмәде. ПЭТны мин медицина диагностикасы технологиясенең иң югары баскычы дип атар идем, — дип билгеләде Георгий Анатольевич. Гомумән алганда, республика онкодиспансерының радиология хезмәте Русиядә дәвалауның барлык заманча ысулларын гамәлгә ашыру мөмкин булган нур диагностикасының һәм нур терапиясенең зур үзәге исәпләнә. Республика җитәкчелеге онкология диспансеры галимнәре һәм белгечләре белән берлектә байтак әһәмиятле проектларга җан өрде. ПЭТ-үзәкне төзү дә җитәкчелек тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аны сафка кертү белән Башкортстанда махсуслаштырылган онкология ярдәмен иң яхшы дөнья стандартлары дәрәҗәсендә алу мөмкинлеге туачак.

Лейкозны җиңеп була!

27 июля

Республика клиник дәваханәсенең гематология бүлегенә ел саен 6 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 60 проценты — авылдан

Илгизнең язмышы яшьтән үк сынаулардан торган кебек. Гематология бүлегенә аны, I группа инвалидын 1999 елда 37 яшендә носилкага салып алып киләләр. Чөнки аның аяклары, арка миендә шешләр үсеп паралич сугу сәбәпле, хәрәкәтсез хәлдә була. Башкала табиблары аңа кан чиренең иң яманы булган лейкоз диагнозын куя. Бу чирнең исеме үк үлем карары кебек яңгырый. Әмма Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең гематологоия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Гөлшат Әхмәт кызы Гайсарова белән сөйләшкәннән соң бүгенге медицинаның бу чиргә каршы нинди дәрәҗәдә көчле булуына төшенәсең.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»