29.05.2014 - Сәламәтлек

Ике шатлык бергә килде

Язгы матур көннәрнең берсендә Илеш районында ике зур һәм шатлыклы вакыйга булды: Иске Күктау һәм Аккүз авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Тантанада район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Сәламәтлек саклау министрлыгы, төзүчеләр оешмасы вәкилләре, авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты.

Медицина учреж­дение­ләренең икесе дә, “Авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасына кереп, республика ярдәмендә, район җитәкчелеге һәм халык тырышлыгы белән төзелгән. Тантанада Илдар Иршат улы әйтүенчә, соңгы өч елда биш фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелгән. Ике авылда да яңа биналарда,  авыл Советы идарәсе дә урнашачак.

Бик озак еллар яраклаштырылган төрле  биналарда эшләгән ФАПка йөргән Иске Күктау халкының ихлас шатлыгын һәм рәхмәтен хезмәт ветераны Рәүфәт Газизов җиткерде. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ризида Бәдертдинова белән шәфкать туташы Гөлназ Әшәрәпова да чиксез шатлыклары белән бүлеште. Алар әйтүенчә, яңа бинада эш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә 634 кешегә медицина хезмәте күрсәтелә, шуларның 154е — балалар.

Аккүз авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 482 кешене, шул исәптән 116 баланы хезмәтләндерә.

Социаль объектларның смета бәясе 4 миллион сум тәшкил иткән, республика бюджетыннан медицина җиһазлары сатып алуга 300 мең сум юнәлтелгән, үзәк район дәваханәсе бюджеттан тыш 45 мең сум  бүлгән.

Резеда Нуртдинова.

Илеш районы.

Фото: Шәфкать туташы Гөлназ Әшәрәпова авылдашларын елмаюы белән дә дәвалый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»