10.06.2014 - Сәламәтлек

Изгелек өләшүче алиһәдәй

Балалар сәламәтлеге  сагында торучы  Зинфира Вәлиева.Яр буендагы сукмактан салмак кына атлап, Зинфира Шәех кызы эшкә килә. Дамбаның уртасына кадәр күтәрелгән Караидел елгасы агуын күзәтеп барып, 5нче балалар поликлиникасына килеп җитүен сизми дә кала ул. Ишекне ачып керүгә дәваланырга дип килгән балалар Зинфира апаларын йөгереп барып каршылый. Һәрберсенең сәламен алып, ул эш кабинетына үтә, аппаратларны кабыза. Балаларга махсус киемнәр кидереп, кайсысын — тоз шахтасына, кайсысын һава-үлән терапиясе бүлмәсенә кертеп утырта. Моңлы итеп урман кошлары, сандугач сайраган тавыш ишетелә, төрле үләннәр бу кабинетларда хуш ис бөрки. Менә кайда тынычлану, җаның-тәнең белән рәхәтләнеп утырыр урын. Бала күңелен алдый алмассың! Җитмәсә, назлы караш белән багып, ак халатлы апа йомшак куллары белән чәчеңнән сыйпап та торса...

Шәфкать туташы һөнәрен сайлап һич ялгышмый Зинфира Вәлиева. Язмыш кушуы була ул. 1951 елда Чакмагыш район­ы­ның ямьле Иске Сөрмәт авылында туган кыз мәктәптә укыган чагында укытучы булу теләге белән янып яши. Төгәл фәнн­әр­не су кебек эчә ул. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, туган ягында ике ел математика фәнен укыта. Ләкин якты хыяллар дәрьясында гизгәндә бер миз­гелдә барысы да челпәрәмә килә. Юл фаҗигасенә тарып, дүрт ай дәваханәдә ятарга туры килә аңа. Шул вакытта үсмер кыз үзенә, изге һөнәрләрнең берсе – шәфкать туташы булам, дигән максат куя.

Уфада фельдшер бүлеген тәмамлап, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханә­сенең реанимация-анестезиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлый ул.

Ул дәвердә столбняк чире киң таралган була. Күңе­лендә уелып калган бер вакыйганы Зинфира Шәех кызы бүген дә онытмый. Кизүдә булганда ясалма тын алу аппараты астында яткан ике авыруның бер үк вакытта йөрәге тибүдән туктый. Тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, пульс барлыкка килә. Шул чакта Зинфира Шәех кызы үзенең көченә, авыруларга ярдәм итә алуына ышана башлый.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»