15.03.2014 - Сәламәтлек

Җан атып эшләсәң генә!

Халыкта: “Эт чаба дип бет чаба” дигән әйтем бар. Европа илләреннән калышмыйча, бездә дә дәваханәләрне киметү, дәвалану вакытын кыскарту күренешенә бу сүзләр туры килеп тора кебек.  Соңгы чорда байтак район авылларындагы участок дәваханәләрен ябу халык өчен бер бәлагә әверелде.  Авырулар, карт-коры, бала-чага өчен үз авылыңда табиб булмауның уңайсызлыгы турында сөйләп тору кирәкме икән?  Шуңа да Стәрлетамак районының Югары Усылы авылындагы 70 елдан артык тарихы булган дәваханә ябылу хәбәре халыкның башына күсәк белән суккан кебек була. Заманында 60 койкалы стационар тирә-яктагы 8 авыл халкына гомер-гомергә хезмәт күрсәтеп килде ләбаса!

1992 елда авылда, дәртләнеп, яңа дәваханә сала башлыйлар. Ләкин төзелеш 1996 елда туктый, икътисади кризис елларында эш ахырына җитке-релми, 2010 елда аны  хәтта сатып җибәрәләр. Ә менә 1936 елда төзелгән иске бинаның заман таләпләренә җавап бирмәве гаҗәп түгел.  Яңасы төзелер дип өметләнеп, урындыгын булса  да яңартмыйлар аның, башка медицина җиһазларын яңарту турында сүз дә юк. Соңгы елларда авыллардагы участок дәваханәләрен ябу модага кергәч, “дәваханә шартлары яңа стандартларга туры килми” дигән өстән сугылган мөһер белән, санэпидемстанция Усылыдагы участок дәваханәсен судка бирә һәм суд карары белән ябылу көне якынлаша.

Әлеге участокка караучы сигез авылның авыру халкы ниш-ләр, дигән сорау авыл һәм дәваханә җитәкчелеген дә, Ветераннар советын да аякка бастыра.

Гомерен медицинага багышлап, шушында 32 ел хезмәт куючы баш табиб Исмәгыйль Шәрипов өчен дә дәваханәне коткарып калу зур сынау көннәре булгандыр. Чөнки  тиз арада спонсорлар табып, дәваханә бинасына коллектив көче белән ремонт ясарга кирәк була. Бинаның су белән тәэмин итү системасы яңартыла, яңа санузеллар куела, стеналарга кафель ябыштырыла, идәннәргә линолеум җәелә, кабинетларга косметик ремонт ясала. Лаборатория киңәйтелгәч, йогышлы чирлеләрне кабул итү өчен аерым  бүлмә һәм икенче яктан махсус ишек ачыла, балаларны кабул итү өчен дә яңа шартлар булдырыла.  Хәйрия акчасы исәбенә җиһазлар да өлешчә яңартыла. 

Дәваханә җитәкчелеге, спонсорлык ярдәме эзләп,  Интернет аша  билгеле шәхес Чулпан Хамматовага мөрәҗәгать итә. Аның ярдәме белән дәваханәгә балалар тонометры, сулышы кысылган сабыйларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен “Небулайзер” аппараты, үлчәгеч, компьютер сатып алына. Ремонт вакытында “Авангард” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Ибраһимов, “Салават” агрофирмасы җитәкчесе Рөстәм Баһаветдиновның да игелеген билгеләп үтәргә кирәк. Толбазы спонсорлары кайбер тәрәзә­ләрне яңартырлык акча белән ярдәм итә.  

Югары Усылыдагы участок дәваханәсе көндезге стационар сыйфатында калдырыла. Анда хәзер 15 койка. Дәвага мохтаҗ халык монысына да риза һәм дәваханә җитәкчелегенә ихлас рәхмәтле.  Дәваханә ишеге ябылып, койкалар бушап тормый. “Дәваханәдә әле яңартасы әй-берләр байтак. Физиотерапия өчен яңа җиһазлар сатып аласыбыз бар. Лаборатория дә искергән. Өстәл-урындыгыннан, койкасыннан башлап барысы да яңарту таләп итә”, — ди баш табиб.

Исмәгыйль Биктимер улының уң кулы, тормыш юлдашы гына түгел, гомерлек хезмәттәше, киңәшчесе, ярдәмчесе, балалар табибәсе Гүзәлия Шаһибәк кызының да шушы дәваханәдә хезмәт стажы 32 ел. Участокка караучы авыллардагы меңләп бала — аның җаваплылыгында. Гомумән, Усылы дәваханәсе коллективы үзе бер тату гаилә кебек яши. Биредә табиблар да, шәфкать туташлары да, башка хезмәткәрләр дә — зур стажлы, медицина хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән фидакарь затлар.

Алай гынамы, Шәриповлар  гаиләсендә туып үскән ике ул да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Өлкәне Азамат — Уфада теш табибы, кечесе Рөстәм — Стәрлетамакта реаниматор.   Менә шулай үз һөнәреңә рухың белән береккән булганда гына  заман авырлыкларына каршы торып буладыр ул.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»