Прививка - йогышлы авыруга киртә!
Башкортстанда гомум прививкалар календаре киңәйтеләчәк. Элек 12 төр йогышлы авыруга каршы прививка ясалса, хәзер аларның 15-16 төренә киртә куелачак. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты каршындагы сәламәтлек саклау эксперт Советының Уфада үткән күчмә утырышында әйтелде.
Сүз пневмококк һәм папилломавируска каршы вакцина кертү турында бара. Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта балаларга пневмококк вирусына, ягъни стрептококклар төркеменнән булган бактериягә каршы прививка ясауга мохтаҗлык нык арткан. Чөнки, дөньякүләм алганда, авырып үлгән сабыйларның биштән бер өлеше шушы чиргә туры килә.
Экспертлар гомум календарьда күрергә теләгән икенче вакцина папилломавирус инфекциясе йоктыручыларны киметүгә юнәлтелгән. Бу куркыныч инфекция яман шеш тудыруга сәләтле. Белгечләр прививка бигрәк тә үсмер кызларга эшләнергә тиеш дигән фикердә.
Тоташ алганда, гомум вакцинация календарена биш төрле инфекциягә каршы прививка ясату күздә тотыла. Югарыда әйтеп үтелгәннәрдән тыш, менингоккок, су чәчәге һәм А гепатитына каршы прививкалар күзаллана.
Яңа федераль законга ярашлы, пневмококклы инфекциягә каршы прививка ике айдан алып бер яшькәчә сабыйларга ясалачак. Моннан тыш, шушы ук прививканы армия сафларына алынучы егетләргә һәм хроник авырулы өлкән яшьтәге кешеләргә ясау каралган. Төбәктә вакцинопрофилактикага бюджеттан акча бүлү 20 миллион сумнан 90 миллион сумга кадәр арткан.
Совет утырышында төбәктәге эпидемиологик хәлнең торышы, төгәлрәк әйткәндә, геморрагик бизгәк һәм талпан чире турында да сүз барды. Бу уңайдан профилактика программаларына чыгымнарны арттыру буенча тәкъдимнәр кертелде.
Гомум алганда, экспертлар Башкортстанның профилактика системасына уңай бәя бирде.
Рәзилә Низамова.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”