Сәламәтлек

Сәламәтлегеңә игътибарлы бул!

27 мая

26-30 майда республикада “Халык сәламәтлеге көннәре” акциясен оештыру чараларына әзерлек үтә. Аны Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра. Чараның төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын башлангыч чорда ачыклау һәм халыкның үз сәламәтлегенә игътибарын арттыру.

Авыруларга - заманча медицина ярдәме

17 мая

Республикада сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән чаралар табибларның эш шартларын яхшырту, авыруларны яңа алымнар белән дәваулау белән генә чикләнми, заманча җиһазландырылган медицина үзәкләре, дәваханәләр дә ачыла. Күптән түгел Уфада позитрон-эмиссион һәм компьютер томографияле диагностика үзәге ачылды. Үзәк яман шеш авыруын вакытында ачыклап, бу заман афәтеннән дәвалану ысулларын билгеләргә ярдәм итәчәк. — Авыруларны дәвалау мөмкинлеге бар икән, аны мотлак башкарырга кирәк. Әлеге проектны төзегәндә бик күп сораулар булса да, без аны тәүдә Башкортстанда гамәлгә ашырырга булдык. Кыска гына вакыт эчендә биредә заманча медицина үзәге төзелде. Киләчәктә мондый үзәкләрне Русиянең башка шәһәрләрендә дә төзү күз уңында тотыла, — диде РОСНАНО җитәкчесе Анатолий Чубайс. Президент Рөстәм Хәмитов үзәк ачылуның республика медицинасы үсешендә зур вакыйга булуын билгеләде һәм аны төзүдә ярдәм иткән партнерларга рәхмәтен җиткерде. Беренче катта урнаштырылган циклотрон аппарат һәр авыруга махсус препаратлар әзерли, соңрак ул пациентлар организмына кертелә. Моның ярдәмендә позитрон-эмиссион томограф авыруны тикшерә һәм зарарланган күзәнәкләрне ачыклый. — Позитрон-эмиссион томог­раф әлеге вакытта радиофарм препаратларның бер урында җыелуын күрсәтә. Ул авыруның кайсы органында яман шеш барлыгын, аның никадәр актив икәнлеген һәм организмның нинди әгъзаларына таралу ихтималлыгын күрсәтәчәк. Моңа нигезләнеп, авыруны хирургия, химия терапиясе яисә нурлар белән дәвалау юлларын сайлый алабыз, — ди “ПЭТ- технолоджи” оешмасы генеральный директоры урынбасары Павел Головин.

Сәлия Морзабаева: “Киләчәк сәламәт булырга тиеш!”

02 апреля

Яшьләр сәламәтлеге — бүген ил җитәкчелеген борчыган көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе. Бу җәһәттән илдә төрле чаралар күрелә. Башкортстан дәүләт медицина университетында шушы көннәрдә үткән “Яшьләргә — сәламәтлек” дип аталган социаль проектны тәкъдим итү чарасы да шушы максатны күздә тотты. Бу проект Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева катнашлыгында оештырылган “Парламент хатын-кызлар клубы” башлангычы белән яшьләрдә авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга булышлык итә. Проект хакында Сәлия Морзабаева түбәндәгеләрне җиткерде.

Тозда йөрсәң, чир кача

02 апреля

Рихард Зорге урамында урнашкан туберкулезга каршы шифаханәдә сигез дистә елга якын вакыт эчендә күпме бала савыгып чыкканы турында төгәл генә әйтү дә кыендыр. Соңгы вакытта гына биредә ел саен мең ярымга якын бала дәвалана.

Уңда төчкерәләр, сулда йөткерәләр

19 марта

Русия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек органының төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының указына ярашлы, 13 марттан башкалада карантин игълан ителде.

Җан атып эшләсәң генә!

15 марта

Стәрлетамак районының Югары Усылы авылындагы участок дәваханәсен ябуга юл куелмады

Халыкта: “Эт чаба дип бет чаба” дигән әйтем бар. Европа илләреннән калышмыйча, бездә дә дәваханәләрне киметү, дәвалану вакытын кыскарту күренешенә бу сүзләр туры килеп тора кебек. Соңгы чорда байтак район авылларындагы участок дәваханәләрен ябу халык өчен бер бәлагә әверелде. Авырулар, карт-коры, бала-чага өчен үз авылыңда табиб булмауның уңайсызлыгы турында сөйләп тору кирәкме икән? Шуңа да Стәрлетамак районының Югары Усылы авылындагы 70 елдан артык тарихы булган дәваханә ябылу хәбәре халыкның башына күсәк белән суккан кебек була. Заманында 60 койкалы стационар тирә-яктагы 8 авыл халкына гомер-гомергә хезмәт күрсәтеп килде ләбаса!

Сәламәтлегеңә төкермә, ул да сиңа төкерер

13 марта

Бу очракта инде медицина да ярдәм итә алмаячак

Сәламәтлекне кайгырту турында сүз чыкса, ул, никтер һәрвакыт табибларга гына кайтып кала. Янәсе, поликлиникага барсаң, анда чират, дәваханәгә салсыннар өчен табибка “төртү” кирәк һәм башкасы, һәм башкасы. Дөрес, болар да юк түгел, әмма бүгенге мәкаләдә сүзне үзебездән башлап җибәрәсе килә, чөнки кешеләр үзләре дә чирне “эзләп таба”. Бу бигрәк тә ир-егетләребезгә кагыла. Моны ике-өч мисал аша гына да исбатларга мөмкин.

Җәмәгатьчелек бәя бирәчәк

26 февраля

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы тармак үсешенә бәйле, тәү чиратта, халык фикерен өйрәнергә чакыра

Модернизация сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә зур йогынты ясады. Тик кимчелекләр тармакта һаман җитәрлек әле. Башкортстанның Иҗтимагый палатасы бу җәһәттән халык фикерен өйрәнергә чакыра. Халыкны борчыган иң кискен проблемалар быел үтәчәк медицина хезмәткәрләре съездына да чыгарылачак. Съезд Башкортстанның Иҗтимагый палатасы башлангычы белән оештырыла.

Өметсезләрне дә аякка бастыра

22 февраля

Табиб-травматолог Азат Сәяповның алтын куллары аша ел саен 700ләп кеше үтә

Ниндидер каты авыруга, я һәлакәткә тарып, аяк-кулларын саклап калырга тәмам өметен җуйган кешеләрне дә терелтүче табиблар турында халыкта “алтын куллы табиб”, диләр. Бу канатлы сүзләр Бөре үзәк район дәваханәсенең травматология бүлеге мөдире һәм югары категорияле табиб Азат Сәяповка да атап әйтелгән. Аның алтын куллары аша елына 700ләп бәлагә тарыган кеше үтә. Аларның якынча 20 проценты Бөре шәһәре яныннан үтүче Уфа — Пермь трактында юл фаҗигасенә тарып, туры операция өстәленә эләгә.

Һәр бишенче кешегә яный

13 февраля

Һәр елның дүртенче февралендә ракка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул быел “Рак. Ә сез алдан белдегезме?” дигән баш астында үтте. Бу очраклы түгел. Көн саен профилактик чаралар турында сүз барган бер мәлдә үз-үзеңне кайгыртмауны берничек тә акларлык түгел. Бигрәк тә чирне иртә ачыклау һәм тикшеренеп тору өчен көннән-көн кулайрак шартлар тудырылып торган бу заманда. Республика онкология диспансерының баш табибы Руслан Солтанов та журналистлар белән бу көн уңаеннан үткән очрашу вакытында шул хакта билгеләп үтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»