14.06.2014 - Сәламәтлек

Алда булса зур теләк, эштән дәрт таба йөрәк

Яраткан эшеңне олы теләк белән ихлас күңелдән башкару — уңышның нигезе, дигән фикердә Бүздәк районының Күзәй авылы фельдшер-лаборанты Рузилә Исхакова.

Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр. Ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм калыр иде. Сәламәтлек — бәхетнең нигезе. Исәнлек-сәламәтлек булганда гына кеше үзенең теләк-максатларына ирешә, җәмгыять тормышында актив катнаша һәм яшәештән, хезмәтеннән олы канәгатьлек таба.

Медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмәгән кешеләр бик сирәктер бу дөньяда. Балачакта күпләрнең иң курыккан “табибы” бармактан кан алучы фельдшер-лаборант булгандыр. “Бармак тишүче” апа бүлмәсенә кергәндәге куркулар бүген дә хәтердә. Ул анализларның дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирүен, аларның мөһимлеген балачакта аңлап та җиткермәгәнбездер.

Бүздәк районының Күзәй авылында фельдшер-лаборант булып эшләүче Рузилә Исхакова да әнә шундый мөһим вазыйфа башкара. “Ак халат киеп, тирә-юньдәгеләрне дәвалау балачак хыялы иде. Шул ниятем тормышка ашты. Фельдшер-лаборант һөнәрен сайлап ялгышмаганмын”, — ди ул.

Уфа медицина училищесын уңышлы тәмамлап, фельдшер-лаборант дипломы алган кыз 1986 елда Бүздәк районы үзәк дәваханәсендә эшли башлый. Бу вазыйфасын җиренә җиткереп, төгәллек белән үти ул. Районда бер ел эшләгәч, яшь белгечне Күзәй участок дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. “Авырып килгән кешенең, иң беренче чиратта, күңелен күрә белү мөһим. Фельдшер-лаборант булу төгәллек һәм игътибарлылык таләп итә. Яхшы коллективта эшләү дә үзе бер куаныч. Күзәй участок дәваханәсендә эшләүче шәфкать туташлары да, табиблар да тәҗрибәле һөнәр ияләре. Шундый һөнәр осталары арасында эшләвем белән бәхетлемен”, — ди Рузилә Исхакова.

Бүген Рузилә ханым ире Камил Шакир улы белән җитеш дөнья көтәләр. Ике кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырган хәстәрлекле әти-әни алар.

Һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел булганы өчен Рузиләне һәммәсе хөрмәт итә, ярата. Күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары аның үз эшен яратып башкаруы турында сөйли.

Назгөл Ихсанова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»