14.06.2011 - Сәламәтлек

“Рәхмәт, донор!” акциясе Уфада үтә

14-18 июньдә Уфада Бөтендөнья донорлар көненә багышланган “Рәхмәт, донор!” Бөтенрусия мәгълүмат акциясе үтәчәк. Акциянең соңгы көнендә  18 июньдә  Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Дондагы Ростовта, Сочида һәм Уфада зур концерт программалары белән  бәйрәм чаралары үтәчәк. Анда власть органнары, кан бирү станцияләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре донорлар белән аралашачак.

Уфада Бөтенрусия акциясе кысаларында 14-17 июньдә  “Моторлар төзүчеләр” мәдәният сарае каршында күчмә  кан хәзерләү-алу пункты эшләячәк. Донорлар көн саен 10-13.00 сәгатьләрдә кабул ителәчәк. Шушы көннәрдә теләге булган һәркем Республика кан тапшыру станциясендә дә кан бирә алачак.

“Рәхмәт, донор!” акциясенең  соңгы чарасы 18 июньдә Башкортстан дәүләт университетының тамаша залында үтәчәк.

18 яше тулган һәркем донор була ала. В һәм С гепатитлары белән авырган, туберкулез, наркология һәм тире-венерология диспансерларында исәптә торучы  кешеләр кан тапшыра алмый.

“Рәхмәт, донор!” мәгълүмат акциясе  Русия Сәламәтлек саклау  һәм социаль үсеш министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Әлфия Әһлиуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»