28.12.2013 - Сәламәтлек

Заман чирләренә дәва табарга кирәк

Җир йөзендә иң мәрхәмәтле һөнәр ияләре — укытучылар һәм табиблар, дип юкка гына әйтелмәгән. Укытучы кешегә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итсә, табиб аның сәламәтлеге сагында тора. Гомеренең санаулы гына минутлары калганда да авыру кеше өмет тулы күзләрен табибка юнәлтә.

Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары авырулары өлкән­нәрдә генә түгел, яшьләрдә дә еш күзәтелә. Республикада авыруларны үлемгә китергән чирләр арасында да ул беренче урыннарны били. Дүрт­өйле районы үзәк дәваха­нәсенең неврология бүлегендә 15 урынлык махсус бүлекчә былтыр ачылган. Ул заманча җиһазландырылган һәм,  Дүрт­өйледән тыш, башка районнардан да авырулар кабул итә.

— Инсульт кичергән кеше өчен һәр минут кадерле. Аның киләчәктә ни арада савыгуын вакыт хәл итә. Шуңа да бу бүлекчәнең ачылуы авыру­ларның савыгу мөм­кинлеген бермә-бер арттырды, — ди бүлекчә мөдире Илмира Бакирова.  — Яшь кешенең дөрес тукланмавы, стресс очраклары организмны шушы авыруга дучар итә. Дәвалау башланганчы инсультка китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышабыз.

Бәхеткә, бүген халык бу авыру турында яхшы хәбәр­дар, күп вакыт беренче бил­геләрен таныйлар. Кинәт кенә баш әйләнү, сөйләшү, йоту үзгәрү, бит чалышаю, кул-аяк­ларны көзән җыеру, бер әй­бернең ике булып күренүе — болар әлеге авыру билге­ләре булырга мөмкин.  Табиблар килгәнче авыруга 5-10 төймә глицин бирү, беренче 3-6 сәгать эчендә кешегә медицина ярдәме күрсәтү аның дәвалану мөмкинлеген бермә-бер арттыра. Ә менә күп кеше кулланган аспирин даруын бу очракта бирергә ярамый.

Дәваханәләрдә урыннар кыскарган бер мәлдә Дүртөйле дәваханәсендә яңа бүлекчә ачылу, чыннан да, куанычлы күренеш. Бу биредә заман сынауларына баш бирмичә, халык мәнфәгатен өстен куючы белгечләр эшләвен ассызыклый. Заман чиренә әверелгән авыруларны дәвалау өчен яңа бүлекләр булдыру, мәсьәләне нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөм­кинлек бирә. Бу җәһәттән профилактика чараларын үткәрү мөһим роль уйный, ди Дүрт­өйле дәваханәсе табиблары.

– Бүген кеше бик күп авырулар турында гәзит-журналлардан, Интернет аша укып белә. Шуңа да авыруга мәсьә­ләнең нидә икәнлеген аңлату кыен түгел. Ләкин дәвалауга караганда алдан кисәтү яхшырак, моны онытырга ярамый.  Шуны күз уңында тотып, район басмаларында авыруларга каршы профилактика чаралары ту­рында та­библарның мә­каләләре әледән-әле басылып тора. Кызганычка каршы, әлегә халык  профилактика үткәрүгә тиешле игътибар бирми,— ди Илмира Бакирова.

Эшне күңел биреп башкарганда гына  югары нәтиҗәләргә ирешүгә өмет итеп була. Дүртөйле дәваханәсенең бу бүлегендә, чыннан да, мәр­хәмәтле, кешелекле табиблар эшли. Аларның авырулар белән аралашуын, аларга күрсәткән игътибарын күрү күңелдә шундый тәэссоратлар калдырды.

Гөлия Гәрәева.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»