18.01.2014 - Сәламәтлек

Һөнәр абруен Зөлфия кебекләр күтәрә

Благовар районы үзәк дәваханәсе табибы Зөлфия Бәдретдинова өчен үткән ел хезмәт казанышы белән билгеләнде: “Елның иң яхшы табибы” республика конкурсы йомгаклары буенча ул “Иң яхшы участок терапевты” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хезмәттәшләре белән бергә, тоташ район халкы да бу яңалыкны зур канәгатьләнү хисе белән кабул итте.

Зөлфия Фәтхинур кызы нәсел тамырлары белән Әбҗәлил районыннан. 1980 елда Уфада медицина ин­ститутын тәмамлагач, яшь белгеч эшкә юлламаны моңар­чы ишетеп кенә белгән Благовар районының Языково дә­ваханәсенә  ала. Хезмәт юлын ул чакта иң эре бүлек­ләрнең берсе – терапия бүлегендә башларга насыйп була аңа.

— Ул чорда дәваханә шактый искергән берничә корпустан тора иде, — дип искә ала табибә. — Белгечләргә түгел, хәтта авыруларга да тиешле шартлар тудырылмаган. Шуңа да эшне көнкүрештәге гади генә мәсьәләләрне хәл итүдән, пациентларга тиешле уңайлыклар булдырудан башларга туры килде.

Бүгенгедән аермалы буларак, 80нче елларда авыл дәваханәләрендә югары белемле белгечләрне бармак белән генә санарлык була. Шул сәбәпле, яшь табибәгә берь­юлы берничә эш өелүе гаҗәп түгел. Авылда сәламәтлеккә күпләр туймый, тормыш һәм хезмәт рәвеше дә моңа сәбәпче. Белгечтә дәвалану­чыларның күпчелеге – механизаторлар, терлекчеләр. Аларны сафка бастыру, яман чирләрдән саклап калу өчен терапевт барлык белемен, тырышлыгын салды, дәваханәдә кабул итү бүлмәсендә утыру белән генә чикләнмичә, авылларга чыкты, вакыт белән исәпләшмәде. Табигате белән ачык күңелле кеше буларак, авыруларга төпле киңәшләре белән бергә җылы сүзен дә кызганмады, яхшы мөгамәләсе белән дә дәвалады. Менә шу­лай, хезмәтенә яхшы мөнә­сә­бәте белән терапевт Бәд­рет­ди­нова район халкында да, коллективта да олы абруй яулады.

Сәламәтлек саклауны оештыруда яңа юнәлешләр барлыкка килгәч, бай тәҗрибәле белгечкә участок табибы вазыйфасы йөкләтелә. Әйткәндәй, район дәваханәсе карамагында алар өчәү. Хәзерге чорда Зөлфия Фәтхинур кызына ике меңләп кешенең сәламәтлеге ышанып тапшырылган. Утыз дүрт еллык хезмәт дәверендә аларның күбесе белән моңарчы да аралашырга, дәваларга туры килгән аңа. Пациентлары да игътибарлы, мөлаем табибәгә күнегеп беткән, аның күпьеллык эш тәҗрибәсенә, һөнәри осталыгына ышаналар.

Республика конкурсында катнашуга аны коллегалары тәкъдим итә. Өч этапта үткән һөнәри бәйгенең төп максаты – табибларның абруен күтәрү, сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларны барлау, белгечләрнең осталыгын арттыру. Абруйлы бәйгедә 31 номинация буенча йөзгә якын табиб катнашкан. Бу җәһәттән Зөлфия Бәдретдинова куелган таләпләрне төгәл үтәп чыга, хаклы рәвештә Башкортстанның иң яхшы участок табибы булып таныла. Әйткәндәй, һөнәри бәйге быел Русия күләмендә дәвам итәчәк, анда төбәкләрдә җиңүчеләр мактаулы исем өчен көрәшне дәвам итәчәк. Зөлфия Фәтхинур кызына ил дәрәҗәсендә дә зур уңышка ирешүен телибез.

Фәнүр Гыйльманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»