30.07.2014 - Сәламәтлек

Аның елмаюы да дәвалый

Агыйдел шәһәре дәваханәсенең үзенчәлекләренең берсе — биредә чит ил докторы, индус Абхикеш Кочаленың эшләве. Бу якын-тирә генә түгел, республика өчен дә ят күренеш. Әйтергә кирәк, Башкортстанның башка бер генә шәһәр һәм район дәваханәләрендә дә Һиндстаннан килгән доктор эшләми.

— Hello, здравствуйте, исән-месез! — дип исәнләшәм мин, ак халаттан килеп кергән табибны сәламләп.
— Исэнсэсэз! — дип киң елмая ул.
— Сез инде татарча да өйрәнеп киләсез? — дим мин, ярым аптырап.
— Андый планнар бар. Монда күбрәк татарча сөйлә-шәләр, бигрәк тә өлкән яшьтә-геләр. Кабул итүгә килгәч, әй сөйләп китәләр чирләрен! Ярый әле шәфкать туташы урысчаны да, татарчаны да яхшы белә. Мин аңламаганнарны ул тәрҗе-мә итә, — ди табиб.
— Урыс телен бик яхшы өйрәнгәнсез, кайчан өлгерде-гез?
— Мин 2003 елда Русиягә килгәндә урысча бер сүз дә белми идем. Бирегә килгәч кенә укырга һәм сөйләшергә өйрәндем, — ди ул.
Доктор Кочале Абхикеш Чандракант Һиндстанның Бомбей шәһәрендә туып-үскән. 2003 елда дәүләт программасы буенча Русия югары уку йортында укырга квота алган. Рязань, Волгоград, Саратов шәһәрләрендә уку тәкъдим ителгәч, егет соңгысын сайлаган. 2009 елда укуын уңышлы тәмамлап, кулына хирург дипломы алган. Аннары өч ел ординатура үткән. Агымдагы елның февраленнән бирле доктор Кочале (аны биредә шулай атыйлар) Агыйдел дәваханә-сендә.
— Без Кочалены озак көт-тек. Барлык инстанцияләрне үтеп, документларны әзерләп, чит ил белгече өчен квота алганчы бик күп вакыт үтте. Бу вакытта гел бәйләнештә тордык. Әлбәттә, көтеп алуыбыз-ның нәтиҗәсе бар — без аңардан уңдык. Мин докторның югары мәдәниятле дә булуын әйтеп, халык, һөнәре алдындагы бурычын тирән аңлавын, барлык белемен файдаланырга тырышуын, һәрвакыт эзләнү-ләрдә булуын билгеләп үтәр идем. Ул безнең нормаль сөй-ләшүгә дә сусаган халыкны үзенең ихлас елмаюы белән үк дәвалый сыман. Мин, медицина учреждениесенең җитәкчесе буларак, мондый белгечләрнең дәваханәләрдә күбрәк эшләвен теләр идем, — ди дәваханәнең баш табибы Радик Гәрәев.
— Безнең дәваханәләр бе-лән сезнең илдәгеләр арасында аерма зурмы? — дип сорыйм Абхикештан.
— Техник яктан тәэмин ите-лүгә килгәндә, Русия дәваха-нәләре калышмый. Агыйдел дәваханәсен алсак, биредә җи-һазлар да заманча, барлык кирәкле әйбер бар. Һиндстанда дәүләт һәм шәхси дәваханәләр эшли. Иң зур аерма — пациент-ларның күплегендә. Бездә табиблар көненә иң күбе 10-15 кеше кабул итә. Ә биредә утыздан артып китә. Норма буенча бер авыруга бүленгән 12 минутка сыешу читенрәк, — ди табиб.
Океан артындагы яшәү дә-рәҗәсе, медицинаның түләү-летүләүсез булуы белән кызыксынам.
— Бездә медицина түләүле. Яшәү дәрәҗәсенә килгәндә, социаль аерма зур: байлар, урта хәллеләр һәм хәерчеләр бар. Әлбәттә, аз керемле категорияне дәүләт кайгырта, алар хөкүмәт дәваханәләрендә дәва-лана.
— Безнең илдә күбрәк йө-рәк-кан тамырлары, эндокрин системасы, нерв чирләре киң таралган. Һиндстанда ничек?
— Климатка бәйле буларак, безнең илдә йогышлы авырулар өстенлек итә.
— Һиндстан фармакология ягыннан алга киткән ил буларак танылган. Бу яктан нәрсә әйтерсез?
— Чыннан да фармакология бездә алга киткән. Әлеге тармакны үсеш юлында дияр идем. Бездә биотехнологияләр, фән-ни тикшеренүләргә игътибар зур. Бу исә чит ил инвесторларын да җәлеп итә.
— Ә традицион булмаган медицинага ничек карыйсыз?
— Чыннан да, Аюрведаны медицинаның анасы дияргә була. Ул, төрле юнәлешләрне исәпкә алып, Һиндстанда киң үсеш алган. Мин Аюрведага бик яхшы карашта. Әмма мин — хирург, минем һөнәр күбрәк кул һәм төпле белем белән кичек-мәстән чара күрүне таләп итә.
— Русиядә сезне иң аптыратканы нәрсә булды?
— Кар, — ди ул. — Мин карны үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Әлбәттә, тәүге елларда салкынга күнегә алмыйча интектем. Хәзер күнек-тем кебек инде. Сезнең ил бик чыгымлы. Бездә бер сезон өчен генә кием аласы. Ә монда исә кышкы кием дә кирәк, язгысы-көзгесе дә, җәйгесе дә. Кыйм-мәткә төшә. Шулай ук кышын йортларны җылыту бик күп чыгым сорый. Икенчедән, җи-ләк-җимеш кытлыгын тәүге елларда бик кыен кичердем. Бездә ел әйләнәсенә төрле җимешләр ашыйсың, аларга хак кыйммәт түгел, биредә исә алар “тешләшә”. Өченчедән, биредә эчкән килеш урамда йөрүләре аптыратты. Бездә алай кабул ителмәгән. Эчәсе килгән кеше өендә генә эчә һәм ул кеше күзенә күренеп, хурланып йөрми. Ә гомумән алганда, Русиядә кешеләр бик ачык күңелле, юмарт.
Абхикешны дәваханә торак белән тәэмин иткән. “Без документацияне тәртипкә салгач кына, чит ил табибы белән кызыксынучы, аны үзләренә чакыручы дәваханәләр барлыкка килде”, дип көләләр биредә.
— Кочалены Агыйдел дәва-ханәсендә озак тотып булмас, әлбәттә, без аның үсүен телибез, шуңа күрә махсуслашкан, югарырак дәрәҗәдәге дәваха-нәләрдә эшләве аның өчен отышлы булуын бик яхшы аңлыйбыз. Әмма әлегә бездә алган тәҗрибәсе аңа тормышта бик ярап куячак, — ди Радик Шәфыйк улы
Доктор үзе дә әле ерак планнар кормый. Монда миңа бик ошый, аннары карарбыз, ди. Ел саен туган иленә кайтып, ата-анасын күреп килергә тырыша. Әйткәндәй, аның әти-әнисе медицинадан ерак: әтисе банкта эшли, әнисе — хуҗабикә. 25 яшьлек сеңлесе менә-менә кияүгә чыгарга тора. “Туйга кайтырга исәп”, ди Абхикеш. Туйлар анда, бездәге кебек, ел әйләнә-сенә уйналмый икән. Июльдән сентябрьга кадәр — яңгыр сезоны, бу вакытта өйлә-нешмиләр диярлек. Ә менә июньдә һәм декабрьдән соң туйлар гөрли, ди ул. Доктор әлегә үзе дә өйләнмәгән. Русия кызлары турында сораштырам. “Җан кемне сайлар, йөрәк сайлап алса, милләт аермасы калмый”, — ди ул.
Һиндстан турында сөйләгән-дә иң чагу бәйрәмнәре – “Яктылык бәйрәме”н атый, бөтен шәһәрләр төрле нурларга күме-лә, бик матур, ди ул. Ә менә Кыш бабайга, бездәгечә, балалар хат язмый икән, ул бәйрәм билгеләнсә дә, мондагыча киң таралыш алмаган. Доктор бездә укучыларның мәктәпкә төрле киемдә йөрүенә дә аптырый. Форма дисциплинаны тәрбия-ли, ул бик кирәк, дигән фикердә.
Мин, әлбәттә, аңардан һинд кинолары турында да сорамый булдыра алмадым. Ни дисәң дә, аның туган шәһәре Бомбей — илнең киноиндустрия үзәге.
— Әйе, ул — безнең Болливуд, Америка киноиндустрия башкаласы аналогы буенча Бомбейны шулай атыйлар. Биредә берничә киностудия, кино төшерү мәйданнары бар, бик күп халыкара кинофес-тивальләр Бомбейда үтә, — ди Абхикеш.
Кызыксынуымны канәгать-ләндереп, урамда иркенләп йө-рүче сыерлар һәм филләр турында да сорадым.
Абхикеш киң елмая: “Фил-ләрне хезмәт көче буларак куллануны тыюга инде егерме еллап бардыр. Мин үзем дә аларны зоопаркта гына күргә-нем бар. Ә менә сыерлар, чыннан да, бар. Шәһәр уртасында йөриләр дип әйтә алмыйм, әмма авыллар тирәсендә алар күп”, — ди ул.
Баш табиб урынбасары Адир Хәсәнов доктор Кочалены мактап туя алмый.
— Ул һәрвакыт күтәренке кәефтә, җәмәгать эшләреннән калмый. Әле КВНда катнашып йөрде, дәваханә командасы шәһәр оешма-предприятиеләре арасында беренче урынга чыкты. Сәламәт тормыш алып бара, эчми, тартмый. Аның хәтта язуы да искиткеч пөхтә һәм матур, — ди ул.
— Һиндстанда медицинага караш бик җитди. Анда берничә ел эш тәҗрибәсе булмаган кеше үз клиникасын ача алмый. Кеше үзен тәүдә эштә күрсә-тергә тиеш. Бездә “болай гына”, “диплом өчен” яки әти-әнисе теләге буенча медицина вузларында укучылар юк. Яшьләр укуга да, һөнәр сайлауга да бик җитди карый, укуын тәмамла-гач, үз һөнәре буенча эшләргә тырыша, — ди Абхикеш.
Безнең әңгәмә ахырына инде коридорда доктор Кочалега пациентлар җыелган иде.
— Менә докторыбыз килде. Без доктордан савыгып чыгабыз, чирләр онытыла, рәхмәт инде улыкаема, — дип җиңел сулады коридордагы 75 яшьлек Самания әби.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Агыйдел шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»