11.06.2011 - Сәламәтлек

Югары сыйфат, заманча технологияләр

Туберкулезга каршы диспансер республикада бу яман чиргә каршы көрәш алып баручы иң эре медицина учреждениесе исәпләнә. Диспансер республикада 2008-2012 елларга туберкулез белән көрәшнең максатлы программасына ярашлы үз эшчәнлеген алып бара. Урыннарда аның сигез: Уфа, Белорет, Бөре, Күмертау, Салават, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләрендә һәм Приютово поселогында филиаллары эшли.

Бүгенге көндә авыруларны туберкулезга каршы хезмәт карамагында булган ике меңнән артык стационар койка-урын кабул итә. Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда югары технологияле методикалар кулланыла. Билгеле булуынча, республикада туберкулезны дәвалауда уңышлар бар, авыручыларның кимүе күзәтелә. Республика хөкүмәте ярдәме белән туберкулезга каршы хезмәт даими камилләшә. Диспансерда 240 урынлык яңа хирургия корпусының ачылуы моңа ачык мисал булып тора. Ул дәвалау-профилактика эшен тагын да киңрәк җәелдереп, нәтиҗәлерәк итәчәк дип көтелә. Хирургия дәвалануын үтәргә тиешле авырулар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Ул заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Кичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов яңа ачылган хирургия корпусы һәм андагы шартлар белән танышып чыкканнан соң диспансер коллективы белән очрашты. Ул аларга биредәге шартлар белән канәгать булуын белдерде. Фтизиатрлар белән очрашу вакытында ул тармак алдында торган модернизациягә бәйле бурычлар, бу җәһәттән килеп туган проблемалар, экологик хәлнең торышы турында сөйләде. Президент, шулай ук, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чараларга тукталды.

— Шушы көннәрдә үткән РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында сүз экологияне саклауга багышланды. Билгеле булуынча, экология һәм сәламәтлек берсе-берсеннән аерылгысыз. Шуңа күрә “Химпром” кебек  предприятиеләрнең табигатькә китергән зыяны һәм аларны бетерүгә юнәлтелгән чаралар турында сүз йөрткәндә без иң тәүдә халыкның сәламәтлеге турында уйлыйбыз. Республикада санатор-курорт дәвалау, туберкулез, үпкә авыруларын реабилитацияләү юнәлешендәге эшчәнлекне җәелдерергә кирәк, — дип билгеләп үтте Рөстәм Хәмитов. Санатор-курорт дәвалау системасына кагылып, ул кымыз белән дәвалауның өстенлекләрен, аның безнең шартлар өчен аеруча тәңгәл килүен, “кымыз авыллары” кебек дәвалау-ял итү урыннары оештыру кирәклеген билгеләп үтте. Арытаба Рөстәм Хәмитов мондый эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләрнең барлыгын, аларга ярдәм күрсәтергә, бу эшкә җәмәгатьчелекне, эшкуарларны активрак җәлеп итәргә кирәклеген сызык өстенә алды.

Очрашу барышында җанлы сөйләшү, фикер алышу булды. Фтизиатрлар Башкортстан Президентының “кымыз авыллары” турындагы тәкъдимен хупладылар, алар, шулай ук, урыннардагы филиалларның торышы, аларга игътибарны арттыру кирәклеге, андагы кайсыбер дәвалау корпусларының искерүен, туберкулезлы авырулар арасында аеруча эчкечелекнең артуы сәбәпле, бу яман гадәт белән көрәшне көчәйтергә кирәклеге турында әйттеләр. Президент Рөстәм Хәмитов  чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлады һәм бу уңайдан үзенең фикерләрен әйтте.

 Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»