11.06.2014 - Сәламәтлек

Ирешелгәннәр олы эшнең башы гына

Җәйнең җылы кояш нурларына күмелгән беренче аенда медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Кичә филармониянең Зур залы чәчәкләргә күмелде.

Медицина хезмәткәрләренең быелгы бәйрәме тармакны модернизацияләү программасының үтәлеше,  “Авыл табибы” программасын гамәлгә кертү, халыкны диспансерлау бурычын тормышка ашыру  шартларында үтә. Бу җәһәттән ирешелгәннәр күп. Моны республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов та билгеләп үтте:

— Безнең республика — Русиянең демографик күрсәткеч яхшы булган егерме төбәге исәбендә. Быел бу юнәлештә тагын да үсеш күзәтелә. Дәүләт һәм шәхси партнерлык нигезендә төбәктә  бала һәм ана мәнфәгать­ләрендә махсус үзәкләр төзелә, — диде Рөстәм Зәки улы һәм шулай ук чирне алдан ачыклауга махсуслашкан электрон-позитрон томография һәм радио­хи­рургия үзәге кебек куәтле медицина учреж­дениеләренең  әһәмиятен телгә алып үтте.  

Тармакны модернизацияләү нәти­җәсендә дәвалау учреждениеләре­нең матди-техник базасы  ныгытылды.     Дәваханәләргә югары технологик медицина җиһазлары кайтару һәм муниципальара үзәкләр оештыру  шәһәр-районнарда диагностика мөмкин­лекләрен шактый киңәйтте, медицина ярдәме күрсәтү янә бер адымга халыкка якынайды.

Болардан тыш, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын тергезү буенча эшчәнлеккә башлангыч бирелде. Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, республикага тагын 500гә якын яңа ФАП таләп ителә.

“Авыл табибы” программасына ярашлы, авылга яшь белгечләр кайта башлады. Якын арада төпкелдә урнашкан шәһәр дәваханәләрен яшь кадрлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында үткән диспансерлаштыру чараларында республиканың 91 медицина учреждениесе катнаша. Төбәктә югары технологик медицина ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә туплана. Узган елда мондый ярдәмне тугыз меңнән артык кеше алган. Республикада йөрәк һәм бавырны күчереп утырту буенча беренче операцияләр ясалды.

Рөстәм Зәки улы казанышлар белән бергә алда торган бурычларга да тукталып үтте. Аларга ирешү өчен тармакка үз һөнәренә тугры һәм башкаларны да әйдәп барырга сәләтле белгечләр таләп ителүен сызык өстенә алды. Бәйрәм уңаеннан уңышлы эшләүче, мактауга лаек бер төркем медицина хезмәткәренә республиканың югары бүләкләре тапшырылды.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»