18.06.2011 - Сәламәтлек

Яшь табиблар, сез кайда?

Баш табиб Рамил  Гыйзетдинов.Республиканың сәламәтлек саклау системасында авыл районнарындагы дәвалау-профилактика учреждениеләре мөһим роль уйный, чөнки нәкъ алар авыл халкын дәүләт гарантиясендә каралган сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш.

— Бүгенге көндә халыкка медицина ярдәмен, район дәваханәсеннән тыш, биш авыл табиб амбулаториясе, 28 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә, — ди Ярмәкәй район дәваханәсенең баш табибы Рамил Гыйзетдинов. — Әлбәттә, оптимальләштерү сәясәте безгә дә кагылды. Ярмәкәйдәге дәваханәдә 68 койка гына калдырылды. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационарда урыннар җитмәү көнүзәк проблемага әйләнде. Шул сәбәпле, бирегә эләгү өчен авырулар чират көтәргә мәҗбүр.

Районның сәламәтлек саклау системасында бүген 24 табиб хезмәт сала. Узган елга караганда, белгечләрнең саны өч кешегә кимегән. 10 мең кешегә табиблар белән тәэмин ителеш Ярмәкәйдә 13,8 процент кына тәшкил итә. Республика буенча — 37,9 процент. Ә инде белгечләр аз икән, димәк, авыл халкы дәүләт гарантиясе программасында каралган медицина ярдәмен ала алмый.

— Әйе, тар профильдәге белгечләрнең җитешмәве эшне авырлаштыра, — ди Рамил Рим улы. — Бүгенге көндә район дәваханәсендә кардиолог, эндокринолог, пульмонолог, онколог, хәтта офтальмолог та юк. Моның сәбәбе билгеле — тәҗрибәле белгечләр авыл җиренә, төпкелдәге районга эшкә килергә теләми. Бу хәлдән ничек чыгарга соң? Әле максатлы юллама буенча медицина университетында укучы бер яшь белгеч офтальмология буенча интернатура үтәргә җыена. Алдагы елда ул Ярмәкәйгә эшкә кайтыр, дип өметләнәбез. Былтыр район дәваханәсендәге ЛОР-врач пенсиягә чыкты. Әле шул һөнәргә табиб Ярулла Габдуллинны укытабыз. Ул заманында интернатурада отоларингология буенча әзерлек үткән.

Районда һәр яңа белгечне кушкуллап каршы алырга әзербез. Аларга бөтен уңайлыклары булган фатир бирәбез. 2006 елда табиблар өчен аерым  йорт төзелгән иде. Мин дә бүген гаиләм белән шунда яшим. Әле Пушкин урамындагы буш торган бер контораны дүрт фатирлы йорт итеп үзгәртеп корырга ниятлибез. Ул объект районның төзелеш программасына кертелде. Озакламый анда подрядчылар эшкә керешәчәк.

Шуны әйтергә кирәк: һәр авыл районына егет һәм кызларны медицина университетына укырга җибәрү өчен ел саен квоталар бүленә. Ул урыннарның буш калмаганлыгын да яхшы беләбез. Ләкин өстенлекле шартларда укырга кергән яшьләрнең соңыннан районга кайтырга омтылмавы начар бер күренешкә әверелде. Алар ничек тә булса шәһәрдә калырга тырыша, өстәвенә, күпләре бөтенләй башка тармакта эш башлый. Күрәсең, медицина университетына алар диплом алу өчен генә бара.

Былтыр Ярмәкәй район дәваханәсенә квота буенча укыган педиатр Айгөл Габдуллина эшкә кайткан. Моңа медиклар коллективы, әлбәттә, куана.

— Яшьләр бит икенче белгечлекне дә тиз үзләштерә, — ди баш табиб. — Айгөлне без дүрт айга махсус курсларга укырга җибәрдек. Ул хәзер район дәваханәсендә балалар кардиологы булып эшли.

Сәләтле яшь белгеч тиз арада халыкның ихтирамын яуларга өлгергән. Ярмәкәйдә туып-үскән кыз, интернатураны тәмамлаганнан соң, бернинди икеләнүсез район дәваханәсен сайлаган. Тик диплом алган башка яшь табиблар аның кебек якташларының сәламәтлеге хакында кайгыртырга теләрме икән?

Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләрен дә районда күз уңыннан ычкындырмаска тырышалар. Әле Әбделкәримдәге медицина пунктына яңа җиһазлар кайтаруга бюджеттан акча бүлгәннәр. ФАПлар да үз эшчәнлеген киңәйтергә тиеш. Федераль министрлыкның күрсәтмәсенә ярашлы, аларга хәзер пациентлар өчен иң кирәкле препаратлар белән сату итү бурычы да йөкләтелә. Моның өчен ФАПларның тиешле базасы, иң мөһиме — лицензиясе булырга тиеш. Әле Ярмәкәйдә шуңа әзерлек алып баралар, һәрхәлдә, быел авыл халкына шундый хезмәт күрсәтелә башлаячак, дип ышандыралар.

Сүз дә юк, “Сәламәтлек” проекты авыл медицинасын үстерүгә дә зур этәргеч биргән. Ярмәкәйдә былтыр бала тудыру йортына кыйммәтле аппарат, бактериология лабораториясенә 500 мең сумлык заманча җиһазлар, шулай ук “Ашыгыч ярдәм” хезмәте өчен яңа “УАЗ” автомобиле алганнар. Район үзе дә сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын ныгытуга ярыйсы гына акча сала. Узган елда бактериология лабораториясендә капиталь ремонт үткәрү өчен урындагы казнадан 1 миллион 200 мең сум бүленгән. Терапия бүлекчәсендә барлык уңайлыклары булган палаталар ачуга 480 мең сум тотынганнар.

— Бездәге стационар да, поликлиника да заман таләпләренә җавап бирә, — ди баш табиб. — Югарыда телгә алуымча, әлеге дә баягы яхшы квалификацияле белгечләрнең җитешмәве генә безнең эшчәнлекне һәм мөмкинлекләрне чикли.

Балалар кардиологы Айгөл Габдуллина яшь  пациентны кабул итә.Әлеге көндә район дәваханәсенең терапия, хирургия, педиатрия һәм инфекция бүлекчәләре генә эшләп килә. Тар белгечлекләр буенча Ярмәкәй Октябрьский һәм Бәләбәйдәге шәһәр дәваханәләренә беркетелгән. Гадәттән тыш очракларда аларда авылдан килгән авыруларны бернинди тоткарлыксыз кабул итәләр икән.

— Республикада сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә кагылышлы махсус программа кабул ителде. Авыруларны дәвалауда югары технологияле җиһазларны файдалану өчен районара үзәкләр барлыкка киләчәк. Без, әвәлгечә, Октябрьский шәһәре медиклары белән берлектә эшләячәкбез. Андагы үзәктә авыл пациентлары өчен махсус койкалар булачак,— ди баш табиб. — Бүген бит йөрәк-кан тамырлары авырулары кешеләрне теге дөньяга күбрәк алып китә. Инсульттан соң исән калган авыруларның 20 проценты гына актив тормышка әйләнеп кайта. Шуның өчен Октябрьскийда районара махсуслашкан үзәк ачулары бик тә урынлы.

Әйе, һәр очракта да медицина авыру кешене коткарып кала алмый. Шуңа кешеләр үзләре дә сәламәтлекләре турында кайгыртырга, игътибарлырак булырга, авыруның билгеләре күренә башлау белән табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Тагын да шул: тармакны модернизацияләү барышында профилактик чараларга, сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә игътибар һич тә кимемәсен иде.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Ярмәкәй районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»