11.11.2010 - Сәламәтлек

Өстенлекле проект уңай нәтиҗәләр бирде

Президент Рөстәм Хәмитов һәм башка субъектлар җитәкчелеге катнашлыгында үткән селектор киңәшмәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлнең торышы, 2011 елның 1 гыйнварында гамәлгә керергә тиешле “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасы тикшерелде.

— Биш ел элек кабул ителгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты системаны үзгәртеп кору өчен нигезлек буларак кабул ителсә, әлеге программа тармакны, шул исәптән гражданнарның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлекнең эзлекле дәвамы ул, — диде Премьер-министр киңәшмәне ачканда. — Проектны тормышка ашыруга 590 миллиард сум салынган иде. Минемчә, шушы елларда бик күп уңай үзгәрешләргә ирешелде: уртача гомер озынлыгы 3,7 елга озайды һәм 69 яшькә җитте. Туым 20 процентка артты, үлем, киресенчә, 12 процентка кимеде. Балалар арасында ул 26 процентка төште. Моны беренчел звеноның медицина ярдәме күрсәтү буенча турыдан-туры эшчәнлеге, диспансеризация һәм халыкны вакцинацияләү җимешләре итеп күрергә кирәк, — диде ул.

Шуңа карамастан, әле алга китештән бигрәк хәл итәсе мәсьәләләрнең күп булуын сызык өстенә алды Премьер-министр.

— Чынбарлык шуны күрсәтә: сораштыру нәтиҗәләре буенча халыкның күпчелеге, ягъни 65 проценты, дәваханәләрнең һәм поликлиникаларның эшчәнлегеннән әле һаман канәгать түгел. Чөнки аларның күбесе начар хәлдә, заманча җиһазлар, квалификацияле табиблар җитешми, булган мөмкинлекләр нәтиҗәле файдаланылмый. Бүген медицина учреждениеләренең 41 процентына капиталь ремонт таләп ителә. Әле һаман авария хәлендәге, сусыз, үзәк җылылык системасы булмаган, канализациясез һәм телефонсыз эшләүче медицина учреждениеләренең булуы тармакны артка сөйри. Агымдагы елда башкарылган мөһим чаралар нәтиҗәсендә системада бик күп җитешсезлекләр ачыкланды, — дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Шуларны бетерүне күздә тотып һәм сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү чикләрендә  2011-13 елларда, өстәмә чыгымнардан тыш, федераль бюджеттан 446 миллиард сум бүлү каралган. Әйткәндәй, алар медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрүгә, дәвалау инфраструктурасын ныгытуга, яңа җиһазлар алуга юнәлтеләчәк.

Премьер-министр, модернизация өстенлекләрен билгеләп, киңәшмәдә катнашучы төбәк җитәкчеләренең игътибарын тармакны әлегәчә урындагы ресурслардан файдаланып тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтте һәм чыгымнарны киметмәскә кушты. Федераль финанслауның максаты бу очракта аларны алыштыру түгел, ә тулыландыру өчен тәгаенләнүен сызык өстенә алды. Бу эшчәнлек Сәламәтлек саклау һәм Финанс министрлыкларының катгый контроле астында булырга тиешлеге дә билгеләп үтелде.

РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова тармакта булган проблемаларга тукталды. Ул игътибарны кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә юнәлтте, кадрлар дисбалансы авыл җирендә һәм амбулатор секторда аеруча нык чагылыш табуын билгеләп үтте. Стационарда бер төрле белгечләрнең артык күп булуы, ә тар белгечлекләр буенча кадрларның җитмәве заман чирләренең артуына сәбәпче булуына да басым ясады ул. Шул сәбәпле, әлеге программа чикләрендә өч ел эчендә терапевтлар өчен, мәсәлән, өстәмә белем бирү буенча курслар оештыру каралган. Шушы рәвешле алар эндокринолог, ревматолог, кардиолог һәм башка белгечлекләрне үзләштерә алачак. Бүгенге көндә шушы профильләрдә барлыгы 7 мең 32  белгеч әзерләү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Яшь кадрларны эшкә җәлеп итү максатында бюджетта  акча каралган.

Тагын бер мөһим проблема — җиһазларның искерүе. Бүгенге көндә шушындый 112 мең җиһаз яңартуны таләп итә. Бу юнәлештә дә колачлы эшләр көтә. Министр, шулай ук, медицина ярдәме күрсәтү буенча стандартларга үзгәрешләр кертелүе белән таныштырып үтте. Йомгаклау сүзендә ул төбәкләргә үз программалары  өстендә эшне тәмамлап,  кичекмәстән Хөкүмәткә тәкъдим итүне сорады. Башкарылган эшчәнлекнең нәтиҗәлелегеннән чыгып, үзәк сәламәтлек саклауга  федераль бюджеттан юнәлтелүче акча күләмен киметмәскә ниятли, диде министр.

Селектор киңәшмәсендә, шулай ук, Мәскәү шәһәре мэры, Чувашстан Республикасы, Иваново, Псков, Рязань, Липецк өлкәләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар төбәкләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә булган проблемалар турында сөйләде һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Һәр чыгышта мәсьәләнең үтә җитдилеге һәм халыкның тормышында  хәлиткеч  роле  чагылыш тапты.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»