Шәфкать туташы шундый булырга тиеш

“Шәфкать туташы”. Бу сүзләргә күпме наз, мәрхәмәтлелек салынган. Табибка күренергә барабызмы, анализлар тапшырыргамы – кайда да безне шәфкать туташларының ягымлы елмаюы каршылый.
Май аенда шәфкать туташлары, гадәттәгечә, һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Бакалы мәдәният сараенда бу көнне күркәм традиция буенча “Иң яхшы шәфкать туташы” конкурсы оештырылды.
Билгеле, үз эшеңнең остасы булу җиңел түгел. Моның өчен һөнәреңнең нечкәлекләрен белү генә җитми, үзеңә дә һәрьяклап мәдәниятле булырга, эшкә җаваплы карарга кирәк. Мондый кешеләрнең күңел матурлыгы белән очрашучылар, үзләре дә сизмәстән, итагатьле булырга омтыла. Шуңа да конкурста җиңүчене билгеләү җиңел булмады, катнашучылар җитди әзерләнгән иде.
Мәртәбәле чара район дәваханәсенең баш табибы чыгышы белән башланды. Ул шәфкать туташларына җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Узган елда районның сәламәтлек саклау учреждениесе, конкурстан тыш, тагын да бер матур йола керткән. Хәзер ел саен иң тәҗрибәле хезмәткәрне “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә билгелиләр. Быел бу медаль югары категорияле акушер Любовь Санниковага тапшырылды.
Конкурс программасында биш шәфкать туташы катнашты. Алар төрле юнәлеш буенча сайланган иде, һәркайсы үз эшенең остасы, биремнәрне тиешенчә башкарып чыкты.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”