31.07.2014 - Сәламәтлек

Кардиологияме, косметологияме?

Республиканың Контроль-исәп палатасы тиешле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә“Зеленая роща” шифаханәсенең 2012-13 еллардагы эшчәнлеген тикшергән. Бу чорда һәм әлегә кадәр учреждениегә Рамил Бәдретдинов җитәкчелек итә. Тикшерү материаллары белән танышканнан соң яңа җитәкче болай да көчкә тын алган шифаханәне бөтенләй бетерергә ниятләгән дигән фикер кала. Хәер, барысын да баштан башлыйк.

2012 елда әлеге әфәнде вазый­фасына керешү белән шифаханә хезмәткәрләре бер-бер артлы эштән китә башлый. Шушы елда 249 кеше, ягъни биредә хезмәт салучыларның 52 проценты, ә 2013 елның 9 аенда 200 кеше (48 процент) гариза язган. Шулай итеп, ике ел эчендә җитәкче кадрларны 100 процентка алыштырган. Биредә дистәләрчә еллар эшләгән, исемнәре киң билгеле, тәҗрибәле табиблар урынына Бәдретдинов үзе элек җитәкчелек иткән “Янгантау” шифа­ханәсе хезмәткәрләрен кабул иткән. “Мин аларны мәҗбүриләмәдем”, — диде ул коллегия утырышында. Ләкин абруйлы шәхесләрнең бер сәбәпсез эш урыннарын алыштырмаганлыгы көн кебек ачык.
Монысы хилафлыкларның башы гына әле. Алар берничә төргә бүленгән. Контроль-исәп палатасы коллегиясе әгъзаларын бигрәк тә директорның дәвалау эшчәнлеген оештыруда керткән яңалыклары шаккатырды. Билгеле булуынча, әлеге учреждение — республикада инфаркт һәм инсульт кичергән авыруларны тернәкләндерүче әйдәүче, бердәнбер дисәң дә була, ши­фаханә. Әмма, ревизорлар бел­дерү­ен­чә, тикшерү вакытына па­циентларны хәтта кардиологлар да карамаган. “Зеленая роща” әкренләп кардиология юнәлешеннән тайпылып, косметология буенча эш итүгә күчкән. Савыктырылучыларга тай массажы, ароматерапия кебек түләүле хезмәтләр тәкъдим ителгән. Моның өчен шифаханә миллионнарча сумга җиһазлар сатып алган. Кайбер хезмәтләр лицензиясез, сертификатларсыз һәм, гомумән, һөнәри әзерлексез күрсәтелгән. Ревизорлар биредә табиб-реабилитологларны да, физиотерапевтларны да, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табибларын да тапмаган. Аның урынына шифаханә башка эшчәнлеген актив үстерә: путевка һәм курсовкалардан кергән табыш 3 процентка кимесә, башка эшчәнлек буенча 66 процентка арткан. Болар барысы да директорның хәләл җефете идарә иткән косметология бүлеге эшен җанландырудан дип уйларга кирәк.
Шифаханә пациентларны тиешенчә тукландырмаган да, дәваламаган да. Азык-төлек танышларыннан сатып алынган. Әйтик, документлар буенча ике ел дәвамында Мәчетле районында яшәүче берәүдән 10 миллион сумга 55 тонна ит сатып алынган. Мондый күләмдә ит җитештерү зур хуҗалыкның гына көченнән килә югыйсә.
Директор җитәкче вазыйфаларга да кадрларны элекке эшләгән “Янгантау” шифаханәсеннән чакырып китергән. Үзенә аеруча якын булганнарга гына зур-зур премияләр тәтегән. Атап әйткәндә, 33 кешегә гомум күләме 300 мең сум премия түләнгәндә, калган хезмәткәрләр 1 мең белән хушланган. Аерым кешеләргә язылган премияләр хезмәт хакы фондының 2,5 тапкырга артуына китергән. Хезмәт законнарын бозу нәтиҗәсендә 2 миллион сумнан артык акча нигезсез түләнгән.
Коллегия әгъзаларын шул да аптыратты: шифаханәдә төзекләндерү эшендә сигез кеше исәпләнеп, хезмәт хакы алып килсә дә, чынында аларның эшен Салават районыннан (!) килгән 14 кеше башкарган. Алар курортта бушлай яшәгән һәм тукланган, нигезсез чыгымнарның күләме ике миллион сум чамасы тарта. Хезмәткәрләргә меди­цина тикшерүе дә бик сәер юл белән үткәрелә: моның өчен “Зеленая роща”га Мәсәгуть үзәк дәваханәсеннән табиблар китерелә, ә барлык анализлар шифа­ханәнең үзенең җиһазларында баш­карыла. Күрсәтелгән хезмәтләре өчен Мәсәгуть дәваханәсенә 225 мең сум акча түләнә.

 

Акыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»