18.06.2011 - Сәламәтлек

Күңеле сизгер, йөрәге изге

Сәламәтлек начарлана башласа, беренче чиратта участок табибына мөрәҗәгать итәбез. Шул исәптән мин үзем дә инде ике дистә елдан артык табибларга йөреп, аларның киңәшләрен төгәл үтәп яшим. Күп чирләрне җиңеп яшим.

Дөньяда иң гуманлы һөнәр ияләре булган табибларның, аларның уң кулы булып хезмәт салучы шәфкать туташларының ярдәме-киңәшләре белән бик күпләр гомерләрен озынайта, аларга һәр көн саен күңелләреннән рәхмәт әйтеп яши.

Сүз уңаенда мине дәвалаган табибларның берничәсен әйтеп үтәсем килә. Менә алар: Мәдинә Хәкимова, Зәкәрия Гыйльманова, Халидә Фатыйхова, Роза Бәдертдинова һ. б.

Ә бүген мин табибә Ләйсән Ганиева кабинетында.

Авыруларның хәленә керү һәм аны аңлау, һәркайсының күңелен күрә һәм юата, кирәк чакта савыгуга өмет уятырдай сүз әйтә белү табибтан, чын мәгънәсендә, осталык таләп итә. Бу очракта да, минем бәхеткә, тәҗрибәле табибә Ләйсән Фәнил кызы шушы мөһим сыйфатларга ия. Кешеләргә ихлас мөнәсәбәттә булганы өчен аңа халык авыр минутта гына түгел, шатлыгын уртаклашу өчен дә мөрәҗәгать итә.

Ләйсән Ганиева Илеш районының Тәҗәй авылында дөньяга килгән. Бала чагында кыз балалар, гадәттә, табиб булып уйнаучан. Кечкенә Ләйсән дә курчакларына һәм мәче балаларына “укол” кадап уйнарга ярата. Күпләр, моны күреп: “Врач булыр бу бала, куллары килешеп тора,” — ди. Юраулары рас килә.

Сыйныфташлары һөнәр сайлап баш ваткан мәлдә, ул, алдан үзенә максат куеп йөргәнлектән, һич тә икеләнмичә Уфага юл тота һәм Медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә.

1996 елдан Дүртөйле үзәк дәваханәсендә участок табибы булып эшли. Шул елларда кияүгә чыга. Ире Айдар Шәрифуллин белән кызлары Энҗене тәрбиялиләр. Быел алтынчы сыйныфны тәмамлаган.

Ләйсән Фәнил кызы, үз эшенә бөтен күңелен, йөрәк җылысын биреп эшләве нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә зур абруй казанып өлгерде. Ул сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табибә, районның һәм республиканың мактау грамоталары иясе, Дүртөйле шәһәр Советы депутаты.

Шәфкать туташлары — табибларның төп ярдәмчесе, бу җәһәттән дә Ләйсән Фәнил кызының бәхете бар дияргә кирәк. Менә дистә елдан артык инде шәфкать туташы ягымлы, илтифатлы Рәвия Сәләхова белән иңгә-иң торып, килешеп эшлиләр. Шәфкать туташы табибәне ярты сүздән аңлый һәм үзенә йөкләтелгән бурычларны җиренә җиткереп башкара.

Табибларда булырга тиешле иң кирәкле сыйфатларның берсе — яңалыкны тою хисе, яңа препаратлар, эш алымнары белән вакытында танышып бару. Ләйсән Фәнил кызы бу өлкәдә дә алдынгы табиблардан калышмый.

Табиб хезмәте — аның яшәү рәвеше. Ул 24 сәгать, ягъни тәүлек әйләнәсенә табиб. Ләйсән Ганиева хәтта эш сәгате чыкса да, кабинетын бикләп, үзенә каралырга килгән пациентларны кабул итмичә китми. Мин бу сүзләрне күктән алып язмыйм. Табибка каралырга керү алдыннан чиратта торганда кешеләрне игътибар белән тыңлап утырдым. Бу фикерләрем шунда туды.

Башта әйткәнемчә, табибның эш көне авыруларны кабул итү белән генә чикләнми. Ул профилактика-диспансерлаштыру үткәрү белән дә мәшгуль. Хроник һәм каты чирләргә дучар булып, өеннән чыга алмаучы пациентларның янына бара, чакыруларга йөри. Юл уңаенда теге яки бу авыру янына кереп, хәл белешеп чыгарга да һич авырсынмый.

Шуңа иманым камил: башкалар бәхете хакына көчен, сәләтен, вакытын кызганмыйча эшләгән кеше генә үзе дә зур бәхеткә ирешә ала. Ул хезмәтләндергән участокта яшәүчеләр аңарга бик тә рәхмәтле.

Мулланур Тимерәев,

хезмәт ветераны.

Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»