02.11.2013 - Сәламәтлек

Министр премиясе - булачак шәфкать туташларына

Республиканың сигез медицина колледжында бүген 6 меңгә якын талиб урта медицина белеме ала. Аларның 254е яхшы билгеләргә генә укый. Уфа медицина колледжында үткән быелгы отличниклар слетында 20 уку алдынгысына министр исемендәге премияләр тапшырылды. Сәламәтлек саклау министры исемендәге премияләрне тапшыру медицина колледжлары өчен матур традициягә әверелеп бара. 

Көләч йөзле Гөлназ

Министр кулыннан премия алучылар арасында Уфа медицина коллед-жының өченче курсында укучы Раевка кызы Гөлназ Галиуллина да бар иде. Гөлназ бала чактан ук ке­шеләрне дәваларга хыяллана. Беренче медицина ярдәмен ул әнисе авырып киткәч, 6нчы сыйныфта укыганда күрсәтә. Аның уколларыннан соң әнисе-нең терелеп китүе кызчыкны бөтенләй канатландырып җибәрә һәм килә-чәк һөнәрне сайлауда төп этәргеч була.

Колледжда уку Гөлназ өчен, чын мәгънәсендә, гыйлем дөнья­сында гизү елларына әйләнә. Моннан тыш, ул, өч ел эчендә шә­һәр дәваханәләрендә һәм поликлиникаларында прак­тика үтеп, барлык юнәлешләр буенча шактый гына тәҗрибә туплап өлгерә. Аның күңеленә бигрәк тә балаларны дә­валау хуш килә. Балалар да аның ягымлы тавышына тартыла. Шуңа ул соң­гы вакытта педиатрия өлкә­сендә белемен үсте­рә. Диплом эшен дә ул балаларга медицина яр­дә­ме күрсәтү темасына язарга җыена. 

Колледжда алган белемне ныгытырга манипуляцияләр кабинетында шөгыльләнү ярдәм итә. Гөлназ да анда зур теләк белән йөри, чөнки бу кабинеттагы җиһазлар һәм манекеннар чынбарлыктагы шартларны хәтер-ләтә.

Виртуаль дәреслекләр бакаларны алыштыра

Әйе, бу манекеннар һәм тренажерлар дәваханәдәге чын шартларны чагылдыра. Мане­кеннарның кешенеке кебек кан басымы һәм температурасы күтәрелә. Дөрес дәваламасаң — тавыш бирә, ә экранда хаталар килеп чыга. Шуңа күрә алар белән эш иткәндә шәфкать туташларыннан нык игътибарлы булу, “пациентка” дөрес дәва бирү таләп ителә. Шулай булганда гына кабинет журналында “яхшы” бил­геләре барлыкка килә.

Медицина колледжлары көче бе­лән оештырылган инно­вацияләр күр­гәзмәсе залында мон­дый робот­лар­ның төр­лесе белән танышырга мөмкин иде. Күргәзмәдә һәр колледж бу өлкәдәге уңыш-лары, талибларны укытуда ире­шелгән казанышлары белән дә мактана алды. Шулай, мәсә­лән, Бөре медицина-фармацевтика колледжы, заманча тренажерлар һәм электрон китаплар белән беррәттән, һәрвакыт кул астында булырга тиешле “яшел дару­ханә”­ләре белән игътибарны җәлеп итте.

Сибайлылар виртуаль дәрес­лек алып килгән. Виртуаль дә­реслек аларга физиология дәре­сендә бакаларны алыштырырга ярдәм итә. Препаратны алыштыручы төймәгә баскач, экранда авыру органга даруның тәэсире күренә. Уфа медицина колледжы исә зур трассада авариягә таручыларга ашыгыч ярдәм күр­сәтүче программа тәкъдим итә. Арытаба Бәләбәй, Белорет, Стәрлетамак, Туймазы һәм Уфа колледжларындагы инновацион технологияләр тәкъ­дим ителде.

— Күргәзмә хәйран калдыра, без укыганда боларның берсе дә юк иде, — диде, күргәзмә бе­лән танышканнан соң сәламәт­лек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Павел Зырянов.

Русия күләмендә иң яхшылар

— Республика медицина колледжларындагы белем сыйфаты белән без чын мәгънәсендә горурлана алабыз, — диде бу чарада катнашкан сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев та. — Башкортстан бүген бөтен Русия төбәкләрен квалификацияле медицина кадрлары белән тәэмин итә. Күрше төбәкләрнең кадрлар вакансиясе турында игъланнарында, мәсәлән, еш кына “Сибай, Белорет һәм башка колледжларны тәмамлаган белгеч­ләр кирәк”, дигән юлларны очратырга мөмкин. Урта медицина персоналына кытлык та бездә ил буенчагыдан нык аерыла.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: былтыр Башкортстан медицина колледжы, конкурста катнашкан 178 көндәшен артта калдырып, “Русиядә иң яхшы медицина колледжы” исе­менә лаек булды. Ил буенча барлыгы 420 медицина колледжы барлыгын исәпкә алганда, бу — зур казаныш. Колледжда укучылар диплом белән бергә тормышта кирәк булачак бик күп төрле башка күнекмәләр дә алып чыга.

Рәзилә Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»