02.04.2014 - Сәламәтлек

Сәлия Морзабаева: “Киләчәк сәламәт булырга тиеш!”

Яшьләр сәламәтлеге — бүген ил җитәкчелеген борчыган көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе. Бу җәһәттән илдә төрле чаралар күрелә. Башкортстан дәүләт медицина университетында шушы көннәрдә үткән “Яшьләргә — сәламәтлек” дип аталган социаль проектны тәкъдим итү чарасы да шушы максатны күздә тотты. Бу проект Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева катнашлыгында оештырылган “Парламент хатын-кызлар клубы” башлангычы белән яшьләрдә авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга булышлык итә. Проект хакында Сәлия Морзабаева түбәндәгеләрне җиткерде.

— Әлеге проект Уфа шәһәре хакимиятенең сәла­мәтлек саклау идарәсе, Яшьләр иҗтимагый палатасы, республика ЗАГСлар идарәсе, Башкортстан дәүләт медицина университеты тарафыннан теләктәшлек тапты.

Проектның актуальлеге яшьләр сәламәтлегендә кү­зәтелгән тайпылышлы күре­нешләрдән чыгып билг­еләнә. Яшьләр үзләренең сәла­мәтлегенә көннән-көн күбрәк игътибар бирүенә карамастан, күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелми. Үсмерләр арасында авыручылар саны елның-елында 6-8 процентка арта, тирәнтен профилактик чаралар үткән 14 яшьлекләрнең 57 процентында авырулар беренче тапкыр ачыклана.

Халыкның, бигрәк тә яшь буынның, сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт, чирләрне иртә ачыклау һәм профилактик чаралар реаль нигезлек булып тора. Алдынгы илләр мисалында профилактик чараларга нигезләнеп кенә дә халыкның сәламәтлеге күрсәткечләренә йогынты ясарга һәм 10-20 еллык үлем күрсәткечләрен икеләтә киметергә мөмкин.

2009 елда “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чик­ләрендә Русиядә Сәламәтлек үзәкләре — сәламәтлек саклау учреждениеләренең аерым профилактик подраз­делениеләре булдырылды. Бу үзәкләр алдына куелган төп бурыч — һәр кешегә үзенең сәламәтлеге торышын түләүсез шартларда тикшерү, киләчәккә фараз кылу һәм нәтиҗәле профилактик алымнарга өйрәтү.

Бүген илдә өлкәннәр һәм балалар өчен 704, шул исәптән, 17се Башкортстанда, Сәла­мәтлек үзәге эшли. Уфа шәһәрендә алар өлкәннәр өчен — өч: 2, 38, 46нчы, балалар өчен ике: 5 һәм 8нче поликлиникалар каршында оешты­рылган.

Бу үзәкләр, нигездә, җитди авырулары булмаган сәламәт кешеләр өчен тәгаенләнгән. Тик нәтиҗәләр яшьләрнең анда бик аз йөрүен күрсәтә.  Социаль фаразлар үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Русиянең 18 субъектында яшьләрнең 67 проценты Сәламәтлек үзәкләре турында белми  һәм аларның мөм­кинлекләреннән файдаланмый. Шул исәптән, никахка керүче яшь кешеләр дә.

“Яшьләргә сәламәтлек” проекты яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен һәм профилактика эшен ведомствоара нигездә, медицина, мәгариф, җәмәгать оешмалары, дәүләт һәм урындагы власть орган­нары белән берлектә арытаба җәелдерүгә булышлык итүне күздә тота.

Проектның төп бурычлары:

1. Гамәлдәге Сәламәтлек үзәкләре эшчәнлеген яшь­ләрнең сәламәтлеген саклау юнәлешендә оештыру.

2. Яшьләрнең, яшь гаиләләрнең бу өлкәдәге хәбәрдарлыгын арттыру.

3. ЗАГСлар белән тыгыз бәйләнештә эшләү.

Беренче этапта проектны башкаланың югары уку йортларында укучылар өчен гамәлгә ашыру күздә тотыла. БДМУ студентлары бу җәһәттән узган елдан 46нчы поликлиника каршындагы Сәламәтлек үзә­гендә тикшерелә башлады да инде. Агымдагы елда барлык вуз укучылары өчен шундый үзәкләрдә тикшерелү тәкъдим ителә. Моның өчен һәр вуз махсус үзәккә беркетелгән.

Киләчәктә әлеге проектны Уфаның барлык урта һөнәри уку йортлары арасында һәм башка район-шәһәрләрдә гамәлгә ашыру план­лаштырыла.

 Рәзилә Низамова язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»