13.08.2014 - Сәламәтлек

Күз — дәрья икән

Уфа шәһәре 10нчы клиник дәваханәсенең офтальмология бүлегендә ел саен өч меңгә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтелә.

Бу дәваханәнең офтальмология бүлеге быел 50 еллыгын билгели. Ярты гасыр эчендә дистәләрчә мең кешегә ярдәм күрсәткән, күпләрнең күзен ачкан, эзләнү-тикшеренүләр алып барган, белгечләр әзерләгән бүлек бу. 

Бүген бүлектә 1 һәм 2нче бүлекчәләр (консерватив дәва-лау һәм хирургия) эшли, медицина фонды һәм бюджет ни-гезендә 110 стационар урын бар. Монда ел саен 3000гә якын кешегә катаракта, глаукома, күз травмалары, диабет тәэсирендә барлыкка килгән авырулар һәм башка бик күп юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсә-телә. Офтальмология бүлегендә эшләүче белгечләрне “күз са-гының алгы сафында торучылар” дип атарга була. Бу — матур сүз генә түгел, ә берничә ел эчендә бүлектәге табибларның, шәфкать туташларының көндә-лек эшен күзәтүләр нәтиҗә-сендә туган фикер.
Табибларның көндәлек эше конвейерны хәтерләтә: авыруларны кабул итү, күзәтү-тик-шерүләр үткәрү, операция ясау, дәвалау бер тәртиптә алып барыла, авырулар алышынып тора... Бу шартларда “табиб — пациент” мөнәсәбәтен коры механик эшкә әйләндермичә, кешелеклелекне югалтмыйча, һәр авыруда аерым шәхес күрү сәләтен саклау җиңел түгелдер. Ә офтальмология бүлеге хез-мәткәрләре өчен, югары профессионализмнан тыш, “тере, шәфкатьле җан”га ия булу һәм аны саклап калу аеруча мөһим, чөнки алар, нигездә, өлкән яшьтәге, психологик планда үзенчәлекле авыруларны дәва-лый. Бүлектә эшләүче төрле буын вәкилләренең — О. К. Сабиров, Т. Н. Боброва, Р. М. Шәфыйкова, Р. Т. Еникеева һәм башкалар — бу үзенчәлекләрне белеп эш итүе, авыруларга карата мәрхәмәтле һәм түзем булуы, “яхшы сүз — җан азыгы” икәнен аңлавы пациентларга төрле процедуралар, дәвалау чаралары белән бер дәрәҗәдә уңай тәэсир итә, плацебо ролен үти. Катлаулы очраклар булмый тормый, әлбәттә, ләкин пациент белән табиб арасында ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыру, авыр хәлле авыруны ташламау, та-бибның коммуникатив осталыкка да ия булуы — бу коллективның эш принциплары.
Бүлекнең эш нәтиҗәсе та-библарның профессиональ әзерлек дәрәҗәсе белән бил-геләнүен күз уңында тотып, мин баш табибның хирургия буенча урынбасары, Уфа шәһәренең баш офтальмологы Айдар Ямлихановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Айдар Гаяз улы Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында туып-үскән, медицина институтында укыганда күзләр микрохирургиясе белән кызыксынган. Бүген ул — витреоретиналь хирургия өлкәсен үзләштерү белән актив шөгыльләнүче хирург.
— Айдар Гаязович, XXI гасыр — яңа технологияләр чо-ры. Сезнең бүлектә яңалык-лар тәэсире ничек чагыла?
— Офтальмология — югары технологияләр өлкәсе: яңа инструментлар, аларга бәйле яңа методикалар барлыкка килә, шул нигездә бер пациентка бүленгән вакытны 10 көннән 3-4 көнгә кадәр кыскарту мөмкинлеге туа. Микрохирургия актив кулланыла. Соңгы вакытта витреоретиналь хирургия мөмкинлекләрен өйрә-нү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнәбез. Бу — катлаулы, берничә этаптан торучы операция, сетчатка белән бәйле. Дөрес, бу юнәлеш белән шө-гыльләнүче табибка “рәхмәт” сүзен әйтүчеләр күп булмый. Мәсәлән, катарактага операция ясыйсың икән, аның нәтиҗәсе пациентка икенче көнне үк күренә: күрмәгән, я бик начар күргән кеше кабаттан күрә башлый. Ә сетчаткага операция ясаган очракта син, хирург буларак, операциянең уңышлы үтүенә, күзне “үтерүче” процессны туктата алуыңа куанасың, ә пациент еш кына аның уңай нәти-җәсен күрми һәм аңламый. Ләкин, ничек кенә булмасын, без пациент мәнфәгатен кайгыртып эшлибез.
ВОЗ мәгълүматларына караганда, алдагы елларда халыкта шикәр чире 10 процентка артачак, ә аның тәэсире турыдан-туры күз авыруларының үсүенә, сетчаткага бәйле проб-лемаларның да артуына китерә-чәк. Димәк, витреоретиналь хирургия генә түгел, башка яңа технологияләрне дә үзебездә булдыру һәм үзләштерү — бү-генге һәм иртәгәсе авыруларның хәлен җиңеләйтүгә ярдәм итүче бердәнбер чара.
Ә без, кызганычка каршы, яңа препарат, имплантант, җайланма-корылмаларга сусап яшибез... Дөрес, район, шәһәр безне ярдәменнән ташламый, әмма алар гына безнең их-тыяҗларны тулысынча канә-гатьләндерә алмый. Безнең шартларда ил-дәүләт күлә-мендә медицина өлкәсенең стратегик һәм тактик максатларын дөрес билгеләү һәм аларны системалы рәвештә хәл итүгә көч салу сорала. Без, табиблар һәм пациентлар, ил хакимнәреннән халык сәламәтлегенең ил сәла-мәтлегенә тәңгәллеген аңлап эш итүләрен көтәбез, “Сәламәт тәндә сәламәт рух” тан “Сәламәт илдә сәламәт рух” үсеп чыгуын онытмауларына өметләнәбез.
— Инструментарий үзе генә, никадәр заманча булса да, әгәр яхшы белгечләр юк икән, “туң тимер” булып калачак...
— Килешәм. Без белгеч-ләрне үзебездә әзерләргә, үс-терергә тырышабыз. Бүлек каршында кафедра, ординатура бар. Тәҗрибәле белгечләр белән бергә, яшьләребез дә — безнең таяныч. Мәсәлән, Резеда Шә-фыйкова медицина университетында укыган вакытта ук, 3 курстан соң, безнең бүлеккә шәфкать туташы булып эшкә урнашты, бездә ординатура үтте, хәзер — төп көчләрнең берсе. Мондый белгечләр дәвалауның һәр этабын үзе аша үткәреп, белеп, уңышлы операциядән соң яхшы дәвалау да кирәклеген аңлап эш итә.
— Айдар Гаязович, аңла-вымча, Сезгә һәм Сезнең коллегаларыгызга киләчәктә эшсезлек куркынычы янамый, күз авыруларының саны арта. Бу нилектән шулай?
— Сәбәпләре күп. Сәер тоелса да, цивилизациянең кеше сәламәтлегенә кире тәэсирен күзәтәбез: баллы-майлы ашыйбыз, аз хәрәкәтләнәбез, начар гадәтләр (тәмәке, эчкечелек), стресслар белән “дус яшибез”, нәтиҗәдә — диабет, атеросклероз һ.б. Ә күз — кеше организ-мының “иң нечкә” урыны. Икен-чедән, кеше гомеренең озынаюы да күз авыруларының артуына китерә, дип әйтергә мөмкиндер. Кыска гомерле кеше, тумыштан ук ниндидер патологиягә ия булмаса, күзләре начараю чорына барып җитми... Өченчедән, генетика да сәбәпче — күз авыруларында нәселдән килгән очраклар якынча 50 процент, дип фараз ителә.
— Сезнең кулга калмас өчен, һичьюгы медицина яр-дәменә мохтаҗлык белән мөмкин кадәр соңрак очрашу өчен без нәрсә эшли алабыз соң?
— Күзләрнең начарая башлавын сизү белән “үтәр әле” дип яшәмәскә, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, табиблар белән, ә безнең очракта күз табибы белән дус булыгыз, яхшы табиб табыгыз. Белгеч белән никадәр иртәрәк очрашасыз, шулкадәр яхшырак. Әгәр нәсе-легездә күз проблемасы күзә-телә икән, бу киңәш — алшарт.
40 яшьне үткән һәркем даими рәвештә күз басымын үл-чәтергә тиеш, чөнки глаукома, катарактадан аермалы буларак, күзгә күренеп килми, аны алдан искәртү өчен күз басымын күзәтеп торырга кирәк.
Күздә, гадәттә, кеше организмында барган начар үзгә-решләр, башка авырулар чагыла, шуңа күрә ул авыруларны дәваламый торып, күзне генә саклап калып булмый.
Сәламәт тормыш рәвеше алып бару: тәмәке, алкогольдән баш тарту, физик культураны үзләштерү, дөрес туклануны кайгырту (баллы, майлы, тозлы азыкларны киметү һ.б.), кан тамырлары сәламәт булу — иң мөһим шартлар.
Табип кушкан барлык киңәш-ләрне җиренә җиткереп, системалы рәвештә үтәргә кирәк.
Гомумән алганда, “күз — күңел көзгесе”: үз-үзең һәм дөнья белән килешеп яши белү, күңел төшенкелегенә бирелмәү, го-мернең һәр мизгелен бәхет үсентеләренә әйләндерү сәлә-тенә ия булу, теләсә нинди шартта да кешелегеңне “күз карасы кебек” саклау —­ барысы да күзләрдә чагыла.
Күзләрегезне һәрдаим кайгыртып яшәгез! Ә без сезгә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.


Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»