18.06.2011 - Сәламәтлек

Ак халатлыларга - ак гөлләмәләр

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан башкаланың иң күркәм биналарының берсе булган “Конгресс-холл”да республика форумына җыелды.

Сәламәтлек саклау өлкәсе — республика социаль сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина котлады.

— Табиблар безгә гомер бүләк итеп яши. Шундый фидакарь хезмәтегез өчен бүген минем сезгә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Үзегезгә иминлек, сабырлык, ә эшегездә уңышлар телим, — диде Зөһрә Җиһанур кызы. — Бүген миңа республика җитәкчелеге тарафыннан  сезгә дәүләт бүләкләре тапшыру бурычы йөкләтелде. Мин моңа бик шат һәм бу миссияне ихлас күңелдән башкарам.

Ул бер төркем хезмәт алдынгысына Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын, “Башкортстан республикасының атказанган табибы” һәм “Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” таныклыкларын тапшырды. Аннары сәхнәгә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының балаларга медицина ярдәме курсәтүне үстерү департаменты һәм иртә туган балаларга ярдәм итү хезмәте директоры урынбасары Олег Филиппов күтәрелде. Ул сәламәтлек сагында торучыларга ихлас теләкләрен җиткерде.

— Бүген илдә тармакны үстерү өчен күп эшләнә. Әмма алда эшләнәсе эшләр аннан да күбрәк. Алар җиңелдән булмаячак. Без медицина хезмәткәренең үз һөнәре белән тагын да ныграк горурланыр көннәрне күрербез әле, моңа һичшиксез ирешербез дип ышанам, — диде ул.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, үз чиратында, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча илдә барган киң масштаблы программада республиканың актив катнашуын телгә алды. Шуңа бәйле халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру эшендә җитди үзгәрешләр, медицина учреждениеләрен техник җиһазландыру һәм кадрлар белән яңа сыйфатта тәэмин итү эше башлануын билгеләде.

Бәйрәмгә тармак ветераннары да чакырылган иде. Аларга олы рәхмәт сүзләре яңгырады, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм кичәсен Башкортстан сәнгать осталарының концерты бизәде.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»