22.02.2014 - Сәламәтлек

Өметсезләрне дә аякка бастыра

Ниндидер каты авыруга, я һәлакәткә тарып, аяк-кулларын саклап калырга тәмам өметен җуйган кешеләрне дә терелтүче табиблар турында халыкта “алтын куллы табиб”, диләр. Бу канатлы сүзләр Бөре үзәк район дәваханәсенең травматология бүлеге мөдире һәм югары категорияле табиб Азат Сәяповка да атап әйтелгән. Аның алтын куллары аша елына 700ләп бәлагә тарыган кеше үтә. Аларның якынча 20 проценты Бөре шәһәре яныннан үтүче Уфа — Пермь трактында юл фаҗигасенә тарып, туры операция өстәленә эләгә.

Без барган көнне Азат Гыйлемҗан улы сәгать унбергә ике катлаулы операция үткәреп өлгергән иде инде. Тик аннан соң да табиб ял итәргә ашыкмады, ә үзенең пациентлары янында булды. Әле палаталарда ятучы авыруларны карады, әле яңа   китерелгән пациентларны бүлеккә урнаштыру буенча күрсәтмәләр бирде һәм бик авыр хәлдә булганнарын үзе кабул итте. Безнең ике сәгатьлек сөйләшү вакытында да ул кат-кат бүленергә мәҗбүр булды. Бөре үзәк район дәваханәсе травматология буенча алты район халкын хезмәтләндерә. Шуңа күрә йөкләнеш зур, мондый колачлы эшчәнлекне алып бару һәрбер белгеч кулыннан килерлек түгел. Каян килә соң кешегә бу кадәр көч-сәләт һәм үз-үзеңне аямыйча, барлык булмышыңны авырулар хакына фида кылу? 

Азат Гыйлемҗан улы Караидел районының Мерәсем авылында агроном һәм укытучы гаиләсендә, өч малай арасында уртанчысы булып дөньяга килә. Абыйсы Рим медицина институтына теш табибына укырга кергәч, бәләкәйдән табиб һөнәренә гашыйк Азат та шундый карарга килә. Әмма андагы конкурсларны үтү аңа сират күперенә тиң күренә. Шуңа ул, мәктәпне тәмамлаганнан соң, документларны педагогия институтына илтеп тапшыра.

Беренче курста укыганда, Азатны армия хезмәтенә алалар. Биредә ул тагын киләчәк һөнәре турында уйлана. Биз-мәнгә кат-кат салып караганнан соң, табиблык һөнәре өскә чыга. Шуңа күрә армиядән соң ул туп-туры медицина институтына юл тота. Хыялы — хирург булу. Бу хыял аны студент чагында ук Уфа дәваха­нәләрендә хирург ассистенты сыйфатында йөртә. Әлбәттә, төнлә, укудан соң. Шунда Азат бигрәк тә травматология бүлегендә эшләүне үз итә.  Бишенче курста укыганда операцияне үзаллы үткәрергә рөхсәт ала. 21нче дәваханә шартларында ул авыруда уколдан соң барлыкка килгән эренле шешне кисеп ала һәм тиешле дәвалау тәгаенли.

Практика һәм интернатура үтү өчен Азатны Бөре район дәваханәсенә җибәрәләр. Эшкә дә ул шунда кала. Беренче кизү торуын да яхшы хәтерли. Ул кичне дәваханәгә канга баткан өч яшь егетне китерәләр. Алар пычакка пычак килеп сугышканда бер-берсен бик каты җәрәхәтләгән була. Өчесенә дә ашыгыч операция таләп ителә. Азат Сәяпов ярдәмгә ике табибны чакырта, операциягә өч бүлмәне, бригадаларны әзерли. Шулай яшь табиб үзе дә бер операция өстәле артына басып, берьюлы барган өч опе-рациягә җитәкчелек итә.

Шушы елларда ул пенсия яшендә булуына карамастан, әле һаман эшләп йөргән өлкән травматолог Станислав Саломаловны алыштыра. Үзе-нең остазларыннан Сәяпов бик уңа. Якташы, ул вакыттагы хирургия бүлеге мөдире Карл Хапровны Азат Гыйлем­җан улы олы хөрмәт белән телгә ала. Яшь белгечне ул — хирургия буенча, ә травматология бүлеге мөдире Сергей Сургаев травматология буенча һөнәр серләренә төшен­дерә. Соңрак, Сергей Сургаев туган ягына Мордовиягә  тыныч күңел белән кайтып китә. Чөнки травматология бүлеген ул ышанычлы кулларга тапшыра.

1996 елдан башлап бүлектә зур үзгәрешләр була.

— Бу бигрәк тә бүлекне җиһаз­ландыруда ачык чагыла. Модернизация яңа мөм-кин­лекләр ачты. Хәзер катлаулы операцияләрне дә Уфага җибәрмичә бүлектә үткәрү һәм алар санын өчләтә арттыру мөмкинлеге туды. Элек аена 20ләп операция үтсә, хәзер шушы ук вакыт эчендә төрле дәрәҗәдәге 60лап операция ясала, — ди Азат Гыйлемҗан улы.

Чыннан да бүлмәләр өр-яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Su-дуга аппараты гына ни тора! Ул сөякләр­нең ялганышын шунда ук пленкага төшерә. Хәзер элекке кебек һәрбер сөяк участогын карау өчен каядыр барып рентгенга төшереп, аннан пленканы көтәсе түгел. Барысы да операция барышында эшләнә. Заманча материаллар һәм препаратлар да операция барышын гына түгел, савыгу срогын да тизләтә. Моны үз күзләребез белән күрү өчен без бер палатага кереп чыктык. Бу палатада биш ир-егет аягын күтәреп “вытяжка”да ята иде. Күңелне өтеп ала торган күренеш. Әмма монда шунысы куандыра. Хәзер “вытяжка”да элекке кебек 1 айдан 6 айга кадәр ятмыйлар. Мондый алым пациент операциягә әзер­лек чорын үткәндә,  2-3 көн дәвамында гына кулланыла. Операциядән соң да пациентлар атна-ун көннән дәваханәдән үз аякларында өйләренә кайтып китә.

Азат Гыйлемҗан улының киләчәккә планнары, әлбәттә, зурдан. Бүлек киңәя, яңа техника килә. Травматология юнәлеш­ләре күп булуын исәпкә алып, бүлек мөдирендә аларны үстерү, яңадан-яңа төр операцияләрне башкару теләге көчле. Тик бу эш бер кеше кулыннан гына килерлек түгел. Ярый әле аның бәхетенә Сургуттан пенсия яшенә җитеп баручы нейрохирург Аркадий Байрамов кайткан. Бүлектә башка табиблар юк. Калганнары урта медицина хезмәткәрләре һәм санитаркалар. Кадрларга булган кытлык алга китешне, үсешне нык тоткарлый. Травматологның үз һөнәре буенча түгел, ә хирург буларак кизүдә торулары да хәлне катлауландыра. Кизүдә травматолог та каралган булса, операцияләр санын арттыру мөмкин­леге туар иде. Ә хирург сыйфатында кизүләр бик еш туры килә. Бүлек мө­дире хәтта ял көн-нәрен дә еш кына дәваханәдә үткәрә. Ярый әле гаилә­сендә аңлыйлар. Азат Гыйлемҗан улы тормыш иптәше Ирина Данис кызы белән ул һәм кыз үстерәләр. Буш вакыт чыкса, Мерәсемгә, әниләре янына кайтып әйләнәләр. Аңа йорт-кура эшендә ярдәм итәләр. Оста куллы кешегә кайда да эш күп. Өйдә дә гаилә башлыгы ир-ат эшен, ремонтны үз куллары белән башкарырга ярата. Спортны үз итә. Дәва-ханә һәм шәһәр командалары арасында хоккей турнирлары даими үткәрелеп тора. Гаилә белән тимераякта шуу үзе бер бәйрәм.

Ир-егетләр бәйрәмендә 50 яшен билгеләүче табибка арытаба да шулай көр күңелле, олы йөрәкле һәм ярдәмчел булып калуын, киләчәккә йөз тоткан теләкләренең тормышка ашуын телибез. Бу сүзләргә аның хезмәттәшләре дә кушыла.

Рәзилә Низамова.

Бөре шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»