Шәвәлиевлар династиясе

Бүздәк төбәге республикага бик күп күренекле табиблар биргән. Бу җәһәттән танылган хирург Әхмәт Кадыйров, табибә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева исемнәрен атап үтү дә җитә. Фидакарь хезмәте өчен алар сафына Башкортстанның атказанган табибы Равил Шәвәлиевны да куярга мөмкин.
Равил Табанлыкүл авылында туып-үскән. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, үсмер өстенлекне сәламәтлек саклау өлкәсенә бирә. Медицина институтын уңышлы тәмамлап, хирург белгечлеге буенча хезмәт юлын башлый.
Хәзерге вакытта Башкортстанның атказанган табибы, утыз елдан артык хезмәт тәҗрибәсенә ия Равил Рәшит улы Башкортстан дәүләт медицина университетының икенче клиникасы хирургия бүлегенә җитәкчелек итә. Республиканың сәламәтлек саклау тармагында әйдәүче учреждениеләрнең берсе буларак, биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, алар халык сәламәтлеген тәэмин итү максатында нәтиҗәле файдаланыла. Коллективта үз эшен намуслы башкаручы тәҗрибәле белгечләр тупланган. Табиблар Ростислав Лихтер, Руслан Гомәров, Рөстәм Абдрахманов — нәкъ шундыйлардан. Өлкән шәфкать туташы Римма Әһлиуллина, шәфкать туташлары Розалия Хәмәтгәрәева, Әлфия Әхмәтгалиева һәм Зимфира Нургалиева дәваланучыларга күңел җылысын кызганмый өләшә.
Медицина университеты профессоры, фән докторы Равил Шәвәлиев гыйльми эшчәнлекне дә киң колач белән алып бара. Ул — өч йөзгә якын фәнни хезмәт, өч монография, күпсанлы укыту-методик әсбаплар авторы. Равил Рәшит улы медицина өлкәсендә уйлап табучы буларак та танылу алды, бу юнәлештә гомум һәм абдоминаль хирургия буенча 14 таныклыгы бар. Медицина уку йортында госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры буларак, яшь алмаш әзерләү буенча эзмә-эзлекле эш алып бара, фән казанышларын халык мәнфәгатьләрендә куллану өчен армый-талмый эшли.
Шәвәлиевлар гаиләсендә табиб һөнәренең өстенлекле урын алып торуы табигый. Равил Рәшит улының җәмәгате Фәнисә Абдулла кызы — Г. Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең гинекология бүлеге мөдире, хезмәт стажы утыз елга якын. Уллары Рафаэль, хезмәттә әтисе юлын сайлап, Уфаның абруйлы хирургларының берсенә әверелде, медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия. Аның хатыны Алина республика Кардиология диспансерында хезмәт сала. Династия башлыгының кызы Карина ире Юлай Борһанов белән — офтальмологлар. Табиблар династиясе халык сәламәтлеге сагында ышанычлы тора.
Дмитрий Макиша.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”