13.02.2014 - Сәламәтлек

Кан тамчылап җыела

Бүлек мөдире Раил Шәрипов.Ракка каршы Бөтендөнья көрәш көнендә Уфада яман шеш белән авыручыларны дәвалау өчен кан җыю акциясе үтте. Республика кан тапшыру станциясендә бу көнне  130 кеше кан тапшырды. Акция барышында 50 литрдан артык кан җыелды.

Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе каршындагы кан тапшыру бүлегендә дә бу иртәдә кеше өзелмәде. Аппаратура һәм креслолар буш тормады. Югары категорияле табиб, бүлек мөдире Раил Шәриповның әйтүенә караганда, биредә акция булмаган көннәрдә дә эш кайнап тора, килүчеләр күп була.

— Дәваханәдә 21 үзәк урнашкан. Аларның һәрберсенә, дип әйтерлек, донор каны таләп ителә. Бигрәк тә травматология, гематология, күкрәк хирургиясе, яңа туган бала-ларның патологиясе үзәклә-рендә һәм бүлекләрендә донор канына ихтыяҗ зур, — ди Раил Рәфис улы.

Бүлектә елына компонентларга аерылмаган 2 мең 417 литр кан алына. Лаборато­риядә төрле йогышлы авыруларга тирәнтен тикшерү үткән­нән соң, ул компонентларга аерыла. Алынган канның 30 процентка якыны сыйфат буенча контроль аша үтми. Плазма һәм эритроцит массасына аерылган кан соңыннан махсус суыткычларда, кан банкында саклана.

— Бигрәк тә сирәк очрый торган  (–) IV, (–) III, (–) II, (–) I төркем канына ихтыяҗ зурдан. Үзем­нең кан да шундый булганга, ашыгыч очракларда үзе­мә дә донор креслосына уты­рырга туры килә, — ди бү­лек мөдире.

Шәфкать туташы Алсу Яхина.Гомумән, биредә андый очраклар килеп туганда, табиблар һәм дәваханә хезмәткәр-ләре дә баш тартмый. Үзлә-ренең канын биреп, авыруны үлемнән йолып алып калалар. Дәвалау учреждениесендә 120гә якын кеше донорлар исемлегендә. Ә гомум алганда, дәваханәдә 100ләп даими донор исәптә тора. “Әфариннар! Чакырсаң, йөгереп киләләр”, ди бу изге җанлы кешеләр турында Раил Рәфис улы. Студентлар, авыруларның туганнары, шулай ук, бу изге эшкә үз өлешен кертә. Алар килеп, 300-450шәр грамм кан тапшыра. Баш миенә, бөер, бавырларны күчереп утырту буенча операцияләр вакытында пациентлар канны аеруча күпләп югалта. Кан җитмәгән очракларда, хәтта операцияне туктатып, аны ике этапта үткәргән чаклар була.

Сирәк очрый торган төр-кем­гә ия көмәнле хатын-кыз­ларның яңа туган сабыйларына да яшәү өчен беренче көннән үк 25-50-100 грамм булса да донор каны таләп ителә.

Хәер, технологияләр көн-нән-көн камилләшә, хәзер органнарны күчереп утыртканда кан чагыштырмача азрак югала башлаган. Әмма донор каныннан башка да булмый. Ул бүген бик күп авыруларны үлемнән коткара. Тик кан тамчылап кына җыела шул.

Рәзилә Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»