18.06.2011 - Сәламәтлек

Процедуралар принцессасы

Югары квалификацияле категориягә ия шәфкать туташлары бармак белән генә санарлык. Альмира Вәлиәхмәтова — шуларның берсе. Ул Дәүләкән үзәк район дәваханәсе поликлиникасындагы процедуралар кабинетында эшли.

— Медицинаны үз һөнәрем итеп аңлы рәвештә сайладым, чөнки балачактан үземне бары тик шәфкать туташы итеп кенә күрдем. Һөнәри эшчәнлегемне, 1979 елда Салават шәһәрендәге медицина училищесын тәмамлагач, Дәүләкән районы үзәк дәваханәсенең бәби тудыру йортында яңа туган сабыйлар палатасында шәфкать туташы буларак башладым. 1995 елдан биредә эшлим, — ди Дәүләкәндә “процедуралар принцессасы” дип танылган Альмира Миңнехан кызы.

Күптән түгел үткән Хезмәт даны көнендә Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов районның данлыклы шәфкать туташына хакимиятнең Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләген тапшырды. Закир Гыйзелхак улы Альмира Вәлиәхмәтованың үрнәкле хуҗабикә һәм ана булуын да рәхмәт сүзләре белән телгә алды.

Мактаулы шәфкать туташы ире Караматулла Җәмил улы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Башкортстан дәүләт университетының инглиз теле факультетын тәмамлаган Альбина бүген Америкада яши һәм эшли, америкалы ире белән бер малай үстерә. Шул ук университетны тәмамлаган икенче кызлары Алина Уфада эшли. Шунысы игътибарга лаек: Альбина белән Алина икесе дә урта мәктәпне медальгә тәмамлаган.

Менә шундый кызлар үстергән аналар эшли безнең дәваханәләребездә!

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дәүләкән районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»