16.06.2011 - Сәламәтлек

Кояштай елмаюлары да дәвалый

Республикада, социаль сәясәтнең мөһим бурычлары буларак, халык сәламәтлеген саклауның, медицина ярдәме сыйфатын күтәрүнең һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыруның озайлы өстенлекләре билгеләнгән. Алар “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты һәм төбәк сәламәтлек саклау системасын 2011-2012 елларда модернизацияләү программасына ярашлы тормышка ашырыла. 2006 елдан эшләп килүче өстенлекле проект чикләрендә сәламәтлек саклау өлкәсенең башлангыч звеносын ныгыту, чирләрне профилактикалауны көчәйтү, халыкның медицина ярдәменең югары технологияле төрләренә ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча республикада шактый эшләр башкарылды. Бу — Хөкүмәтебезнең һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче медицина хезмәткәрләренең хәстәрлекле эш  нәтиҗәсе. Һәр елдагыча, ак халатлылар быелгы һөнәри бәйрәменә дә дөнья һәм илкүләм танылуга лаек  казанышлары белән килде.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина котлады. Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, ирешелгәннәргә тукталып, бигрәк тә тармакны яңартуга бәйле бурычлар хакында сөйләде, яңа программага нигезләнеп, системаны Европа дәрәҗәсендәге стандартларга җиткерү кирәклеген, алда күләмле эш көтүен билгеләп үтте.

Бәйрәм бүләксез булмый. Медицинада да үз эшен намуслы башкаручы хезмәткәрләр бихисап. Тантаналы чарада бер төркем ак халатлыларга хезмәттәге казанышлары өчен югары бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

Рәзилә  НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»