18.06.2011 - Сәламәтлек

Коеп куйган зыялылар!

Римма һәм Раних Ильясовлар.Авыл зыялысы. Кем ул? Югары белем турындагы дипломын түр башына куеп, кергән бер кеше белән шул яккарак ишарәләп сөйләшергә яратучы ялтыравыкмы? Әллә киң даирәле белеме, алдынгы карашлары белән дөнья гаме арттыручы акыл иясеме? Ничек кенә булмасын, ул — башкаларга файда китерүдән, тормышка бер яктылык өстәүдән ямь таба белүче кешедер. Нәкъ шундыйлар белән без Кушнаренко районының Карача-Елга авылында очраштык.

Ә юлга безне шул ук районның Марс авылында яшәүче Вадим Нурмөхәммәтовтан килгән хат чакырды. Ул бик җитди итеп “Срочно в номер!” дип башлана. Автор хатта Карача-Елга дәваханәсенә бик авыр хәлдә килеп кереп, савыгып, үз аяклары белән чыгып китүе турында яза һәм табиблар Римма белән Раних Ильясовларга рәхмәт белдерә.

Без барганда яз белән җәй очрашканда гына була торган гаҗәеп матур, чуак көн иде. Аның яктылыгы, җылылыгы әңгәмәдәшләребезнең күз карашларына да күчә. Баксаң, алар мәктәп елларында ук бер-берсен яратып өйләнешкән пар икән.

Раних абый — Тартыш авылыннан, Римма ханым — район үзәгеннән. Егет кеше мәктәпне алданрак тәмамлый һәм укырга Мәскәүгә китә. Кече яшьләрдә каты авырып, инде яшәргә өмет калмагач, аны үлем тырнагыннан йолкып алган табибә Маргарита Носкова үрнәгендә табиб буласы килә аның. Башта ул стоматологияне сайлый. Әмма беренче практикада ук ялгышканын аңлый. Укуын ташлап, башкаладан кайтып китәргә мәхәббәте дә сәбәпче була. Беренчедән, ул Риммасын сагынудан зарыга, икенчедән, кыз сайлаган медицина институтында бергә уку теләге белән яна. Бәхеткә, уртак хыяллар тормышка аша, студент елларында гаилә туа. Кызлары Лилия башта әти-әнисенең диплом алганын көтеп, соңыннан шунда ук укып чыгып, бүген инде үзе дә укытучы сыйфатында медицина университетыннан аерылганы юк.

Алга китеп, шуны да әйтик: Ильясовларның тагын өч улы, алты оныгы да бар. Бу яклап бәхетләре түгәрәк. Эш бәхете дә урап үтмәгән аларны.

Раних Маних улы хезмәт юлын башкаланың 38нче поликлиникасында участок табибы булып башлый. Биредә ике генә ел эшләсә дә, үзен әле дә сагынып сөйләрлек хатирәләр калдырып китә. Хезмәт юлын хатыны белән бергәләп Благовар районының Иске Күчәрбай авылында дәвам итә. Анда Ильясовлар өр-яңа дәваханә салуда катнаша. Мәсгуть Баязитов җитәкләгән миллионер колхоз бу төзелешнең матди нигезен тәэмин итсә, оештыру эшләре күбрәк табиблар җилкәсенә төшә. Бер үк вакытта алар кешеләргә медицина ярдәме күрсәтә. Уңган-булган белгечләрне халык бик тиз үз итә. Аларны авылда югары мәдәниятле, тыйнак кешеләр буларак яраталар. Шул ук сыйфатлары белән Кушнаренко районында да абруй казаналар.

Карача-Елга участок дәваханәсенә алар сиксәненче еллар азагында кайта. Ул, 1968 елда төзелеп, егерме ел эчендә инде бик нык кына таушалган була. Дөресрәге, ярымҗимерек хәлгә кала, бинаның 68 проценты яраксыз дип табыла. Ике ел буена монда төзекләндерү эшләре бара. Өр-яңадан поликлиника төзелә, моңа кадәр эшләп килгән ике палата янына тагын берничәсе сафка баса, җылылык системасы яңадан үткәрелә, гомумән, дәваханә эшчәнлеге өчен барлык уңай шартлар да булдырыла.

Сәламәтләндерүнең нигезе — дөрес диагноз кую. Бу өлкәдә Ильясовлар — аеруча оста белгеч. Шуңа күрә аларның ике участогында да дәвалау соңга калган яман шеш юк диярлек. Йөрәк өянәге кичереп тә исән калганнар күп. Моның өчен махсус корылмалар, препаратлар җитәрлек. Ә иң мөһиме — дәваханәдә мотлак булырга тиеш шәфкатьле, белемле хезмәткәрләрдән торучы коллектив тупланган. Бу табиблардан башлап, җыештыручы-санитаркаларга кадәр кагыла.

Иң мөһиме һәм сокландырганы — алар кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торучы, бернинди низагка урын калдырмаучы хезмәттәшләр. “Шундый бердәмлеккә ничек ирештегез?” дип сорыйбыз Римма Мидхәт кызыннан.

— Сер түгел, хатын-кызлар күп эшләгән җирдә “чыш-пыш”сыз булмый, тавыш чыгарга гына тора. Әмма мин кызларга күптән шуны әйтеп куйдым: авырулар булмаган җирдә теләсә ничек аралашыгыз, әмма алар алдында сез һәрвакыт елмаеп торучы, йомшак күңелле һәм ярдәмчел булырга тиеш. Бәхеткә, алар белән бу килешүнең бозылганы юк, — диде ул.

Өлкән шәфкать туташы Лифә Гыйзетдинова авыруны кабул итә.Гомумән, ул үзе турында бик аз сөйли. Әгәр дәваханәгә ярдәмгә килгән, әле дә иңен куючы кешеләрнең исем-шәрифләрен тезеп китсәк, бу мәкаләгә урын калмас та иде. Кемдер ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткерергә “оныта”. Менә шул рәхмәт әйтә белү һәм низагтан ерак булуны да зыялылык билгесе дияр идем.

Ул сыйфат нәселдәндер дә. Римма ханымның бабасының бабасы Габдулла, әйтик, Карача-Елга авылының хөрмәтле мулласы булган. Ул дару үләннәре белән дәвалаган. Бола елларында кулга алынган. Сәхибҗамал абыйстайны алты баласы белән урамга куып чыгарганнар. Йорттагы ишек тоткаларына кадәр каерып алган “кызыл талаучы”ларга “Сабыйларымның авызына салырга кош җиме кадәр генә булса да азык калдырыгыз”, дип ялварган ул. Әмма юкка... Шул хәлдә дә югалып калмаган, балаларын аякка бастырган, бу бәхетсезлеге өчен беркемне кычкырып гаепләмичә, тыныч кына бакыйлыкка күчкән. Әнә шул абыстайның рухы да яшидер бүген табибәдә.

Раних Маних улы белән аларның сөйләшүен күзәтү — үзе бер хозурлык. Икесе дә бер һөнәр иясе булгангамы, алар һәрвакыт хакыйкатьне эзләү юлында. Моның өчен фикер алышып, кайчан бәхәсләшеп тә китәләр. Әмма күз карашлары очрашканда һәрвакыт йөзләре яктыра, керфек очларында үзләренә генә билгеле нур уйный. Төс-килбәте белән дә, гамәлләре белән дә гүзәл алар. Коеп куйган зыялылар!

Резида ВӘЛИТОВА.

Кушнаренко районы.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»