25.06.2011 - Сәламәтлек

Балаларга “экологик чиста” экран кирәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, сабыйларның 2,5 проценты төрле зәгыйфьлек, генетик үзгәрешләр белән туа. Кечкенәдән инвалид калу һәм үлем очракларының төп сәбәбе — нәселдән килүче чирләр. Бүгенге көндә генетика белгечләре, мәсәлән, Даун авыруы синдромына йөклелекнең 9-10нчы атналарында диагноз куя ала. Әлегә кадәр авыру баланың дөньяга килүе зур кайгы булып кабул ителсә, бүген исә замана методикалары иң куркыныч саналган чирләрдән дә коткарып кала. Русиянең баш педиатры Александр Баранов билгеләвенчә, илебездә сәламәт балаларның саны бары тик 5-10 процент кына тәшкил итә. Моның сәбәпләре: балалар санаторий хезмәтенең юклыгы, мәктәптәге артык нагрузка, туклануның баланслы булмавы.

90нчы елларда яшьләр арасында авыру очраклары 30 процентка артты. Аларның сәламәтлегенә икътисади үзгәрешләр тәэсир итте, чөнки бу елларда сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау кискен кимеде.

Телевидение тәэсире...

Күп русиялеләр өчен кино иң мөһим сәнгать төреннән санала. Америка педиатрия академиясе белгечләре фикеренчә, көчләү  күренешләре булган тапшыруларны караган балалар  явызлыкны шулай тиеш кебек кабул итә, киләчәктә агрессив кеше булып үсә. Бу өлкәдә инглиз журналистлары тәҗрибәсе игътибарга лаек. Мәсәлән, Бөек Британиянең Би-Би-Си  телеканалында кичке сәгать тугызга кадәр бөтен тапшырулар гомум аудитория таләп-кызыксынуларына җавап бирергә тиеш. Зәңгәр экраннарга тапшыру иртәрәк чыккан саен аны балалар үзаллы карый алырлык булуы мөһим кагыйдә булып тора. Бу таләпләрне шәхси телеканаллар да үти: биредә балалар аудиториясенә туры килмәгән бер тапшыру да күрсәтелми. Кагыйдәләрне бозу рәсми искәртүләргә, штраф салуга, лицензияне алдыруга китерә. Мондый таләпләргә җавап бирү башка илләрдә дә күзәтелә. Киң мәгълүмат чаралары — буш вакытны уздыру, хәбәр бирү, тәрбияләү ысулы гына булып калмый. Аның кеше сәламәтлегенә, психикасына, дөньяны танып-белүгә керткән өлеше зур. Кеше ХХ гасыр азагыннан башлап зур сайлану шартларында яши.

Реклама дибез лә ул

Кабель телевидениесе үсеше процессында кеше үзен төп звено дип хис итә. Гади кешегә төрле шоу кирәкми, әйбер сайлаганда үзенә ышанмаган кеше генә реклама карамагына эләгә. Беренчедән, реклама җәмгыятьне демократияләштерә, дип исәплиләр, чөнки зур арсенал тәкъдим итә. Чынында исә ул процессны кыенлаштыра гына. Реклама күбрәк булган саен сайлау иреге азая. Икенчедән, реклама — уйларның ирекле чагылышы дигән фикер йөри. Янәсе, теләмисең икән — карама, укыма, тыңлама. Гәзит-журналлар белән чагыштырганда, электрон мәгълүмат чараларында реклама хәтта фильм, концерт караганда да үтеп керә. Басма рекламаны кулга алу белән кәрзингә дә ташлап була. Телевизор бөтенләй икенче нәрсә. Фильмнар күрсәткәндә эфир вакытының яртысын реклама били. Нәкъ шул роликлар аркасында яшүсмерләрнең сәламәтлегенә зур зыян килә.

Телевидениенең һөнәр сайлауга йогынтысы

70-80нче елларда илебезнең һәр икенче кешесе кино һәм телетапшырулар йогынтысында киләчәк һөнәрен сайлаган. Социология белгечләре үткәргән тикшерүләр шуны исбатлый. Егетләр “Чистое небо”, “В бой идут одни старики” кинофильмнарының геройларына охшарга тырышып, очучы һөнәрен сайлаган. Совет кинолары дуслыкка, татулыкка, гадел булырга өндәгән. Мультфильмнар кечкенәләрне яхшылыкны яманлыктан аерырга, ачу сакламаска өйрәткән. Хәтта бер-берсен күралмаган бүре белән куян да татулыкка омтылган. Хәзерге заман балаларының кумиры исә— инглиз телевидениесеннән үтеп кергән Гарри Поттер. Русиянең Халык партиясе үткәргән тикшерүләргә караганда, экранда елына ун меңгә якын көчләү күренеше 40-50 процент яшьләрне хокук бозу очракларына этәрә. Кызганыч, Русия телевидениесендә мондый күренешләрнең артык күп булуы көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Мәктәп укучыларының 30 проценты гына мондый тапшыруларга кире карашта, өчтән бер өлеше бу тәртипсезлекне рөхсәт ителгән санда күрсәтелә дип уйлый, калганнары битараф.

Җәмгыять тә авырый

Авыру җәмгыятьтә яшәвебез безгә күптән билгеле инде. Дәүләт һәм җәмгыять организмы җитди дәвалау һәм сәламәтләндерүгә мохтаҗ. Икътисад, сәнәгать, аграр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләре эшчәнлеге какшаганлыктан илдә эчкечелек, наркомания, эшсезлек, хәерчелек, җинаять арта. Бу кире күренешләр, медицина теле белән әйткәндә, җәмгыятебезнең шизофрениясенә китерә. Шизофрения белән авырган кешенең координациясе, баш мие эшчәнлеге бозыла. Шуның сыман ук дәүләт механизмында да 90нчы елларда идарә итү вертикале, хисап, контроль системасы, җитештерү һәм финанс тәртибе какшый. Ә дәүләт икътисадындагы таркаулык һәм деградация процесслары җәмгыятьнең рухи, мәдәни тормышына зур йогынты ясый. Илебез җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания, фәхишәлек кебек кире күренешләргә юлыга.

Каян барлыкка килә соң социаль һәм сәяси шизофрения? Ничек тарала ул? Икенче сорауга җавап табу җиңелрәк сыман. Социаль шизофрения вирусы кешенең аңына һәм күңеленә, нигездә, зәңгәр экраннар, кайбер гәзит-журнал битләре аша үтеп керә. Күпчелек киң мәгълүмат чаралары тирә-як чынбарлыкны үзләштерүдә кире роль уйный. Бертуктаусыз күңел ачуга багышланган телешоулар, акчага уйнау, еш кына эротика күрсәтү — һәрчак уңышлы, проблемасыз тормышта яшибез дигән фикер тудыра. Ә чынлыкта исә илебездә кризис, халык хәерчелектә яши. Икенче яктан, кеше үтерү, көчләү күренешләре белән америкалыларның боевиклары, фантастик триллерлары экраннарда киң таралган. Бу исә, үз чиратында, үтереш һәм көчләүне көндәлек күренеш сыман кабул итүгә китерә.

Реклама кеше өстеннән психологик көчләү булып тора. Юкка гына ул кешедә ачу, ялкынсыну кебек хисләр уятмый бит. Кызыклы фильм, тапшыруны реклама белән өзү кешенең игътибарын какшата. Әгәр бу күренеш еш кабатланса, организмның нерв системасы бозыла.

Шизофрения белән авырган кеше мистикага, төрле символларга ышана башлый. Мифологик һәм мистик идеяләр халыкның шизофренизациясенә китерә. Киң мәгълүмат чаралары бүгенге көндә чит планета кешеләре, күрәзәчеләр, магия, телепатия, күз тию турында еш сөйли. Йорт иясенә, вампирга, төрле кара көчләргә ышану киң таралды. Бу турыда телетапшырулар, махсус гәзит-журналлар бик күп. Популяр булган астрологиянең кеше аңына тискәре йогынтысы сизелә: аның инициативасы түбәнәя, авырлыкларны җиңеп чыгуга ышанычы кими. Астрологиягә ышанучы кеше космик көчләргә, йолдыз-планеталарга буйсына башлый.

Эчкечелек артуда да телевидение гаепле...

Илебездә эчкечелекнең югары дәрәҗәдә булуында, иң беренче чиратта, киң мәгълүмат чараларындагы реклама гаепле. Эчкечелек Русия икътисадына зур зыян китерә. Яшүсмерләрнең 80 проценты исерткеч эчемлекләрнең тәмен белә. Һәр өченче яшүсмер алкогольне атнасына бер тапкыр куллана. “Бүгенге көндә сыра яшьләр мәдәниятенең бер атрибутына әйләнде, — ди РФның “Алкоголизмга һәм наркоманиягә чик куйыйк!” фонды президенты Олег Зыков. — Киләчәктә сыраның сут һәм чупа-чупслар белән бер рәттә торуы куркынычы бар”. Әгәр элегрәк сыраны беренче тапкыр 16 яшьтә татып карасалар, бүгенге көндә 12-14 яшьлекләрнең сыра эчүе гадәти күренешкә әйләнеп бара. Сыра кулланучы яшүсмер наркоманнан яхшырак, дип юатмакчы сыра җитештерүчеләр. “Наркотик кулланучы яшьләрнең саны, чыннан да, акрынлап кими, — ди Олег Зыков. — Әмма монда сыраның бер катнашлыгы да юк. Киресенчә, кемдер яшьләрдә наркотикка кызыксынуны бетерүдә эш алып бара, ә сыра бу “буш урын”ны тутырырга омтыла. Экраннарда сыраның тәмен, югары сыйфатын рекламалау белән генә туктамыйлар, аны яшьләр мәдәниятенең стандарты дип тәкъдим итәләр. 12-14 яшьлек бала ул һәрвакыт эзләнүдә. Исерткеч эчемлекләрне, наркотикларны кулланыргамы, әллә юкмы — монысы аның сайлавы. Ә сәламәт тормыш урынына аңа психоактив әйберләр тәкъдим итәләр. Эш, әлбәттә, сыра яки героинда да түгел. Хикмәт шунда — яшүсмер үзенең проблемаларын шул матдәләр ярдәме белән “чишә”. Ә телевизор экранында алкогольнең зыяны турында реклама күрсәтелсә, аннан соң бер-бер артлы сыра турында ролик китә...

Бәлки америкалылардан үрнәк алу кирәктер. Үз вакытында алар сыра эчеп утырган өчен Президент Дж. Бушның 19 яшьлек кызына җәза бирә. Ә Мәскәүнең киңкүләм мәгълүмат чаралары гаиләдә тәмәке тарткан, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан әниләргә реклама ясый. Әлбәттә, кечкенә сабыйлар зарар күрә. Алардан сау-сәламәт кеше үсәрме дигән шикләнүләр туа. Үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, исерекләр арасында үз-үзен үтерү очраклары күбрәк. Моны исерткеч эчемлекләр кулланганнан килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйләргә була. Эчкән гаиләләрдә сәламәт балалар саны биш тапкырга азрак булса, үлем очраклары да биш тапкырга күбрәк күзәтелә икән.

Алкогольнең яшь буынга тәэсире ике юл белән бара. Беренчедән, исерткеч җенси органнарга зур зыян китерә, икенчедән, яралгының үсешен турыдан-туры үзгәртә. Исерек кешенең һәр күзәнәге этил агуы белән тулган, шунлыктан яшь организмның киләчәктә тулы үсешүе икеле. Исерткеч эчемлекләрне даими куллану зур югалтуларга да китерергә мөмкин. Җәнлекләрдә үткәрелгән тикшеренүләр шундый нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә.

Авырлы диңгез чучкасына кечкенә дозада исерткеч эчемлек биргәннәр. Нәтиҗәдә сиксән сигез баладан илле бише үле туа. Тагын бер кызыклы очрак, тавык йомыркасын спирт койдырылган бүлмәдә тотканнар. Шул йомыркалардан яртысы гына чебешле була. Ә бит анда алкогольнең парлары гына була. Бу агуның кечкенә өлеше дә яңа туган организмга менә ничек зур тәэсир иткән.

Иң куркынычы — исерткеч эчемлек кулланган ата-ана баласын тулы канлы тормыштан мәхрүм итә. Андый сабыйлар башлангыч сыйныфларда уку программасын үзләштерүдә авырлыклар белән очрашмаса да, үскән саен төрле үзгәрешләр кичерә. Алар тиз арый башлыйлар, игътибарны югалталар, авыр мәсьәләләр чишә алмыйлар, укуга булган омтылыш-теләкләре тиз арада югала. Алкоголь куллану дәрәҗәсе югары булган саен җәмгыятьтә сәламәт булмаган балаларның саны артканнан-арта.

Дүртенче сыйныф укучысына әти-әнисе туган көнендә шәраб эчәргә рөхсәт итә. Әйе, белгечләр әйтүенчә, аны аз күләмдә эчәргә ярый. Моңардан соң малай спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлый. Нәтиҗәләр исә кызганыч, ул мәктәпкә йөрүдән туктый, озайлы дәвалауга мохтаҗ була. Мондый баланың кече яшьтән алкоголик булып китүенә шик юк. Спиртлы эчемлекләрнең яшь бала организмына көче күпкә зуррак. Сабыйга бик аз күләмдә генә спиртлы эчемлек эчерсәң дә, организм тулысы белән агулана. Бигрәк тә нерв системасы һәм баш мие тиз бирешүчән, мондый төр үзгәрешләргә сизгер. Организм үсешенең беренче елында яшь сабыйның мие 2,5 тапкырга зурая. 7 яшьтә ул 1250 граммга тигез. Зур кешедә ул масса 1400 граммга җитә.

Алкоголь шулай ук башка органнарны да зарарлый. Спиртлы эчемлекнең аз гына микъдарыннан да авырырга мөмкин. Тугыз яшьлек Вафа ике иптәше белән, олылардан качып, кибеттән шәраб ала. Бу “тылсымлы” эчемлекне эчкәч, сәбәпсез көлә, шаяра, уйныйлар. 20-30 минуттан соң баш әйләнү күзәтелә башлый. Өлкәннәр йөзе агарынган малайларын күреп шунда ук дәваханәгә озаталар.

Алкогольле эчемлекләр куллану баланың тормышын зур куркыныч астына куя. Ул канда кислородны азайта, шунлыктан йөрәк системасына да зыян китерә. Үсмер чакта малайларның гына түгел, кызларның организмы да күп үзгәрешләр кичерә. Спиртлы эчемлекләр кулланган үсмернең тормышы исә үлем белән дә тәмамланырга мөмкин.

Үсмернең бавыры, ашказан системасы да зур зыян күрә. Бавыр чире — алкоголь циррозы барлыкка килә. Шулай ук күп очракта гипофиз, җенси күзәнәкләр, бөер авыруы, шикәр авыруы да күзәтелә.

Гел булмаса да, әти-әнисенең эчкечелегеннән беренче чиратта бала газаплана. Бала дөньяга психик чирле, невропат булып туарга мөмкин. Соңгы елларда илебездә акыл ягыннан зәгыйфь булганнар өчен мәктәпләр артуы да шуның нәтиҗәсе.

Илдар ВӘЛИТОВ,

медицина фәннәре кандидаты,

Республика балалар клиник дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»