02.04.2014 - Сәламәтлек

Тозда йөрсәң, чир кача

Рихард Зорге урамында урнашкан туберкулезга каршы   шифаханәдә сигез дистә елга якын вакыт эчендә күпме бала савыгып чыкканы турында төгәл генә әйтү дә кыендыр. Соңгы вакытта гына биредә ел саен мең ярымга якын бала дәвалана.

Урман-парк зонасында урнашканга шифаханә әллә ни күзгә бәрелеп тормый. Шул сәбәпле, саф һава сулыш органнарын дәвалау учреждениесе өчен  бик мөһим.

Балалар белән эшләү җиңел түгел. Алар аерым игътибар таләп итә. Бигрәк тә аларның күбесенең чит-ят җирләрдә беренче тапкыр якыннарыннан аерылып килүен исәпкә алганда. Шуңа биредәге хезмәткәрләр балаларны беренче көннән үк үз колачларына ала һәм алар турында зур хәстәрлек күрә. Шифаханәнең тату коллективы үсеп килүче буынны дәвалау һәм савыктыру, туберкулез кебек яман чирдән кисәтү буенча гомум бурычны үтәү өстендә фидакарь эшли.

Шифаханәгә, нигездә, фтизиатрда исәптә торган һәм еш авыручы балаларны китерә­ләр. Дәүләт гарантияләре шартларында балаларга бушлай дә­ва­лау тәгаенләнә.

Шифаханәдә дәвалау орга­низмның чиргә каршы тору сә­ләтен ныгытуга юнәлтелгән. Шуңа ярашлы, дәвалану режимы белән бергә аксымга һәм витаминнарга бай туклану каралган. Балаларга даими рәвештә кислород коктейле һәм кымыз бирелә. Дәвалау курсларына талассотерапия — тозда йөрү, яктылык, электр белән дәвалау, магнит һәм ультратавыш терапиясе  керә, тоз шахтасы эшли. Соңгысы бигрәк тә сулыш алу һәм үпкә авырулы балалар өчен файдалы. Барлык балаларга да массаж каралган, психолог эшли, биредә дәваланучы балалар бигрәк тә сенсор бүлмәсендә шөгыльләнергә ярата.

Тәҗрибәле педагоглардан торучы коллектив балаларның ялы турында да хәстәрлек күрә. Балалар буш вакытларында рәсем төшерә, шигырьләр ятлый һәм яңа җырлар өйрәнә. Быел 23 февральгә һәм язны озатуга багышланган кичәләр, туган көннәр үтте. Бу чараларда цирк һәм курчак театры артистлары катнашты. 

Ирина Мелитицкая,

үзәк филиалның мөдире.

Уфа шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»