01.07.2011 - Сәламәтлек

Медицина полисларын яңарту дәвам итә

Бүген Башкортстанда өч меңнән артык кеше мотлак медицина страховкасының яңа полисын алды. Яңа документның аерым өстенлеге бармы?

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасының мотлак медицина страховкасы территориаль фонды директоры Алексей Меньшиков безнең төбәктә “Русия Федерациясендә мотлак медицина страховкасы турында” 326-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

— Закон көченә кергән көннән Мотлак медицина страховкасы территориаль фондына полисның яңа үрнәген алуга 141 мең гариза керде. 51 мең полис әзерләнә, 3336 кеше яңа документ алды да инде, — дип билгеләде Алексей Меньшиков. — Ни өчен алай аз соң? Эш шунда ки, полис “Госзнак” предприятиесендә генә җитештерелә. Аны безгә Мотлак медицина страховкасының федераль фонды җибәрә, шуңа күрә гариза тапшырганнан соң, полисны алу өчен бер ай көтәргә кирәк була. Полисның яңа үрнәкләре бөтен ил буенча 1 майдан гына бирелә башлады.

Территориаль фонд директоры сүзләренә караганда, полисны  һәркем алмаштыра ала. Моның өчен сезне хезмәтләндерүче страховка компаниясенә гариза язарга кирәк. Безнең күпчелегебез йөрткән иске полис 2014 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була. Яңа законга ярашлы, мотлак медицина страховкасы системасында страховкаланган кеше елга бер тапкыр страховка медицина оешмасын алмаштырырга хокуклы, шулай ук медицина оешмасын һәм табибны сайлый ала.

Муниципаль оешмасын сайлауның бик катлаулы процедура булуын аңлатты Алексей Меньшиков. Моның өчен  үзеңне хезмәтләндергән учреждениегә гариза язарга һәм амбулатор картаңны алырга кирәк. Иң мөһиме — страховкаланган кешегә ул күчәргә теләгән медицина учреждениесе табибы язма ризалык бирергә тиеш. Бу кайбер поликлиникага яисә табибка эләгергә теләүчеләрнең  күп булу ихтималлыгына  бәйле.

Бүгенге көндә поликлиникалар һәм дәваханәләр төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслана, аларга акча күчерү дәваланган кеше санына бәйле түгел. Яңа закон буенча исә күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түләнәчәк. Хезмәтләрнең сыйфатын медицина учреждениеләре арасындагы  көндәшлек исәбенә  күтәрү планлаштырыла.

Алексей Меньшиков  мотлак медицина страховкасы турындагы  законны гамәлгә ашыруда медицина учреждениеләрен финанслау системасында зур үзгәрешләр күз уңында тотылуын билгеләп үтте. Медицинага страховка взносларын 3,1дән 5,1 процентка  арттыру каралган. Белгечләр фикеренчә, бу Русия сәламәтлек саклау системасында уңай үзгәрешләргә китерәчәк.

— Сәламәтлек саклау системасына чыгымнарны арттыру нигезле. Аны камилләштерү, тәгаен протоколлар, дәвалау стандартларын әзерләү бара. Стандартлар нигезендә стационар медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүгә федераль страховка фондыннан быел — 833 миллион сум, киләсе елда 1 миллиард 124 миллион сум акча бүленәчәк, — диде Алексей Меньшиков.

Әлфия Әһлиуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»